Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Солтанова: «Гомерем буе ир-ат акчасына бәйле булдым»

Гөлназ Солтанова бер ара сәхнәдә балкый да, юкка чыга. Берничә ел үткәч, кире сәхнәдә пәйда була, соңыннан тагын юк була. Бу нәрсә белән бәйле икән? Гөлназ Солтанова Интертатка шәхси тормышы, иҗаты турында сөйләде.

news_top_970_100
Гөлназ Солтанова: «Гомерем буе ир-ат акчасына бәйле булдым»
Салават Камалетдинов

«Җырчы булырга әзер түгел идем»

Гөлназ, син ничә ел җырлыйсың?

Әгәр профессиональ сәхнә турында сүз барса, 2008 елдан бирле җырлыйм. Санасак, унбер ел була. Минем өчен җыр — ул хобби. Бәлки сәхнәгә иртәрәк тә чыккан булыр идем, әмма 2005 елда кызым туу сәбәпле, җырчы булып сәхнәдә соңрак танылдым.

Син тоташ унбер ел җырламыйсың, дисәм, ялгышмам. Берара юкка чыгып алган идең.

Әйе, паузалар булгалый иде. 2008дә сәхнәгә чыккач, үземнең әле профессиональ җырчы булырга әзер булмавымны аңладым, шуңа күрә бер елга китеп тордым. 2010 елда мин ике клип чыгардым. Аннан соң, беренче ирем белән аерылышкач, җырлау теләгем юкка чыкты.

Нишләп 2008 елда җырчы булырга әзер түгел идең?

Вокал белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк икәнен аңладым. Яшермим, калган җырчыларга караганда мин начаррак җырлый идем. Профессиональ җырчы булырга әзер түгел идем, кыскасы. Шулай ук төрле комплексларым да бар иде. Минемчә, җырда барысы да идеаль булырга тиеш. Шуңа күрә һаман да альбом чыгара алмыйм да.

Хәзер син профессиональ җырчымы?

Минемчә, юк. Һаман да вокал дәресләренә йөрим. Кеше, гомумән, гел үсештә булырга тиеш дип уйлыйм. Ә аның өчен үз өстеңдә эшләргә, бер урында гына утырмаска кирәк.

Ирең белән аерылышуны кичергәч, кире сәхнәгә кайттыңмы?

2010 елда аерылып, 2011дә икенче тапкыр кияүгә чыктым. 2012 елда икенче баламны таптым. 2015тә өченчесен. Мин өч бала әнисе, Аллаһка шөкер! Сәхнәгә кире кайттым дип әйтә алмыйм. Беренчедән, балаларым. Икенчедән, ирем иҗатымны аңламый иде.

Җыр — хобби, дисең. Димәк, җырлап акча эшләми идең?

Клиплар төшереп, аларны ротациягә бирергә яратам. Сәхнәдә болай да җырчылар күп, димәк, конкуренция дә бар. Үземне артык популяр булдым дип әйтә алмыйм, әмма шулай да үз тыңлаучым бар.

Алга таба җырлауны төп эшең итеп күрәсеңме?

Иҗат итәсем килә, Алинә. Икенче иремнән аерылгач, җиңеллек тойдым. Алга таба эшләргә иде инде.

«Марат Яруллин артык үзсүзле»

Җырчы Марат Яруллин белән дуэт җырлыйсыз. Бу хакта да берничә сүз әйтче.

Әйе, Марат белән дуэт башкарырга булдык. Автор-башкаручы Гүзәлия миңа бер җыр тәкъдим итте. Миңа әлеге җыр ошады. Үзем башкарган лириканың әллә ни кирәк булмавын аңладым да Гүзәлиянең җырын башкарырга булдым. Әмма ул миңа: «Бу җыр дуэт булырга тиеш», — диде.

Ничек Марат белән җырларга уйладың?

Башка озак кына кем белән җырларга икәнен белмәдем. Гүзәлия: «Уйлыйм да әйтермен», — диде. Гүзәлиянең җавабын көткәнче, бер егет белән бу җырны башкарып карадык. Ул егет танылган җырчы түгел. Без аның белән бергә бер укытучыга вокал дәресләренә йөрибез. Ләкин ул минем белән җырларга теләмәде, чөнки аның зур сәхнәгә чыгасы килми.

Әйе, алга таба…

Соңыннан Гүзәлия Маратны тәкъдим итте. Һәм без аның белән бергә җырларга булдык.

Марат холкы буенча нинди?

Чын дөресен әйткәндә, эш башлангач, аның белән җырларга теләмәвемне аңладым. Аны үзсүзле дип уйлаган идем.

Нигә аны үзсүзле дип уйладың?

Җырга аранжировка ясарга кирәк бит инде. Миңа ул ошаткан аранжировканың варианты ошамады. Үзгәртик, дим. Кырт кисеп: «Юк», — ди Марат. Шулай итеп барыбер аңа охшаган аранжировка белән җырларга булдык инде.

