Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормыш мәктәбе». Карауҗа авылында мәктәпнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм иттеләр

Карауҗа авылы мәктәбенә 1 гасыр! Ике катлы мәктәп кеше белән тулы – бөтен җирдә чыгарылыш укучылары. Сакаллы бабайлардан алып, кичә генә өстәл артында утырган укучылар да җыелган монда. Голливуд фильмнарындагы «вечер выпускников»ның татарча һәм авылча варианты булды ул.

news_top_970_100
«Тормыш мәктәбе». Карауҗа авылында мәктәпнең бер гасырлык юбилеен бәйрәм иттеләр
Владимир Васильев

Карауҗа авылында бәйрәм бик истәлекле һәм күңелле. Карауҗа мәктәбенә – 100 ел! Әллә нинди зур түрәләр, кунаклар кайтмаса да, мәктәпнең ике каты да тулы – бөтен җирдә чыгарылыш укучылары. «Бер күрешү – бер гомер» дигән кебек, аларга әллә кемнәр кирәк тә түгел инде, үзләренә үзләре бәйрәм. Бер гасырлык мәктәптә ничәмә-ничә буын әле кайчан күрешер иде, ә?

Өлкәннәрдән алып, узган ел гына кулларына өлгергәнлек аттестаты алып чыгып китүчеләр дә бар. Кыскасы, һәммәсе. «И әстәге, кемнәр бар икән?», «Үләм, классташлар!» дия-дия керәләр. Аннары китә кочаклашу, чупыр-чупыр үбешү, хәл белешү, елашу, җырлашу, көлешү. Галәмәт инде.

1 гасырлык мәктәп

1919 елда Карауҗа авылында беренче мәктәп ачыла. Бу хакта фәлсәфә фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, шушы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Солтанов Фәрит Мирза улы тапшырган 131 нче номерлы анкета күчермәсе сөйли. Ул вакытта Карауҗа авылы Арча кантоны Кукмара өязенә караган. 1921 елда мәктәптә 141 ир бала һәм 125 кыз бала белем алган.

1928 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. Агач бинада 4 сыйныф бүлмәсе була. Беренче директор булып Халитов Гомәр абый эшли.

Ә 1947 елдан 7-9 сыйныфлар өчен белем бирү түләүле була .1947 елгы 2нче номерлы приказда түләү күләме беренче яртыеллык өчен 75 сум булуы күрсәтелә.

Сугышка кадәр, сугыш чоры мәктәп тарихында иң авырлары була. Мәктәп бинасы иске булу, ягып җылыту, уку өчен кирәк әсбапларның булмавы зур кыенлыклар тудыра.

1948 елдан мәктәп унъеллык булып эшли башлый. Әлеге мәктәп белән Казаков Семен Николаевич җитәкчелек итә. Нәкъ шушы елны мәктәпнең беренче чыгарылыш укучылары чыга. Өлгергәнлек аттестатын әлеге чыгарылышның яртысы гына ала ала, калган яртысы таныклык алып чыга.

Унъеллык мәктәпкә Яке ,Уразлы, Карәтмән, Кулбаш, Синтәк, Чүрчил, Бишнә, Кызыл Кармыш авылларыннан укучылар килә. Ул елларда укучылар саны шулкадәр күп була, хәтта А,Б,В классларын ачарга туры килә. Приказлар кенәгәсендә 1975 елда Карауҗа урта белем бирү мәктәбендә 402 укучы теркәлгән.

1976 елда мәктәпне урта белем аттестаты белән 82 укучы, 1991елны 13 укучы төгәлли.

Совет дәүләтенең гөрләп эшләгән елларында укучылар саны күп, ә менә дәүләт таркалганнан соңгы чордан укучылар саны кимегәннән кими бара.

1969-1984 елларда яңа мәктәп бинасы төзелә. Коллектив 1983 елның беренче сентябрен яңа ике катлы бинада башлап җибәрә.

«Укытучы укучыдан бер-ике адым алдан бармый икән, укытучы булып эшләмәсен дә»

1984-2009 елларда Карауҗа авылы мәктәбе белән Хәкимуллин Илдар Хәбибрахман улы җитәкчелек итә. Ул әле хәзер дә мәктәптә математика һәм физика укытучысы булып эшли. Аның гомуми стажы инде 45 ел икән.

