Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар радиосы» премиясе: премия сатылмый, әмма ротация түләүле

«Болгар радиосы» 14 декабрь җиденче тапкыр Милли музыкаль премияләр тапшыру тантанасын үткәрәчәк. Быелны тамашачыны нәрсә көтә? Бу һәм башка сорауларга оештыручылар тантанага багышланган матбугат конференциясендә җавап бирделәр.

news_top_970_100
«Болгар радиосы» премиясе: премия сатылмый, әмма ротация түләүле
Александр Эшкинин

Матбугат конференциясендә «Болгар радиосы»ның башкарма директоры Наилә Хәйдәрова, «Болгар радиосы”ның баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов, хорегораф Ирина Алешина, «ТНВ» телеканалының баш режиссеры Алмаз Әкбәров, җырчылар Раяз Фасихов, Әнвәр Нургалиев, Рүзилә Хәйретдинова катнашты. «Болгар радиосы» сайтының баш мөхәррире Эльвира Шакирова алып барды.

Бу булачак, теге булачак…

Конференцияне «Болгар радиосы» директоры башлады.

«Хәерле иртә, хөрмәтле коллегалар. 14 декабрь „Пирамида“ залында җиденче тапкыр Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы узачак. Быел 36 номинация булачак. Тантана турында Илфар Кәримов бөтен кешедән дә күбрәк белә, шуңа күрә сүзне аңа бирәм», — диде ул.

Эльвира Шакирова: Илфар, көтеп алынган вакыйгага санаулы көннәр генә калып бара. Быелгы Милли музыкаль премиянең үзенчәлекләре турында сөйләгезче. Кемнәр алып баручы булачак?

Илфар Кәримов: Милли музыкаль премия — ул ел нәтиҗәләрен ясау. Әмма без һәрвакыт искәртеп киләбез: ел нәтиҗәләрен «Болгар радиосы» исеменнән генә ясыйбыз. Бөтен татар эстрадасына нәтиҗә чыгармыйбыз.

Ел да без тамашачыны шаккаттырырга, аны җәлеп итәргә тырышабыз. Җиде саны татар өчен бәхет китерә торган сан, шуңа быелгы Милли музыкаль премиянең уңышлы үтүен телибез. Киләчәктә дә дәвамлы булсын. Үзенчәлекләргә тукталыйк. Бу, әлбәттә, гади концерт түгел. Без зур тамашага әзерләнәбез. Тамашачыны «Пирамида» фойесыннан ук шаккаттыра башлаячакбыз. Елдагыча, аларны музыка белән каршы алачакбыз.

Премиянең символы булган йолдызчыклар таратылачак. Һәрбер кеше кунакка барса, истәлеккә фотога төшә. Быел һәр килгән тамашачыга бушлай фотомагнитлар бүләк итәчәкбез. Алып баручыларга килгәндә, аларның берсе мин булачакмын. Шулай ук тамашаны Рөстәм Гайзуллин да алып барачак. Безнең янда бер чибәр кыз да булачак. Әмма аның кем булуы 14 декабрь генә билгеленәчәк.

Эльвира Шакирова: Алмаз, сез ничә еллар дәвамында әлеге тантананың режиссеры. Тамашачыны быел нәрсә көтә?

Алмаз Әкбәров: Һәр җыр — ул кечкенә генә тарих. Бу елны ут җиһазлары күп булачак. Утлы шоу тәкъдим итәчәкбез. Һәр җырчы белән аерым эшлибез.

Эльвира Шакирова: Ирина, номерларны куючы буларак сез нәрсәгә игътибар итәсез?

Ирина Алешина: Номерлар тулаем бер театр кебек булачак, ягъни зур игътибар җырчының образына биреләчәк. Тамашачы белән җанлы аралашу булдырылачак.

Эльвира Шәкирова: Раяз, «Болгар радиосы» премиясе татар җыры сәнгатенең үсешенә өлеш кертә дип уйлыйсызмы?