Үпкәләмә, бер әйбер әйтәм. Сиңа карагач, үзең турында да үзсүзле дип әйтергә була.

Әйе, үзсүзлелек миндә дә бар. Берәр нәрсә ошамаса, мин барыбер үземнекем итәм. Язмыш миңа Маратны болай гына җибәрмәгәндер. Үзсүзлелек буенча ул минем — көзгем.

Ник: «Җырламыйм», — димәдең соң?

Мин аны берәр кая ераккарак җибәрәсем килгән иде инде. Теге руслар әйтмешли, «послать» итәргә уйлаган идем. Маратның абыйсы Ринат миңа: «Безнең дә башта синең белән эшлисебез килмәгән иде», — диде. Хәзер барысы да яхшы. Безнең мөнәсәбәтләр искиткеч. Минемчә, шулай булырга тиеш тә. Иҗатчылар бер-берсен аңларга тиеш.

Синең тагын кемнәр белән дуэтларың бар?

Минем өчен үрнәк булган Филүс Каһиров белән дуэт яздырган идек. Шулай ук Илвина белән дә бергә башкарган җырыбыз бар.

Гөлназ, Марат яшь егет. Илһамландырамы?

Аңа 26, миңа 38. Яшь инде, сүз дә юк. Маратның энергетикасы көчле, уңай. Ул мине эшләргә, иҗат итәргә этәрә. Әйткәнемчә, җыр минем өчен хобби иде, шуңа күрә мин җырны ничек дөрес итеп тамашачыга тәкъдим итәргә икәнен, ротацияләргә ничек бирергә икәнен белмим. Ә Марат барысын да белә.

«Мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым»

Кечкенә чактан ук җырлагансыңдыр?

Әйе, музыка мәктәбен дә тәмамладым. Кечкенә чакта дус кызларым белән ишегалдында концертлар куя идек.

Нишләп җырчы булырга укымадың?

Әти белән әнием фикеренчә, җырчы булу ул җитди эш түгел. Ә алар, әлбәттә, минем киләчәгем өчен борчыла иде. Шуңа күрә мин КАИда инженер белгечлеген үзләштердем. Хәзер уйлыйм: миңа ул белем кирәк тә булмаган. Инженер булып бер көн дә эшләмәдем.

КАИда түләп укыдыңмы?

Әйе, түләп укыдым. Син мине үзсүзле дигән идең бит әле. Хәзер бер әйбер сөйлим. Түләүсез бүлеккә укырга керер өчен балларым җитмәде. Ярый, әти-әни бер ел өчен түләде. Әмма барыбер безгә авыр иде. Мин, укытучылар янына барып: «Миңа түләүсез бүлеккә күчәргә кирәк», — дидем. Әгәр үземә максат куям икән, мин аңа барып җитәм. Бу — минем холкым. Укытучылар белән аерым шөгыльләнеп, сессияне бишлеләргә генә ябып, барыбер түләүсез бүлеккә күчтем.

«Гомер буе ир-ат акчасына бәйле булдым»

Гөлназ, әтиеңнең үлүенә быел җиде ел дим беләм.

Әйе, әти 2012 елда безнең арадан китеп барды. Аның инфаркт булды. Ул елларны искә алам да авыр булып китә. Беренче иремнән аерылу, кечкенә бала белән бер үзем калу, әтинең үлүе… Әти 30 ноябрь үлде. Ә шул елның 3 декабрендә әниемә 55 яшь тулды. Алар юбилейга әзерләнделәр. Ике айдан соң Казанга күчәргә планлаштыралар иде.

Әтиең нинди кеше иде?

Әти юмарт, кунакчыл иде. Аның янына кеше берәр нәрсә сорап килсә, ул гел ярдәм итәргә генә торды.

Әйдә беренче ирең турында сөйләшик.

Беренче ирем Илмир исемле. Ул — минем сыйныфташым. Никахка кадәр без дүрт ел йөрдек. Мин укуны тәмамлагач, өйләнештек. Безнең Амелия исемле кызыбыз туды.

Ни өчен аерылыштыгыз?

Аерылышуда һәрвакыт ике кеше дә гаепле була. Без яшь идек. Аның турында начар сүз сөйли алмыйм, Алинә. Бары тик Илмир белән юлларыбыз гына аерылды. Аның әти-әнисе белән дә мин яхшы мөнәсәбәттә. Әтиебез миңа әти кебек якын. Илмир белән дә яхшы аралашабыз.

Ирең акчаны синнән күбрәк эшли идеме? Мактана идеме??

Ирем, без өйләнешкәч, яхшы итеп эшли башлады. Мактануга килгәндә, ир-атналарның күбесе шундыйдыр инде ул... Имеш, мин акча эшлим, ә син минсез беркем түгел. Яшермим, мин гомерем буе ир-ат акчасына бәйле булдым.

Бу нормаль түгелмени?

Элегрәк нормаль булгандыр, ә бүген хатын-кызларның күбесе акчага мохтаҗ түгел.

Амелия әтисе белән аралашамы?