- Мин бу мәктәпне 1971 елда тәмамлап, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга кердем. 1975 елда авылга кайтып, математика, физика, сызым фәннәре укыта башладым. Шуннан бирле барлык тормышым мәктәп белән бәйле. Педагогик стажым 45 ел, шуңа өстәп ун ел укыганны да кушсак, мин 55 ел мәктәптә дигән сүз.

1984 елдан алып 2009 елга кадәр мәктәп директоры вазифаларын башкардым. 25 ел. Бу эш бик катлаулы. Пенсиягә чыккач, «укытучылыкка гына күчим әле» дип, кат-кат гариза язып кына чыктым.

Нигә укытучы профессиясен сайладыгыз соң?

Нәселемдә дә укытучылар бар. Тик аңа гына карамаганмындыр инде. Минем математика укытучысы Шәрәфиева Гөлнур Вазыйх кызы иде. Минем хыял – Казан дәүләт университетының геология факультетына керү ул чакта. Каян килде микән инде ул хыял? Дөресен әйткәндә, үзем дә белмим. Математиканы мәктәптә укыганда ук әйбәт белә идем. Республика олимпиадаларының дипломанты да идем әле.

Гөлнур Вазыйх кызы мине дәрес саен битәрли иде: «Менә Хәкимуллин аркасына рюкзак асып, тауларга менеп бара. Үзенең аягында кеда», «Әнә Хәкимуллин ташлар актара», «Әнә Хәкимуллин бер таш тапты да, рюкзагына салып куйды», – дип дәрес саен нидер әйтә торган иде. Аннары «Син беркая да китмисең, әниеңне карыйсың бар. Физматка кереп укыйсың да, математика укытучы буласың», – да дип әйтте әле. Һәм шулай булды да. Укып бетереп, кайтып, авылда төпләндем.

Үзегезне 55 ел мәктәптә дисез, нинди вакыйга исегездә иң калганы булды?

Искә төшерсәң, ни генә булмады инде. Кызык хәлләр дә, аяныч хәлләр дә булгандыр. Мәктәпкә ремонт ясатыр өчен, гел иганәчеләр кырына бара идем. Июнь башыннан бирле шуларның бусагаларын таптый башлыйм, алар августта гына ярдәм итәләр иде. Бик күп материал бирәләр иде тагын. Шул чорларны безнең мәктәп коллективы алты ел рәттән районда мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча беренче урын алды.

Ул чордагы балалар белән хәзерге чор балалары нәрсәсе белән аерыла?

Бик каты аерыла. Беренчедән, ул чорда балалар күп иде, ә хәзер аз. Хәзер класста иң күбе җиде укучы утыра. Күп укучы булганда, алар арасында әйбәт укучылары да байтак була, уртачалары да. Ә хәзер яхшы укучылар саны да бик аз.

Икенчедән, элеккеге чорда техник чаралар юк иде. Укытучыга бер акбур да, бер кара такта. Ә хәзер проекторы да, компьютеры да бар. Мәктәптә дә, өйдә дә һәр баланың үз компьютеры, смартфоннары бар. Мәгълүматны алар күбрәк шуннан алалар. Балалар күп нәрсәне үзләре белгәч, укытучыга бер яктан җиңел дә. Тик алар кайвакыт шундый сораулар бирәләр – укытучы телсез калырга мөмкин. Шуңа күрә укытучы үзен гел формада тотарга тиеш. Әгәр дә укытучы укучыдан бер-ике адым алдан бармаса, ул укытучы булып эшләмәсен дә, – диде Илдар Хәбибрахман улы.

Карауҗа авылы мәктәбе хәзер нинди?

Карауҗа авылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 48 бала укый. Аларның 21е башлангыч сыйныфларда, 27се – урта сыйныфларда. Мәктәп бинасының икенче катында балалар бакчасы да бар. Бәйрәмгә дип килеп керү белән ак алъяпкыч таккан кызлар каршылады безне. Муеннарында кызыллы-яшелле галстук. Шулай да авыл мәктәбенең үз романтикасы бар инде ул.

