Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил хәзрәт Юныс: «Үлем — бетү түгел, яңа бер киңлеккә, яңа тормышка күчү»

Гомеребез нинди генә матур, кояшлы, сәламәт булса да, һәм дә гомерләребез нинди генә бәхетсез, караңгы, хасталы булса да, аның азагы бар. Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә бу галәмне шушындый канун нигезендә яратты ки, һәрнәрсәнең азагы була.

news_top_970_100
 Рамил хәзрәт Юныс: «Үлем — бетү түгел, яңа бер киңлеккә, яңа тормышка күчү»
Владимир Васильев

Үлем фәкать тән өчен генә…

Һәр эшнең азагы бар, һәр гамәлнең азагы бар, һәрбер туган адәм баласының үлеме бар. Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә тарафыннан бу галәм дә яратылган икән, аның да азагы бар. Бу дөньяда Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә Үзе генә мәңге. Шуңа да дөньяда без Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең ошбу кануны нигезендә яшибез. Бу дөньяга да без Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең теләге, Аның ризалыгы белән килдек, хәтта безнең нинди кыяфәттә булачагыбызны, нинди гамәл кылачагыбызны һәм шулай ук кайсы вакытта һәм кайсы җирдә вафат булачагыбызны әти-әниләребез дә, әби-бабаларыбыз да белмиләр иде.

Һәр адәм баласы үлемнең хак икәнлеген белә, ягъни бу дөньяда беркем дә мәңге калмаячагы мәгълүм. Үлгәннән соң безне нәрсә көтә — шунысы кызыксындыра? Үлем дигәч, күпләребезнең күз алдына мәетләрне салкын ләхеткә куеп, өстенә туфрак салып калдырып китү килә. Куркыныч, йөрәкне әрнетә торган вакыйга. Шуңа күрә күп кешеләр үлемне ничектер бер караңгылык белән, бетү, югалу, якыннарыбызны кабергә куеп калдыру белән тигез күрә. Чөнки кешеләрне үлгәннән соң ни көткәнлеге турында мәгълүмат юк. Ул бөтенләй юкка чыгамы яки Аллаһы тарафына китәме, ул нинди хәлдә мәет була?

Адәм балаларының күпчелеге үлемнән куркадыр. Кайберләре бу дөньяның ләззәтеннән аерылудан куркалар. Тормышлары бигрәк тә ямьле, бигрәк тә күңелле, бигрәк тә бай вә маллы-мөлкәтле булган вакытта, әлбәттә, үлемне искә төшерәсе килми. Бу ләззәттән берәүнең дә 4 аршин җиргә кереп ятасы килми.

Ахирәттә ни була дигән сорауга җавапны борынгы вакыттан ук, әле безнең гасырга кадәр булган галимнәр, фәлсәфәчеләр дә эзләгәннәр. Үзләренең фаразлары белән төрле-төрле могҗизави сүзләр һәм фикерләр әйткәннәр. Әмма Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең иңгән китапларында — Тәүратта, Зәбурда, Инҗилдә һәм төгәлләүче китап Коръәни-Кәримдә бу мәсьәлә ачылган. Анда адәм баласын үлгәннән соң ни көтә икәнлеге мәгълүм. Шуңа да адәм балалары, иманга якын булып, Аллаһны танып, Коръәнне укып һәм рәсүлебезнең хәдисләре белән таныш булсалар, үлемнән куркуны киметерләр иде. Үлем бит фәкать тән өчен генә, җан мәңге икәнлеген аңларлар иде.

Бер мәртәбә җан, Аллаһының рәхмәт белән, аналарыбызның карынында булганда менә бу тән эченә кертелгән иде. Ягъни без иң әүвәл мәет идек, 121 көн аналарыбызның карынында 5 ай яшәдек, соңыннан без бу дөньяга килдек. Шуңа күрә адәм баласы иң әүвәл үлемне кичерде. Аннан соң терелде. Аннан соң бу дөньядан ахирәткә күчкәндә янә үлә. Һәм Кыямәт көнендә янә терелә.