Раяз Фасихов: Татар телендә барган һәр фестиваль, беренчедән, татар теленә, аның милләтенә, сәнгатенә үсеш кертә. Татар теле хәле турында борчылулар булганда, фестивальләр булу телебезне дә, милләтебезне дә, сәнгатебезне дә, традицияләребезне дә саклый.

Бу фестивальдә мин бишенче тапкыр катнашам. Һәм моңа сөенәм, димәк, тамашачы минем өчен тавыш биргән. Аларга рәхмәтемне белдерәм. Фестивальнең гомере озын булсын.

Эльвира Шәкирова: Әнвәр, сезнең кебек популяр, халыкның яраткан артисты өчен Милли музыкаль премиядә катнашу нәрсә ул?

Әнвәр Нургалиев: Көн дә гастрольдә йөргәч, фестивальдә катнашу минем өчен зур бәйрәм. Коллегаларым, дусларым, тамашачыларым белән күрешәм. Бу — бәйге бит инде. Шул бәйгедә катнашу кызык. Бу — икенче дөнья. Үз концертым — ул үз конөертым. Ә бу — минем җырлавыма нәтиҗә. Үземне сыныйсым килә. Минем концертка үземнең тамашачым гына килә, ә монда тамашачының һәммәсе дә бар. Алар алдында җырлап, бәлки мин үземнең тамашачымны арттырамдыр, я минекеләр башкаларга күчәдер. Кыскасы, бу — зур вакыйга.

Эльвира Шакирова: Рүзилә Хәйретдинова Милли музыкаль премиядә беренче тапкыр катнаша. Рүзилә, җиңүеңне белгәч, нинди хисләр кичердең һәм бу премияне алу синең өчен никадәр мөһим?

Рүзилә Хәйретдинова: Премия тапшыру тантанасы — минем өчен дә, һәр татар эстрадасы артисты өчен дә зур тарихи выкайга. Аны дулкынланып көтәбез. Татар телен, моңын, җырын, мәдәниятын милли үзенчәлеген мондый фестивальләр аша саклап калабыз. Зур масштаблы затлы проектларның булуы әһәмияткә ия. Бу — зур дәрәҗә, горурлык. Популяр артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавым белән горурланам.

Бәяләр, түләүле ротация, Спас районы радиосы

Сүз журналистларга бирелде.

«Сөембикә» журналы: Милли премия Казанда уза. Ә радионы башка төбәкләрдә дә тыңлыйлар. Концерт белән йөрергә уйламыйсызмы? Фотозоналар булдыру, фотомагнитлар булдыру кыйммәтле әйберләр. Спонсорыгыз кем? Проектның бюджеты?

Илфар: Төрле концертлар белән башка шәһәрләргә, районнарга барабыз. Ә менә премия белән әлегә чыккан юк. Әлбәттә, планда бар. Әмма, минем фикеремчә, премияләр тапшыру тантанасы нәкъ менә Казанда үтәргә тиеш. Әлеге чара традициягә әверелергә тиеш дип уйлыйм. Һәркем декабрь аен: «Менә шушы тантана була», — дип көтеп алсын иде. Киләчәктә башка төбәкләргә гала-концерт белән барырбыз.

Акча ягына килгәндә, тамашаны миллионлаган акчаларга оештырмыйбыз. Фотомагнит та алтын түгел бит. Әлбәттә, чыгымнар бар. Чыгымнарны да, керемнәрне дә чутлап, билгеле бер фикергә килеп, эш итәбез.

Наилә Хәйдарова: Артта баннер бар. Анда барлык иганәчеләр дә язылган.

Илфар Кәримов: Әлбәттә, иганәчеләрсез булмый. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

«Ирек мәйданы»: Билетларның бәяләре күпме? Сатылып беттеме?

Илфар Кәримов: Билетлар бүгенгә сатылып бетте, диярлек. Бәясе күтәрә алмаслык түгел. Иң арзаны — 1600, иң кыйммәте — 3000.