Мәктәп артык зур түгел. Сәхнәне дә зур коридорда корып, урындыкларны да тезеп куйганнар. Чыгарылыш укучылары өчен һәр класс ишегенә шушы фәнне укыткан бөтен укытучының да исемен язып элгәннәр. Мәсәлән, биология классы һәм ишектә мәктәп төзелгәннән алып хәзергесе көнгәчә биология фәнен укыткан укытучыларның исемнәре. «Әй, мин моны белмим бит» дип тормас өчен инде монсы. Хуп-хуп.

Диварларга стендлар да элеп чыкканнар. Стендларда – фотолар. Килгән һәрбер кеше үзен эзләп рәхәтләнде. Таныш-белешен тапсалар, и сөенәләр. Сагынышканнар классташлар. 40, 30, 35, 20 ел элек бер класста укыган дуслар бит алар. Балачакның, яшьлекнең иң гүзәл һәм рәхәт чагы. Балавыз сыгып алсаң да оят түгел.

Карауҗа авылы мәктәбенең хәзерге директоры Рәхимов Илшат Йосып улы да шушы авылда туып-үскән, шушы мәктәптә укыган кеше. Физик культура укытучысы белемен алып, күрше авылга укытырга кайта. Аннары инде язмыш аны туган авылы Карауҗага мәктәп директоры итеп утырта да куя.

1983 елда төзелгән яңа бинада укыйбыз. Хәзер инде 36 ел китте. Мәктәп ике ел элек кенә тугызеллыкка әйләнде. Аңа кадәр урта мәктәп булып йөрдек гел. Балалар кимеде, дәрәҗә дә төште.

Мәктәбебез дә милли көрәш секциясе эшләп килә. Бу авылдан бик күп батырлар чыккан. Көрәш – Карауҗаның «визит карточкасы». Үзем дә көрәшеп йөри торган идем. Хәзер дә көрәшчеләребез ярыштан ярышка йөреп кенә торалар.

Мәктәпкә укытучылар җитәме?

Мәктәптә унбер укытучы эшли. Һәрберсе дә югары белемле, беренче категорияле укытучылар. Шулай да өч укытучы читтән килеп йөри.

Үзегез ничек укытучы булып киттегез?

Әтием белән әнием дә гомер буе шушы мәктәптә эшләделәр. Чирек гасыр гомерләрен балалар тәрбияләүгә, белем бирүгә багышладылар. Бертуган абыем белән мин дә шул юлдан киттек. Бу яңа бинада 9-10 сыйныфларда укыдым. 1985 елны мәктәпне тәмамлап, педагогия институтың физик культура факультетына укырга кердем. Күрше Яке авыл мәктәбенә эшләргә кайттым, аннары үзебезнең туган авылга тартылдым инде.

Көрәшчеләр авылында тугач, без дә спортка бик гашыйк идек. Үз вакытында бик тырышып шөгыльләндек. Шулар да укытучы һөнәрен сайларга этәргәндер инде, – диде ул.

«Мәктәпкә рогаткадан атыша идек»

Ике катлы мәктәп чыннан да гөҗләп тора иде. Ирләр бер урама урамга чыгып керәләр дә, өс-башларын салмыйча гына, диварга сөялгән көе чыгышларны күзәтәләр, үзара гәп тә куертып алалар. Шулар арасыннан берничә классташ белән дә аралашып алдык.

Камил абый белән Феликс абый – 1984 елгы чыгарылыш укучылары:

Мәктәптә шуклыклар күп булды инде ул. Аларның кайсысын искә төшереп, кайсысын сөйләп бетереп булсын. Бик күңелле яшәдек, күңелле укыдык. Без укыганда чыннан да күңелле иде ул. Тату булып, уйнап-көлеп үстек. Сугышкалаган да булды. «А» һәм «Б» класслары бар иде, без «Б»да укыдык. Ике класска 41 кеше идек. Быел мәктәпне бетергәнгән дә 35 ел булды инде. Шушы 41 кешенең алтысы арабызда юк инде. Алтысы да малайлар. Калганнарыбыз исән-сау, әйбәт кенә тормыш корып ятабыз, Аллага Шөкер, – диделәр алар.