Үлем белән тереклек ул тән белән җанның берләшүенә яки аерылуына бәйле.

Үлем белән тереклек ул тән белән җанның берләшүенә яки аерылуына бәйле.

Әгәр дә тән үзе генә булса, җансыз — ул мәет, җан кергәннән соң ул терелә, һәм шулай ике мәртәбә кабатлангач, әйтәбез: адәм баласы ике үлем һәм ике тереклек кичерә. Соңгы тереклек ул — мәңгелек. Һәм без, иншалла, Аллаһ тарафында мәңге калачакбыз. Әмма бу дөньяда безнең тәнебез яки авыру сәбәпле, яки башка сәбәпләр аркасында җанны тотып тора алмый торган хәлгә җиткәч, зәгыйфьләнгәч, бу тәннән җан китә. Менә бу үлем дип атала. Ләкин шуны искәртәсе килә — үлем тән өчен генә.

«Ясин» сүрәсе җан чыгуны җиңеләйтә

Үлем сәгате җиткән вакытта һәрбер кеше күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсенең килеп басуын күрер. Әгәр дә гомерен үткәргән булса, Аллаһы Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләгә иман белән, изге гамәлләр белән, бу фәрештә ак йөзле булып, аңардан хуш исле май килеп торыр. Һәм дә аның артында булган берничә фәрештә кулларында ак кәфенлек тотып торырлар.

Адәм баласының җаны чыга башлау белән, ягъни аякларыннан кул суына башлау белән, үлем фәрештәсе дә якынаер. Һәм иң авыры җан бугазга килгәннән соң, үлем фәрештәсе адәм баласының янына ук килеп утырыр. Һәм шул вакытта бу иманлы бәндәгә Аллаһының рәхмәтенә чыгарга кушар, бу җан суга тыккан инәдән ничек тамчы җиңел генә агып төшеп тама, шуның кебек җиңеллек белән чыгар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтә: «Үлем белән очрашкан кешеләрегезгә, әле җаны чыкканчыга кадәр, „Ясин“ сүрәсе укыгыз, чөнки „Ясин“ сүрәсе җан чыгуны җиңеләйтә». Җан чыкканнан соң, аны шушы ак кәфенлек белән төрәләр һәм шуннан соң үлем фәрештәсе ошбу җанны Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә тарафына күтәрәдер. Күкнең һәр җиде катында да ишекне ачарлар һәм дә ул җиденче катка күтәрелгәннән соң, Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә «Кемнең җаны бу?» дип сорар. Бу фәрештә «фәлән углы фәләннең җаны бу» дигәннән соң, Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә: «Языгыз сез бу кешенең исемен изге китапка», — дияр.

Шуннан соң җан кире кайтыр һәм күмгәнчегә кадәр үзенең тәне өстендә торыр. Аның янына килгән кешеләрнең, саубуллашкан-елаган кешеләрнең һәрберсен дә күрер, аларны юатмакчы да булыр, әмма әйткән бер сүзе дә ишетелмәс. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә адәм балалары җаннарның әйткән бер генә тавышын ишетсәләр, шул вакытта ук иманга килерләр иде. Фәкать кошлар һәм хайваннар гына җанның тавышларын ишетәләр», — ди.

Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләгә иман китермичә, динсез һәм имансыз булып яшәгән адәм баласының да үлем сәгате җиткәч, күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсе барлыкка килеп, янына килеп басыр. Аның йөзе кара булыр, куркыныч булыр. Аның артында башка фәрештәләр кара кәфенлек белән басып торырлар һәм алардан хәерсез ис килер. Үлем фәрештәсе якынаер, әлеге кешенең җаны бугазына җиткәннән соң, үлем фәрештәсе янына ук килеп утырыр да әйтер: «Чык Аллаһының газабына!»