Алинә Айдарова: Билет бәяләрегез сезнең конкурентыгыз булган «Татар җыры» фестиваленнән арзанрак. Аларныкы 15000гә җитә, диләр. Чыгымнарны каплый алмыйсыздыр?

Илфар Кәримов: Башка кешеләр бәяләрне ничек куядыр, белмим. Чыгымнарны да, керемнәрне дә исәпкә алып кына, күккә тия торган бәяләр кую дөрес тә булмас иде. Һәр тамашачының кыйммәтле билет алырга мөмкинлеге юк. Бу очракта без алтын урталыкны сакларга тырышабыз.

Билет бәяләрен югарырак куйсаң, акча да эшләп буладыр, бәлки. Әмма безнең төп максат акча эшләү түгел. Максатыбыз — еллык нәтиҗә ясау.

Алинә Айдарова: Интервью алганда, җырчыларның күбесе премияләр турныда: «И, сатыла бит инде ул», — диләр…

Илфар Кәримов: Милли музыкаль премияне сатып алып булмый. «Кайнар хит» проекты бар. Анда катнашыр өчен акча түләргә кирәк. Әмма акчаңны түләдең дә, премиягә лаек булдың дигән сүз түгел. Әгәр син җиңсәң, әйе, син премиядә катнашачаксың. Шулай ук ел дәвамында күзәтү алып барыла. Ай саен җыелышлар була. Кайсы җырны күбрәк сорадылар? Кайсы җыр популяррак? Интернетта, «Җырлы сәлам”дә кайсы җыр популяр? Бу һәм башка сорауларга җаваплар табып, эш итәбез.

Журналист уйланулары: «Радиода кайсы җыр популяр була? Ешрак яңгыраганы. Җыр күбрәк уйнатылсын өчен, ротация өчен түләп торырга кирәк. „Кайнар хит“ тапшыруында катнашу да түләүле. Тегеләй ни, болай ни — барыбер акча түлисе».

Данил Сәфәров: Алинәнең соравын дәвам итеп шуны сорыйсым килә. Мин, мәсәлән, җырлый башларга теләдем, ди. Күпме акча кирәк булачак?

Илфар Кәримов: Беренче чиратта сәләт кирәк. Күпме генә акча түләп тә, җырлый белмәсәң, популяр булып китеп булмыйдыр. Радио, телевидение өлкәсендә ротация дигән төшенчә бар. Җырчы җырын китерсә, әлеге җыр көне буе уйнаячак дигән сүз түгел. Әгәр җырчы билгеле бер җырын популяштырырга тели икән, ул ротация сатып ала да, аның җыры көненә 2-3 тапкыр яңгыраячак.

Данил Сәфәров: Җырчы акча түләргә әзер, ә сез: «Юк», — дисезме?

Илфар Кәримов: Әлбәттә. Җырларга теләүчеләр бик күп. Көн саен унышар җыр тәкъдим итәләр. Аларның барысын да кабул итеп булмый. Кайвакыт җырның унысын да борып җибәрергә мөмкинбез. Акча түләп кенә урамнан килгән һәркем дә җырчы була алмый.

Алинә Айдарова: Сезнең белән очрашуга таксида килдем. Барганда таксист телефоннан сөйләшүемне ишетеп алды. Мин: «Болгар радиосы”ның матбугат конференциясенә барам», — дип сөйләдем телефоннан. Таксист: «Ник „Болгар радиосы“ ул? Алар Спас районында утыралармыни?» — ди.

Илфар Кәримов: Без 2001 елда ачылганда, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе буларак оештык. Вакыт узу белән исемне үзгәртергә булдык. Шул елларда Болгар җирлеге торгызыла башлады. Болгар җире изге урын дип санала. Биредә мөселман динен кабул иткәннәр. Миллилек, милләт белән бәйләп, радионы «Болагр радиосы» дип аталдык.