Айдар Исмәгыйлев – 1985 елгы чыгарылыш укучысы:

- Бер генә класс булып, әнә теге физика классында укыдык (бер бүлмәгә төртеп күрсәтеп). Хәзерге мәктәп директоры Илшат минем классташ. 10 егет, 11 кыз идек укыганда. Укытучылар белән шаярткан вакытлар булды инде. Аларны әйтсәм дә инде, язып чыга торган түгел (көлә). Рогаткадан ата торган идек без. Укытучыларга да эләгә иде. Аннары үзебезгә эләгә иде инде.

Ә «пугач» дигән кулдан ясалган ата торган җайланма белән мәктәптә уйнамый идек инде. Мәктәптә «вооруженный» килеш кермәдек инде (көлә). Алай ярамый иде. Әти-әни бик усал иде безнең чөнки. Ә рогатканы ясый идек бары. Укытучылар сүгә иде инде, куып чыгаралар иде дәрестән. Аннары әниләрне чакырталар иде, – дип исенә төшерде Айдар абый.

«Тормыш иптәшем – классташым»

Йосыпов Рөстәм абый һәм аның тормыш иптәше Сәрия апа Карауҗа мәктәбен 1977 елда тәмалап чыгалар. Алар инде 35 ел бергә гомер итәләр. 1975 елның 1 сентябрендә икесе ике авылдан килгән кыз белән егет Карауҗа мәктәбендә таныша һәм кавыша.

Рөстәм абый: Мәктәпне 1977 елда тәмамладык. «А» классында 28 бала укыдык. Безнең класс рус классы иде. 19 кыз, 9 малай идек ул вакытта. Ике кыз алтын медальгә бетерде. Минем ике дүртле бар иде аттестатта. Мәктәп елында сугыштык та инде, кабат дуслаштык. Чоры шундый бит аның. Була иде андый хәлләр. Укытучылар әйбәт белем бирделәр безгә. Географиядән Камил абый укытта. Хәзер дөнья картасын ачып куйсалар, бөтен илне дә төртеп күрсәтеп, башкалаларын әйтә алам. Математика, физиканы көчле укыттылар.

Минем хатын да үз классымнан. 1975 елны күрше Яке авылыннан Карауҗага 9-10 класска дип укырга килгәч, 1 сентябрь көнне таныштык, шуннан йөреп киттек. Ун елдан соң гына өйләнештек.

Сәрия апа: Мин дә 1975тә Күлбаш мәктәбен тәмамлап, Карауҗа мәктәбенә килдем. Үзем Бишнә авылыннан. Иптәшем белән 43 ел бер-беребезне беләбез, торуыбызга 35 була инде.

Мәктәп елларын гел искә төшерәбез. Сөйләшә башласак, рәхәт. Чөнки классташларыбыз уртак. Әле бүген дә классташларыбызны күреп, сөйләштек. Без укыган мәктәп иске мәктәп иде шулай да. Икебезгә дә 60 яшь тула. Әле 70тә дә, 80дә дә искә төшерербез дип йөрибез, Алла Боерса.

Мәктәп елларын сагынасызмы?

Рөстәм абый: Яшьлеге сагындыра.

Сәрия апа: Бик сагынабыз. 17-18 яшьлек кыз, егет чагыбыз бит. Ә хәзер инде 60ка җиткәндә бик каты сикереп, шаярып та булмый, олыгаеп барабыз. Ә искә төшерү бик күңелле. 30 еллыкта очраштык классташлар белән. Сабантуй тирәләре иде ул. «Кая барабыз?» да, «Кая барабыз соң?» диләр. Без тоттык та, үзебезгә – Яке авылындагы өебезгә кунакка чакырдык барысын да. Шул чаклар гел искә төшә. Бер классташыбыз үлеп китте. Ул баянда уйнады, без җырладык... Бүген килеп алдыннан да шуларны искә төшереп утырдык әле.

Бу мәктәптә үзебезнең авылдан җәяү йөреп укыдык. Ул чакта мондый юллар, машиналар юк, автобуслар юк иде. Шундый бер хәл булды. Безнең Бишнә авылында кечкенә генә бензовозда Ринат исемле абый эшли иде. Без шул машинага сигез кыз, ике малай кереп утырдык. Ринат абый карап торды да безгә әйтә: «Балалар, рульне кайсыгыз тота?» – ди. Безнең бит ничек тә тизрәк авылга, өйгә кайтасы килә, ә шоферга урын да калмаган. Бик кызык та, бик кызганыч та, җаныем. Һаман да хәтерлим әле шуны. Хәзер балаларга бөтен мөмкинлекләр бар. Укырга да укырга, – диделәр алар.