Сарык йонына кереп буталган кармак сыман һәм аны чыгаруы авыр булган кебек, бу бәндәнең дә җан бирүе шушындый ук авыр булыр. Шуңа күрә «Ясин» сүрәсе укылган вакытта да бу бәндәнең җан бирү рәвеше җиңеләймәс, чөнки Коръәни-Кәрим фәкать ошбу Коръәнгә вә Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләгә инанган бәндәләрнең хәлен генә җиңеләйтәдер. Авырлык белән чыккан җанны Аллаһы тарафына шушы рәвешчә кара кәфенлек белән күтәрерләр.

Беренче кат күктә үк ишек ачылмас. Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә: «Кемнең җаны бу?» дип сорар һәм җавап ишеткәч, аны хәерсезләр исемлегенә язарга кушар. Шуннан соң беренче кат күкнең ишеге төбеннән җаны кире кайтыр һәм кабергә салганчы үзенең тәне өстендә көтеп торыр. Тизрәк кабергә салырга кушар, кабердә исә аны тагын да зуррак сынаулар көтәр.

Гомумән, мәетне күмүне ашыктырырга кирәк, күмү тән өчен иң хәерлесе. Кайбер кешеләр яндырырга ярыймы дип кызыксыналар. Ислам динендә тән яндыру гомумән тыелган, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.): «Тән яндыру фәкать Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең генә хакы», — диде. Бер адәм баласының да икенче адәм баласының тәнен яндырырга хакы юк.

Үлгәч, адәм баласы башта яңа халәтенә ияләшә алмый

Адәм баласы үлемне кичергәч, җаны чыккач, ул башта бу халәтенә ияләшә алмый. Ягъни ул үзен-үзе сизә, үзенең бар икәнлеген белә, хәтта ерактан үзенең тәнен күрә. Әмма тотмакчы була — кулы юк, басмакчы була — аягы юк, хәтта үзен-үзе дә күрми, чөнки аның тәне юк. Үзе бар, үзе юк. Менә шушындый гакылыбызга сыймаслык яңа бер халәттә калабыз. Кеше ияләшә алмый, сабый балалар, яңа тугач, бу дөньяга ияләшеп бетмәгән кебек халәттә калабыз. Үлем — ул бетү түгел, ә яңа бер киңлеккә, яңа тормышка күчү. Монда инде фани дөнья белән Ахирәтне аерып торучы башка тормыш — барзах башлана.

Галимнәр адәм баласы дүрт гомер кичерә дип әйтә: ана карыны, фани дөнья, барзах, Ахирәт. Бу дөньядан тәнебезне калдырып китү аның киләсе тормышта кирәк булмавын аңлата. Ана карынында баланың яшәешен плацента тәэмин итеп тора, ул булмаса бала бер сәгать тә яши алмый. Анадан тугач исә, аның кирәге калмый. «Балам плацентадан башка ничек яшәр?» — дип ана кеше еламый бит, шуның кебек, мәетнең гәүдәсе өстендә дә: «Нишләр икән ул салкын кабергә кереп яткач?» — дип өзгәләнү дөрес күренеш түгел. Анда тән кирәкми, анда без ялгыз җаныбыз белән генә яшибез, күрәбез, тоябыз. Шул рәвешле без күбрәк, киңрәк, зуррак мәгълүмат булган, бөегрәк дөньяга чыгабыз.

Безнең татар халкы элек-электән җеназа үткәргәндә зур түземлек, сабырлык саклаган, үзен тыйнак-тыенкы тоткан. Мәрхүмнәр өстендә тавышланып елау безнең халыкка хас гадәт түгел, мөмкин кадәр бабайларыбыздан үрнәк алырга кирәк.

…Инде җан күбрәк мәгълүматлы, бөегрәк барзахи тормышка күчте. Галимнәрнең әйтүенә караганда, ана карыны белән җир өстендәге дөньяны масштаб рәвешендә чагыштырганда нинди искитмәле аермага тап булабыз, барзахи тормыш белән бу дөнья арасында да шул кадәр үк аерма икән! Ахирәтне барзах белән чагыштырсак, масштаб ягыннан янә шул рәвешле үк аерма күзалланыр. Аллаһның кодрәтләре чиксез!.. Үлгән кешене үзеннән алда дөнья куйган бөтен нәселе каршы алырга җыелыр.

