Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иннополис университеты татарстанлылар өчен яңа мөмкинлекләр ача

IT-юнәлешләр буенча укытуда Татарстанда төбәк операторы - Иннополис университеты.

news_top_970_100
Иннополис университеты татарстанлылар өчен яңа мөмкинлекләр ача
Иннополис университеты

«Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов һәм Иннополис университеты проректоры Искәндәр Бариев Татарстанда яшәүчеләр өчен Цифрлы укытуның шәхси сертификатларын кертү хакында сөйләде.

Россиядә әлеге проектка биш кенә төбәк сайлап алынган: Татарстан, Башкортстан, Саха республикалары, Ростов һәм Тула өлкәләре. «Башта бик зур конкурс булды. Татарстан инновацион төбәкләрнең берсе буларак, бу сынауны узды һәм хәзерге вакытта IT-юнәлешләр буенча укытуда апробация эшләрен башлап җибәрде», — ди Радик Гыйсмәтов.

Цифрлы укыту сертификатлары кемгә һәм ни өчен кирәк?

«Беренче чиратта, бу бик мөһим социаль проект. Сертификатлар түләүсез. Үзен IT-юнәлешләр өлкәсендә сынап карарга теләгән һәркем өчен дә уникаль мөмкинлек бирә. Биредә булган белемнәрне тирәнәйтеп, квалификацияне күтәрергә яки яңа белемнәргә таянып, яңа эш табарга була», — диде Иннополис университеты проректоры Искәндәр Бариев.

Әлеге сертификатны 18-60 яшьләрендәге хатын-кызлар һәм 18-65 яшендәге ир-атлар куллана ала. Цифрлы укыту юнәлешендә сынау оештырыла торган биш төбәктә яшәүчеләр башта, гариза язып, онлайн-тест уза. Тест ярдәмендә катнашучыларның максатлары, укуга булган мотивацияләре һәм теге яки бу өлкәдә белем дәрәҗәсе дә бәяләнә. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чара анда катнашучыларга кирәкле, файдалы юнәлешне сайлап алырга ярдәм итәргә тиеш. Цифрлы укытуның юнәлешен мөстәкыйль рәвештә һәм тьюторлар ярдәме белән дә сайлап була.

Сертификат алырга теләүчеләрнең белем дәрәҗәсе мөһим түгел. Ул гуманитар яки техник юнәлешендәге урта яисә югары белемле булырга мөмкин.

Кайда, кем һәм нәрсәгә өйрәтәчәкләр?

Татарстанда IT-юнәлешләр буенча укуны Иннополис университеты, КФУ, Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ), IT — парк һәм Казан элемтә техникумы алып барачак. Проект кысаларында барлыгы 22 юнәлештә укыту күзаллана. Курслар исемлеге әлегә ачыклана. Иннополис университеты түбәндәге курслар буенча укыту оештырачак: «Зур мәгълүматлар», «Цифрлы продуктның дизайн нигезләре», «Цифрлы продуктларны булдыру һәм үстерү» һәм «Мәгълүмати куркынычсызлык буенча сrash-курс».

Укыту процессы 2020 елның беренче ярты еллыгына планлаштырылган. Биредә уку дистанцион, көндез һәм онлайн-курслар итеп оештырылган.

«Соңгы өч-дүрт көн эчендә шалтыратучылар, тест үтәргә теләүчеләр саны бермә-бер артты. Күбесе, әлбәттә, институт һәм университет бетергән яшьләр. Ләкин без 45-55 яшьләрдәге кешеләрне дә онытмыйбыз. Безнең өчен аларга IT-юнәлешләр буенча беренче башлангыч белемне биреп кызыксындыру һәм шул өлкәдә үстерү мөһим», — ди Иннополис университеты проректоры.

Татарстанга барлыгы 1000 сертификат бүлеп бирелгән. Бүгенгә 400 гариза язылган.

«Үз уку-укыту программалары булган белем бирү учрежденияләренә безнең IT-университет методик ярдәм күрсәтә. Без аның формаль рәвештә тормышка ашырылуына түгел, ә сыйфатына басым ясыйбыз. Нәкъ менә сынау вакытында цифрлы укытуның бөтен хаталарын һәм проблемаларын ачарга ниятлибез». — диде Искәндәр Бариев.

Катнашу өчен гаризаларны http://цифровойсертификат.рф/ сайтына җибәрергә була. Иннополис университеты әлеге проектның региональ операторы булып тора. Биредә бердәм элемтә үзәге дә эшли: 8(843) 203-95-22

2035 Университеты цифрлы укыту проектына яңа курслар сайлауны http://prog.2035.university/ сайтында дәвам итә.


Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100