«Ирек мәйданы»: Концерт ничә сәгать барачак?

Илфар Кәримов: Антракт белән 3,5 сзгать. 36 җырчы, әлбәттә, күп. Һәр җырчы чыгып җырлаячак. Күбрәк җыр — азрак сүз.

«Ирек мәйданы»: Җырчылар, «Болгар радиосы» белән хезмәттәшлек итү сезгә нәрсә бирә?

Әнвәр Нургалиев: Киләсе елда сәхнәдә булуыма 20 ел була. Ә Татарстанда мин әле биш ел гына җырлыйм. Радиолар танылуда ярдәм итә.

Раяз Фасихов: Әнвәр белән килешәм. Безнең авылда «Болгар радиосы» гына тота. Бүген дә әти: «Улым, хәлләрең ничек? Радиодан сине ишеттем әле», — дип шалтыратты.

Журналист (кайсы матбугат чарасыннан икәнен төгәл әйтә алмыйм): Җырчылар, әйтүегезчә, сез берничә хуҗаның хезмәтчесе, шулай бит? Радио сезне танылкач, димәк, сез хезмәтче.

Раяз: Фикерегезне аңламыйм.

Алинә Айдарова: Радио аларга түләми бит, алар радиога акча алып киләләр… Ә син хезмәтче икән, димәк, сиңа түләргә тиешләр.

Журналист: Сез берничә фестивальдә катнашасыз. Шул фестивальнең оештыручылары: «Бездә бу җырны җырлыйсыз, ә тегендә аны җырламагыз», — дигәннәре юкмы?

Раяз: Конкуренция булырга тиеш. Һәр фестивальнең концепициясе була. Оештыручылар, шушы концепциядән чыгып, синең нинди образда кайсы җырны башкаруыңны билгели. Әмма, без хезмәтчеләр түгел. Әгәр без, ачуланышып, радиога җырлар алып килмәсәк, радионы тыңламаячаклар.

Илфар Кәримов: Бар бизнес, шулай бит?! Бизнеста керем булыр өчен чыгым да булырга тиеш. Шоу-бизнеста да шундый ук. Җыр сәнгате җырчылар өчен керем чыганагы.

Журналист уйланулары: «Ротацияләр өчен акча түләү бүген нормаль күренеш. Аның билгеле бер үз системасы бар. Илфар Кәримов „Кайнар хитта катнашыр өчен акча түләргә кирәк, ди. Әле, акча түләп, җиңсәң ярый. Ә җиңмәсәң, акчаң җилгә очкан була. Бизнес, бит, нишлисең…»

«Моң белән генә булмый»

Матбугат конференциясендә җырчы Рүзилә Хәйретдинова да катнашты. Әмма ни өчендер аңа сораулар бирүче булмады. Ул әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясый.

Рүзилә, танылган җырчы булу авырмы?

Әлегә мин үземне артык популяр дип әйтә алмыйм. Көчле җырчылар бик күп, шуңа күрә танылу җиңел түгел. Төрле чыгымнар да кирәк.

Синең продюсерың Гүзәлия, әйеме?

Әйе, аның белән эшлим. Иң беренче чиратта мин аңа рәхмәтлемен, чөнки татар эстрадасында танылып китү үзеңә генә авыр. Ул булмаса, бәлки булдырмас идем дә. Холкым буенча мин артык ышанучан кеше.

Артык ышанырга ярамыймы?

Кайвакыт үземне акулалар арасында йөргән кебек хис итәм. Гүзәлия миңа кайсы кеше белән аралашырга, кемгә ышанырга икәнен киңәш итә. Гел эшләп торырга кирәк. Бераз гына тынып калсаң, таптап китәләр.

Акча да кирәк…

Кирәк, сүз дә юк. Гүзәлиянең тагын бер яхшы ягы бар: ул акча дип кенә эшләми.

Җырчы булып кына эшлисеңме?