Үлгән кешене үзеннән алда дөнья куйган бөтен нәселе каршы алырга җыелыр.

Фани дөньяда калган туганнары хакында сораштыра башларлар: теге кеше ни хәлдә, бусы ничек… Арадан берсе әйтер: туктагыз әле, ял итсен, дияр.

Бу тормыш турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә мәгълүмат бик аз. Пәйгамбәребезгә дә (с.г.в.) Аллаһы Тәгалә «Исра» сүрәсенең 85нче аятендә болай дип дәшә: «Алар синнән рух турында сораштырыр. Әйт син: рух –Раббымның боерыгында. Сез бик аз беләсез бит, диген».

Адәм баласын кабергә салып иң соңгы кеше 40 адым җир киткәч, ике фәрештә — Мөнкир белән Нәкир килеп сорау ала башлар. Бу вакыт җан тәнгә кире кайта, әмма күкрәккә хәтле генә иңә, ул тоя, күрә, ишетә. Әлбәттә, колак һәм күз белән түгел, башка рәвештә. Хәдистә мәетләрнең өстә йөргән аяк тавышларын ишетеп ятулары хәбәр ителә. Әлеге ике фәрештә фәкать өч сорау бирер: «Раббың кем? Динең ни? Пәйгамбәрең кем?» Адәм баласы, дөньялыкта бу сорауларга җавапны өйрәнеп, белеп яшәсә дә, әгәр тормышын Аллаһ кануны нигезендә кормыйча, имансыз яшәп, имансыз китә икән, ул җавапны әйтә алмас… Шуннан башланыр кабер газаплары… «Раббым — Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә, динем — Ислам дине, нәбием — Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм», — дигән җавапны иман белән яшәп, дөньялыктан шулай ук иман белән киткәннәр генә әйтә алыр.

Кабер газабыннан котылу өчен дүрт нәрсәне үтәгез, дүрт нәрсәдән тыелыгыз, диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Беренчесе — биш вакыт намазны вакытында үтәү, икенчесе — зәкәт түләү, өченчесе Коръән уку, дүртенчесе — күп итеп тәсбих кылу, ягъни Аллаһны зикер итү. Шушылар каберне киңәйтер вә нурландырыр диде рәсүлебез (с.г.в.). Тыелырга кушканнары түбәндәгеләр: ялганлау, хыянәт, сүз йөртү, бәвел. Соңгысы турында аеруча кисәтә рәсүлебез (с.г.в.): «Сакланыгыз бәвелдән, кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмавыгыз сәбәпле». Киемгә бер тамчы бәвел тию дә кабер газабына илтергә мөмкин. Шуның өчен мөселманның кешелек сыйфаты нәҗестән пакь кием кию булыр.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Зиратта йөргәндә каберләрнең тын торуы сезне алдамасын, ни гаҗәп, күп булды анда кайгы-газаплар, дәхи сезне алдамасын каберләрнең тигезлеге, ни гаҗәп, күп булды ул каберләрдәге кешеләрнең бер-берсеннән аермасы», дигән сүзләре бар.

Кабер газабының бер сәбәбе - хыянәт

Кабер газабына дучар булуның бер сәбәбе сүз йөртү дип әйтеп узган идек. Шул уңайдан риваять сөйләп үтим. Коллар белән сату иткән заманда бер бай бик матур кыяфәтле, эшкә уңган-булган кол ирне сатып ала. Саткан кешесе: «Моның бер кимчелеге бар, ул сүз йөртә», — дип дөресен әйтеп бирә. «Бик кечкенә икән гаебе», — дип сатып ала аны теге бай. Көннәрдән беркөнне бу кол хуҗаның хатыны янына килгән дә әйткән: сезнең ирегез башка хатынга гашыйк һәм ул аны үзенә никахламакчы була, минем сезгә киңәшем — бүген төнлә кайчы йә пычак алып, ирегез янына килегез һәм сакалының бер өлешен кисеп алыгыз, шуның белән ирегезне үзегезгә кайтарырсыз, ди.