Әйе, алар гел очрашып торалар. Шуңа күрә минем Илмир турында начар итеп сөйлисем дә килми. Ул — кызымның әтисе. Шуны гына әйтә алам: аңа кияүгә чыгуыма бер дә үкенмим.

Илмир кабат өйләндеме?

Әйе, аның кечкенә генә Самира исемле кызы бар. Амелия белән Самира алга таба аралашсыннар иде. Мин бер дә каршы түгел.

Амелиягә сез аерылышканда 5 яшь булган. Ул бу «кечкенә үлемне» ничек кабул итте?

Әйе, һәр аерылу — ул кечкенә үлем, диләр. Аңа, әлбәттә, авыр иде. Беләсеңме, авырлыклар аша үткән балалар мөстәкыйль тормыш алып бара ала. Амелия бик акыллы. Бер авырлык күрмәгән кешеләр буш була ул.

«Акчада коендырды дип әйтә алмыйм»

Аерылышкач, икенче тапкыр кияүгә икенче елда ук чыккансың.

Илмир белән аерылышып, бер ай үткәч, мине икенче ирем белән таныштырдылар. Мин аның һәр сүзен тыңлый идем. Гыйнвар аенда без таныштык. Сентябрь аенда без никах укыттык.

Аның белән дә бәхетле булмадыңмы?

Бәхетле булмадым дип әйтә алмыйм. Бары тик без генә холыкларыбыз белән туры килмәдек. Әмма ул бик яхшы әти. Безнең ике улыбыз — Җәүдәт белән Роберт бар. Ул балаларга ярдәм итә, аларны ярата.

Ирең сиңа хыянәт иттеме?

Бу — бик шәхси сорау. Шуны гына әйтә алам: һәр гаиләдә төрле хәлләр була. Кайбер ялгышлар гафу ителә, ә кайберләрен кичереп булмый.

Ул сине яратмады микән?

Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм, үзеннән сора.

Бай яшәдегезме?

Алар бай. Әмма элекке ирем мине акчада «коендырды» дип әйтә алмыйм.

«Мерседес» машинасында йөрисең, дүрт бүлмәле фатирың бар…

Әйе, машина белән фатир калды. Алар минем исемдә.

«Кырык яшькә кадәр озак калмады»

Миңа гел уңыш елмая иде, дидең. Мәхәббәттә бер дә уңыш елмаймаган, әйеме?

Нишләтәсең инде, Алинә. Минем сау-сәламәт өч балам бар, Аллаһка шөкер. Ике иремә дә алар өчен рәхмәтле.

Синең хатаң нидә?

Ничек яшисең килә, шулай яшәргә кирәк. Мин нишләптер теләкләремә, ашкынуларыма киртә куеп, соңгы иремнең авызына гына карап торганмын. Шулай итеп бөтен булган энергияңне югалтасың. Гаиләм турында уйлый идем. Гаиләне саклап калыр өчен барысын да эшләдем. Икенче тапкыр кияүгә чыктым бит инде, өч балам бар дип уйлый идем. Кырык яшькә кадәр дә озак калмады. Әмма син үзең генә гаиләне тарта алмыйсың икән ул. Шуны аңладым.

Син боекма инде, яме?

Юк, бер дә боекмыйм. Миңа хәзер җиңел, канатларым барлыкка килде инде әллә?! Алга таба иҗат итәргә, җырларны ротациягә бирергә кирәк. Җырлавым хобби булып кына калмаячак. Хәзер сәхнә эшемә әверелеп бара.

Популяр булып китәр өчен акча кирәк. Кем булышыр?

Үз-үземә булышачакмын. Ярдәм итәр кешем юк. Бәлки берәр продюсер барлыкка килер. Шулай ук мин төрле мәҗлесләргә чакыруларны кабул итәргә әзермен.

Гөлназ, минем белән очрашуга килгәндә: «Татар телен генә белмим», — дигән идең. Бик яхшы сөйләшәсең бит.

Балачагым, яшь чагым Бөгелмә шәһәрендә үтте. Анда татар теле зур кулланылышта түгел. Өстәвенә икенче ирем, гомумән, татарча сөйләшми иде. «Өйдә ботка булмасын, татар теле белән рус телен бутамагыз. Русча гына сөйләшегез», — дия иде. Син сорауларыңны татарча биргәч, татар телендә җавап бирергә тырышам. Һәм булып чыга да кебек. Безгә ешрак очрашырга кирәк.

Гөлназ белән аралашкач, озак уйландым. Аның: «Аерылышкач, миңа җиңел булып китте. Әллә канатларым барлыкка килде инде», — дигән сүзләрен кабат-кабат үземә әйттем. Гөлназ искиткеч чибәр, акыллы. Ничек шулай ялгыша алган ул? Иҗат кешесенә гашыйк булуны гафу итәргә кирәктер. Хәзер ул беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел, шуңа күрә алга таба иҗат итәчәк. Гөлназдан яңа матур җырлар көтеп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100