«Укытучы өстәлгә китереп сукса, өстәлдәге әйберләр сикерә иде»

Әйтүемчә, бәйрәмгә өлкән буын гына түгел, яшьләр дә килгән иде. Үз классларында посып кына сөйләшеп утыручы 2010 елгы чыгарылыш укучыларына тап булдым. Рамил, Гөлчәчәк, Ләйсән, Миләүшә һәм укытучылары Нәзифә апа.

Үзебезчә бик бердәм класс без. Ел саен җыелышырга тырышабыз. Икенче елга 10 ел була инде. Whattsapp та үзебезнең төркем бар, шунда язышабыз. Мәктәпне сагынабыз. Әгәр дә кире кайтып булса, әйбәтләп укыр идек дибез инде. Колакка наушник тыгып, йокымсырап утырмас идек (көләләр).

География укытучы Наилә апа дәрестә күзлек астыннан гына карап, өстәлгә йә кулы, йә указка белән «шап» иттереп китереп суга торган иде. Контроль эшләр язган нык хәтердә калган. Ул өстәлгә сукса, өстәлдәге әйберләр сикерәләр иде, - дип көлде алар.

Нәзифә апа: Бу класс – беренче тапкыр БДИ биргән класс. Шушы класска ремонт ясап ятабыз шулай. Шунда директор керде дә сезнең математикадан җыйган балларыгызны әйтте. «Иң мөһиме, икелеләр юк», – ди бу. Сикерә-сикерә ремонт кайгысы да онытылды, бергәләп сикергәләдек. Болар шулай сикерә-сикерә кайтып киттеләр, мин берүзем калдым обой ябыштырып (көлә).

Гөлчәчәк: Бер елны утырабыз шулай Булат белән бер партада. Дәрес түгел иде ул, тәрбия сәгате иде микән инде. Минем колакта шул наушник. Роза исемле укытучы апа кергәндә миңа эндәшә икән. Булат төртә – мин аңламыйм, утырам шулай. Аннары колактан наушникны тартып алды да: «Роза апа котыра башлады бит инде, нәрсә эшләп утырасың соң син?» – ди. Мин соң ишетмим дә бит инде (көлә).

Ризәлә Исмәгыйлева: «Карауҗа мәктәбе – минем өчен тормыш мәктәбе дә»

Чараны Ризәлә апа Исмәгыйлева алып барды. Баксаң, аның да тормыш юлы шушы мәктәп белән бәйле икән.

- Карауҗа мәктәбе – минем өчен тормыш мәктәбе дә. Тугыз ел Зур Күлбәш авылында укып, Карауҗага килдем. Карауҗа мәктәбендә балаларга гыйлем генә биреп калмыйлар, дөньяга тулы әзерлек белән чыгаралар. Югары уку йортларына кергәч, югалып калырлык булмасын итеп укыталар анда. Анда заманчарак дип әйтимме. Бәлки ул Карауҗа халкының холык-табигатеннән дә килә торгандыр.

Мин әле шушы мәктәптә бер ел эшләдем дә бит. Хезмәт кенәгәмдә иң беренче булып, «Карауҗа урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучы» дип язылган. Мин укытып караганнан соң гына педагогия көллиятенә укырга киттем. Шуңа күрә бу мәктәп миңа бик кадерле. Әгәр дә шушы мәктәптә эшли башламаган булсам, мин бәлки бөтенләйгә авылда укымаган килеш калган да булыр идем. Ул чордагы мәктәп директоры – Илдар Хәбибрахман улына зур рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул.

«Авыл булса, мал да булырга тиеш»

Карауҗа авылында булган бар кеше мәктәптә, ахры, дип карап үттем урамнарны. Сирәк кенә кеше күренә. Ә шулай да авыл матур, авыл төзек. Урамнары тар булса да, өйләренә карап торуы рәхәт прәме. Матур-матур бизәкле биек-биек капкалар, бизәкле тәрәзә кырыйлары. Ташландык өйләр күзгә чалынмый.