Хуҗасы янына килеп исә түбәндәгеләрне җиткерә: хатыныгыз башка ирне ярата, сезне бүген төнлә үтерергә киләчәк, уяу булып торыгыз… Төн җиткәч, ире бүлмәсенә хатыны пычак тотып килеп керә. Ияк астына терәп, сакалын кисеп алам дигәндә генә ире сикереп тора да, пычагын алып хатынына кадый. Бу хәлдән соң хатынының туганнары моны үтерә һәм ике кабилә арасында озакка сузылган дошманлык мөнәсәбәтләре башлана. Менә бер кешенең сүз йөртүе нинди фаҗигаләргә китерде! Шуңа күрә Аллаһ сүз йөртүне фасыйклык дип атады.

«Хүҗүрат» сүрәсенең 6 нчы аятендә әйтә Раббыбыз: «Әй, иман китергән кешеләр! Әгәр дә фасыйк кеше сезгә берәр хәбәр китерсә, ул хәбәрнең хакмы, түгелме икәнлеген тикшерегез. Юкса, абайламастан бер төркем халыкка зыян китерерсез дә, соңыннан үкенеп йөрерсез». Аллаһның безгә аңлаткан кыйссасында бөтен ишеткән сүзгә дә ышанмау турында зур дәлилләр бар. Хаклыгы расланмаган сүзгә игътибар бирмәү хәерле. Бер кечкенә генә сүз аркасында гаиләләр җимерелергә, балалар ятим калырга мөмкин…

…Гомәр ибне Хәттаб (р.г.) каберлекләр янында туктап озак елады. Моны күреп мөселманнар гаҗәпкә калды, ни булды, җәһәннәмне искә алганда да күз яшьләреңне тыя идең бит, монда ник елыйсың, диделәр. Гомәр (р.г.) әйтте: «Дөреслектә, каберлекләр — Ахирәт йортларының берседер. Әгәр аннан котылсаң, аннан соңгысы кабердән җиңелрәктер, әгәр котылмасаң, аннан соңгысы кабердәгедән авыррактыр»…

Кайберәүләр дөнья рәхәтенә яки киресенчә авырлыгына чыдый алмыйча үз-үзләренә кул сала. Имеш, аның башына күтәрә алмастай сынаулар төшкән. Дөрес түгел: Аллаһы Тәгалә инсаннарга сынауны рухи халәтенә, әзерлегенә карап бирә, күтәрә алмастай йөк белән беркемне дә йөкләми.

Аллаһы Тәгалә инсаннарга сынауны рухи халәтенә, әзерлегенә карап бирә, күтәрә алмастай йөк белән беркемне дә йөкләми.

Адәм баласы үләм дә котылам дип уйлап бик нык ялгыша һәм тагын да хәтәррәк хәлләргә килеп эләгә. Болар барысы да хакыйкый гыйлем юклыктан килә шул, кызганыч. Әгәр кабер газабы, барзах тормышы, Ахирәт хакында хәбәрдар булсалар, дөньялыкта сыналган сынаулары болар алдында бик кечкенә булып калырлар иде! Җан ул — Аллаһ тарафыннан адәм балаларына тапшырылган әманәт һәм аны күз карасыдай сакларга кирәк. Кабер газабының бер сәбәбе хыянәт булгач, үз-үзенең җанын кыйган бәндәнең җәннәтле булырга ни өмете кала?!

Әл Хәмед ибне Мәхмүд әл Нәгъвәли риваять кыла: Ибне Габбас янында утырганда бер кавем килде һәм әйттеләр: «Без Хаҗ кылырга чыккан идек, юлда бер иптәшебез үлде. Аны далада күмәргә дип кабер илә ләхет әзерләдек. Мәетне ләхеткә иңдерергә дип торганда ни күрик, анда еланнар бөгәрләнеп ята! Монысын ташлап тиз генә икенче урында казыдык, анда да кара еланнар тулган иде. Өченче кабер белән дә шул хәл килеп чыкты, инде иптәшебезне кая күмик, сезнең янга киңәш сорап килдек», — диделәр.