Мин белемем буенча музыка укытучысы. 2013 елдан бирле балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим. Шулай ук банкетларда да чыгыш ясыйм.

Синең фикереңчә, тамашачыга нинди җырлар кирәк? Чын җырчы нинди булырга тиеш?

Иң мөһиме — маска кимәскә. Кеше булып калу кирәк. Әгәр «йолдызлансаң», тамашачы шунда ук сизеп алырга мөмкин. Ә җырларга килгәндә, һәр җырчының үз стиле бар. Тамашачыларга татар моңын да җиткәрергә кирәк. Монысын төгәл беләм.

Татар халык җырларын башкарып кына, артык популяр булып китеп була микән?

Репертуарыңда төрле җырлар булырга тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, тиз ритмлы эстрадага якын булган җырларны да башкарырга кирәк. Берсендә «Инстаграм"да туры эфир алып бара идем. Мине илле кеше карый иде. «Татар халык җырын башкарыгыз әле», — диделәр дә, мин җырлый башладым. Утыз караучы гына калды. Димәк, тамашачыга ул әллә ни кызык түгелдер. Әмма шул ук вакытта татар халык җырларын онытырга ярамый. Моңыбызны сакларга кирәк.

«Син иң бәйләнүчән журналист»

Матбугат конференциясеннән соң журналистларны, артистларны чәй эчерттеләр. Мин Илфар Кәримов янына утырдым.

— Нишләп премиягез милли дип атала?

— Татар телендә татар җырлары белән уза торган проект буларак премия миллилекне саклый. Чыгышларда да, костюмнарда да милли үзенчәлекне сакларга тырышабыз. Җырчыларыбыз читек, калфак киеп чыкмый, ләкин күп очракта җырчылар костюмнарына милли бизәк кертә. Алып баручылар милли костюмнарда чыгыш ясыйлар.

— Фотомагнитлар булачак, дисез. Бөтен кешегә дә җитәчәкме?

— Кем өлгерә — шул төшә инде. Фойе 17:00да эшли башлаячак.

Сезнең концертлардагы тәнәфес вакытында җанлы уен кораллары уйный. Бу тамашада да булачакмы?

— Татарстаныбызда танылган баянчылар уйнаячак. Алар тәнәфес вакытында гына түгел, ә бәйрәм башланганчы тамашачыны каршы алачаклар. Монда да татар миллилеге саклана дип уйлыйм.

Бер 30-50 елдан соң радио үз актуальлеген югалтмасмы? Интернет чәчәк ата…

— Беләсеңме, телевидение барлыкка килгәч: «Басма матбугат, радио юкка чыгачак», — дигәннәр. Телевидение ничә еллар эшли, ә матбугат та, радио да үз урынында. Интернет барлыкка килгәч тә шулай диделәр. Интернет та үз урынын тапты. Радио булачак. Бәлки аның форматы гына үзгәрер. Үзең генә берәр җыр тыңлаганда, син ялгыз буласың. Ә радионы тыңлаганда, син миллионлаган аудиториянең бер вәкиле итеп тоясың үзеңне.

— Кайсы җырчы кайсы номинациядә ничек билгеләнә?

— Ул номинацияләр һавадан алынмый, җырчының иҗаты, аның эшчәнлеге өйрәнелә. Менә әйтик, Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен җиденче тапкыр алачак. Бер елны без аның үзенә генә түгел, иҗат төркеменә дип тапшырдык. Ул елны Ришат гастрольләрдә күп йөрде һәм, чынлап та, аның төркеме бик көчле, биюче-музыкантлары югары дәрәҗәдә. Ришат шушы командасы белән дә үзенә тартып торадыр. Бер җырчының да «нигә миңа бу номинацияне бирдегез?» дип дәгъва белдергәне булмады.

— Илфар, миңа журналист буларак нинди номинация бирер идең?

— Син иң бәйләнүче, үҗәт журналист. Шуның белән кызык та. Премиядә очрашырбыз, Алинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100