Карауҗа авылының тарихы XV-XVI гасырларга барып тоташа икән. Карауҗа – «коренной» авыл, ягъни монда каян да булса күченеп килгән халык түгел, ә җирле халык яши. Карауҗа авылы биш авыл һәм ике яңа төзелеп килүче поселокны берләштерүче Карауҗа авыл җирлегенә керә. Карауҗа авыл җирлегендә барысы 1167 кеше яшәсә, шуларның 480е - Карауҗада.

Карауҗа авыл җирлеге башлыгы вазифаларын хәзер Мингазов Марат Ринат улы башкара. Ул авыл кешесе дә, Яшел Үзәннеке дә түгел. Авылда эшлим дип Казаннан кайткан кеше.

Бездә халык әйбәт, Аллага шөкер. Өйләр дә барысы да төзек, берничә генә ярым ташландык хәлдәге йорт бар. Авылда бит инде шулай: бер кеше өен, капка-коймаларын матур итеп эшләп куя икән, күршесе көнләшә дә, үзенекен дә матурлап куярга тырыша. Шуңа күрә, көнләшеп торсыннар (көлә).

Марат Ринатович, авылда халык нәрсә белән шөгыльләнә?

Элек гөрләп торган совхозлар бар иде. Хәзер, кызганыч, алар барысы да таркалып бетте. Инвесторларда да түгел, дәүләттә дә түгел – бөтенләй юкка чыктылар.

Авылда берничә фермер хуҗалыклары бар. Басуларны эшкәртеп, төрле орлыклы культуралар чәчүчеләр бар. Күп түгел шул, кызганыч. Хәзер күп төрле программалар бар. Әллә авыл халкы шуларга тотынырга куркамы инде, белмим. Мөмкинлекләр күп, куллан гына.

Әйтеп үтәргә кирәк, авыл җирлегендә Татарстанда әлеге беренче грандиоз проект тормышка ашырылырга тора. Җиләк үстерү өчен берничә парник кую, махсус бассейн ясап, анда форель кебек балыклар үстерү, туризм үзәге булдыру, яшь фермерларга ярдәм оештыру кебек проектлар күздә тотыла. Бу хыяллар чынга ашса, авылның дәрәҗәсе дә артыр, халыкка эш тә булыр иде.

Хуҗалык та булмагач, авыл халкы кайда эшли соң?

Җирлек Казанга да, Яшел Үзәнгә дә якын. Автобуслар гел йөреп тора. Авыл халкы заводларга барып эшлиләр инде. Күпчелек кеше хәзер шәһәрдә. Автобус килеп, алып йөргәч, аларга уңайлы. Тик үзебездә хуҗалык булып, халык та шунда эшләп торса, миңа күңеллерәк булыр иде.

Авыл халкы мал асрыймы? Көтү көтәме?

Көтү бездә гомумән юк. Мөгезле эре терлек, күп булса, бер-ике кешедә бар. Авыл булса, мал да булырга тиеш инде ул, – диде авыл җирлеге башлыгы.

«Мәктәп булса, авыл да булачак»

Авыл җирлеге башлыгының халыкка әйткән бер сүзе истә калды: «Мәктәп булса, авыл да булачак. Шуңа күрә, хөрмәтле авылдашлар, балаларыгызны Карауҗа авылы мәктәбенә генә бирегез! Читкә илтмәгез. Үзебездә бар бит барысы да: балалар бакчасы да, мәктәбе дә», – диде ул.

Авыллар көннән көн кимеп барган заманда бу сүзләр бик тә актуаль, минемчә. Халык көлемсерәп кенә куйса да, бу сүзләрне күңел дәфтәрләренә теркәп куйганнардыр дип өметләник.

Карауҗа – матур татар авылы. Беренче карашка ук ошаган иде, киткәндә дә шундый хисләр белән киттем. Ә мәктәпнең 100 еллык юбилеен шулай зурлап уздыру – искиткеч. Мәктәптән бер киткәч, кире кайтып, берни булмагандай дәрескә кереп утырып булмый шул. Укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә зур бәйрәм ясаганнарына «Афәрин!» генә диясе килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100