Габбас әйтте: «Бу еланнар аның кылган гамәледер, барыгыз, каберләрнең берсенә күмегез. Валлаһи, бөтен даланы казып чыксагыз да, еланнардан котыла алмассыз, кавеменә хәбәр бирегез». Бу кешеләр иптәшләрен җирлиләр, кайтып хатыныннан «иреңнең нинди гамәле бар иде?» дип сорыйлар. Хатыны иренең бодай сатучы булуын, әмма бер өлеш бодай орлыгы салса, калганын башка орлыклар белән катыштыру гадәтен җиткерә…

Менә бу хыянәт була инде! Безнең заманда да сәүдәгәрләр үзләрен әлеге кешедән ким тотмый. Тизрәк баю, акча туплау өчен халыкны кычкыртып талыйлар, үлчәүләрендә гаделлек юк. Хыянәт дигәндә, сәүдә өлкәсен генә күздә тотмыйбыз. Ул хәләл җефетеңә, балаларыңа, туганнарыңа, иманыңа карата да булырга мөмкин.

Бер риваять бар: Мәдинә читендә бер кешенең апасы яши иде, каты авырудан вафат була. Апасын җирләгәндә, моның акча янчыгы кабергә төшеп китә. Өенә кайткач кына юклыгын күреп ала да, кайда югалтуын исенә төшереп, зиратка китә. Апасының каберен казып янчыкны ала, бер генә йөзенә карыйм әле дип ләхетне ачса, ни күрсен — апасы ут эчендә янып ята! Кайтып әнисеннән сорый, апаның нинди гаепләре бар иде, ди. Әнисе әйткән: тәһарәтне җиренә җиткереп алмады, намазларны вакытында укымады, күршеләрнең сөйләшкәнен яшертен тыңлап торып, аннан урамга чыгып сөйли иде…

Кабер газабына кемнәр дучар ителми?

Карагыз, өч төрле гөнаһ! Өчесе дә бу хатынның кабер газаплары күрүенә сәбәп булган. Әлбәттә, кабер газаплары хакында күп сөйләргә була. Әмма галимнәр төрле фикер әйтә: берләре кабер газабы рух өчен генә, тән өчен түгел, ди. Икенчеләре тән дә, рух та җәзалана дип саный, өченче төркем галимнәр кабердә чакта җан тәнгә кире кайтмый дигән фикерне алга сөрсә, дүртенчеләре моның киресен раслый. Ничек кенә әйтсәләр дә, һәрберсенең үз дәлиле бар! Бу мәсьәләдә хакыйкый мөселман шикләнергә, ышанмаучылык күрсәтергә тиеш түгел.

Кабер газабына ышанмаучыларны икегә бүлеп карарга була. Берләре әйтә: бу күренеш акылга сыймый, адәмнәрнең табигатенә хас нәрсә түгел болар. Андыйларга җавабым шул: пәйгамбәрләр тышкы кыяфәтләре ягыннан гади кешедән бернәрсәсе белән дә аерылып тормады — борын да, күз-колаклар да үз урынында. Әмма алар фәрештәләрне күрә, ә без күрмибез. Аллаһ илчеләренә могҗизалар бирде, мәсәлән, Муса галәйһиссәләмнең таягы еланга әйләнде, Гайсә галәйһиссәләм үлеләрне терелтә иде, ә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң зур могҗизасы — Коръән!

Аллаһ илчеләренә могҗизалар бирде, мәсәлән, Муса галәйһиссәләмнең таягы еланга әйләнде, Гайсә галәйһиссәләм үлеләрне терелтә иде, ә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң зур могҗизасы — Коръән!

Шуңа күрә, әгәр кеше акылга сыймый дип кабер газабын инкяр итә икән, ул пәйгамбәрләрне дә инкяр иткән булып чыга һәм шуның белән исламнан да  чыккан санала. Икенче төр ышанмаучылар бу турыда катгый дәлилләр юк дип әйтә. Әмма җентекләп тикшерсәк, Коръәндә дә, хәдисләрдә дә кабер газабының хаклыгын дәлилләүче мисалларны күрербез. Аларның беренчесе — Ибраһим сүрәсенең 27 нче аяте: «Пакь сүзләр белән иман китергәннәрне Аллаһы Тәгалә һәм фани дөньяда, һәм Ахирәттә дә ныгытыр…»

Биредә Ахирәт сүзе «кабер» дип тәрҗемә ителә. Ни өчен? Бохари Сахих Муслим, Ән Нәсаи, Әбу Даут ибне Нәҗ риваять кылган хәдис-шәрифләрдән күрерсез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әгәр мөэмин кабергә яткызылса, аның янына фәрештәләр килер һәм шаһидлык кылдырыр, бу сүзне „Ибраһим“ сүрәсенең 27 нче аяте исбатлый». Шушы дәлилләрне белә, ишетә торып, әйтеп буламы кабер газабы юк дип?

Икенче дәлил — расүлебез (с.г.в.) догасы. Шушы доганы кылыгыз, кабер газабыннан котылу өчен диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Ул дога болай яңгырый: «Йа, Раббым, мин Үзеңә кабер газабыннан сыенамын!»

Кабер газабына бөтенләй дә дучар ителми торган кешеләр бар.

Кабер газабына бөтенләй дә дучар ителми торган кешеләр бар.

Алар: пәйгамбәрләр, балигълык яшенә җитми үлгән сабый балалар, мөселманнарны дошман явыннан саклаучы мурабитлар, Аллаһ юлында корбан булган шәһитләр, эчтәге авырудан (ашказаны) үлеп киткән кеше (бу турыда пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе бар: «Эчтәге авыру сәбәпле вафат кеше кабердә газапланмас, «Тәбәрак» сүрәсен укыган кеше (рәсүлебез (с.г.в.) әйткәнне имам Тирмизи риваять кыла: «Коръәндә 30 аятьле сүрә бар, кем аны укыса, гөнаһлары кичерелер һәм ул кабер газабына дучар ителмәс»), җомга көнендә яки төнендә үлгән кешеләр (Тирмизи риваятендә болай диелә: «Бер мөселман җомга көн яки кич вафат булса, кабер газабыннан имин кылыныр»).

Һәрберебез күңелдә хисап ясыйк...

Раббыбыз безләрне шушы әһелләрдән насыйп әйләсен дип догада булыйк, җәмәгать. Кулыбыздан байлык, тәнебездән саулык китеп баргач кына түгел, сау-сәламәт һәм матур, бай тормышта яшәгәндә дә үлемне һәрчак искә алыйк. Җаныбыз бит Аллаһтан әманәт буларак бирелә, ә әманәтне кадерләп саклыйлар да кире Хуҗасына кайтарып бирәләр — Аллаһның кануны шундый! Бу канунны бозып, үзебезгә үзебез зыян салмыйк.

Кыямәт көне килгәнче, һәр кеше үз күңеленә хисап ясасын, үлгәннән соң ни көтә мине, артымнан хәерле гамәлләрем савап булып барырмы дип, үз-үзенә сорау бирсен. Аллаһы әйтте: «Мин үлем белән тереклекне кайсыгыз изге гамәлне күбрәк кылыр дип яралттым». Үлемдә изге гамәлне кылып буламы дигәндә, шул аңлашыла — аны һәрвакыт искә төшереп тору кирәк. Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе бар бит дип уйлау адәм баласының тормышын дөресли, иманы каршысында җаваплылыгын арттыра, адашырга ирек бирмәс.

Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе бар бит дип уйлау адәм баласының тормышын дөресли, иманы каршысында җаваплылыгын арттыра, адашырга ирек бирмәс.

Барыбыз да — патшасы да, колы да — кылган гамәлләребезне җыеп, Аллаһ каршына кайтачакбыз… 

Рамил хәзрәт Юнысов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100