«Яшь йөрәкләр» продюсеры Җәүдәт Гыйльманов: «Салаватны Татарстаннан читкә чыгарган беренче кеше — мин!»

Продюсер һәм композитор Җәүдәт Гыйльманов «Юность» мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» проектын оештырды. Баксаң, хәзерге эстрада җырчыларының байтагы да шул юлдан үткән икән. Рузалия апа нигә Европага чыкмый калган, Салаватның Татарстаннан беренче тапкыр читкә чыгуы кайчан булган? «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге проектны күреп, продюсер һәм катнашучылар белән аралашып кайтты.
— Җәүдәт абый, бу проект кайчаннан башланды? Аның максаты нинди? — Бу проект барлыкка килгәнгә бүгенге көндә егерме ел бардыр инде. Бик күп яшь җырчылар, бигрәк тә авылдагы халык җырларга ярата. Әмма аларның сәхнә йолдызлары буласылары килми. Менә шундый кешеләргә булышу максатыннан башлап җибәрелгән проект иде ул. Анда мин авыллардан, шәһәрләрдән, чит төбәкләрдән катнашучыларны чакырам. Кемнең җырлыйсы килә, шул килә. Ул миңа ошадымы, мин аны чакырам. Монда «син әйбәт, ә син начар җырлыйсың» дигән әйбер юк. Иң мөһиме — җырлау теләге булырга тиеш. Әлеге концертта инде без иң-иңнәрне җыеп, сәхнәгә беренче адымнарын ясый башлаганнарны чакырдык. Проект ике айга бер тапкыр уздырыла. Урицкий исемендәге мәдәният йортында да, уналтынчы заводның мәдәни үзәгендә дә булды.— Шул вакыт аралыгында алга таба үсеп киткән җырчылар да бардыр? — Наил Табанаков, ИлГәрәй, Нурзадә, кытай татары Әхмәтҗан Торсынтай, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Вадим Захаров, Алимә Сафина һәм башкалар. Алар барысы да бу проектта катнашкан, аның аша үткән кешеләр. — «Яшь йөрәкләр» яшь җырчыларга үсеп китәргә мөмкинлек бирәме? — Күп җырчылар өйләренә кайткач «мин Казанда концерт куйдым» дип мактана, алар өчен ул бик зур сәхнә дип санала. Дөрестән дә, Чистайдан, Түбән Камадан киләләрме, алар авыз тутырып, «мин Казанда концертта катнаштым» дип әйтә ала. Яшь җырчылар өчен ул зур мөмкинлек. Кемдер мәдәният сараенда, заводта эшли, әмма аның җырлыйсы килә, таланты бар. Шуңа күрә без аларны чакырып, монда катнаштырабыз. Берсенә дә: «Мин синнән йолдыз ясыйм, зур итеп күтәрәм», — дип әйтмим. Гади генә: «Мин сезне бу концертта катнашырга чакырам», — дим. Залда ун, йөз илле, өч йөз кеше булсын, концертны без һәрвакыт куя килдек һәм хәзер дә куябыз. Акча эшләү дигән максат юк. Катнашучылар арасында ун яшьтән башлап, җитмеш өч яшьлек кешеләр булды.— Әлеге катнашучыларны Сез тыңлап карап сайлап аласызмы, нинди үзенчәлекләренә игътибар бирәсез? — Әйе, мин сайлыйм, карыйм. Алар миңа ошарга тиеш. Мин үземне әллә кем дип санамыйм. Миңа «җырлый алмый бит бу» дип килеп әйткән кешеләр булды. «Ул миңа ошаган. Бетте», — дип әйтәм. Миңа шул җиткән. Кемгә ошый, шул алга таба алып барсын. Ошамый икән, чакырмыйм. — Әлеге проект үзегезнең җилкәгездә генә барамы? — «Юность» мәдәният йортында бергәлектә эшли башладык. Апрель аенда һәвәскәр яшь авторлар фестивален үткәрдек, хәзер һәвәскәр җырчылар проекты алып барабыз. Шулай ук «Полимер» мәдәният йортына да рәхмәтлемен, алар мине һәрвакыт кертә. Алла боерса, киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм. «Рузалия апага 50 яшь кенә булса, Европага чыгарыр идек!» — Рузалия апа («Йөрүзән» җыры белән танылды — ТИ) — минем әнинең бертуган сеңлесе. Бер кайтканда аның җырлавын ишеттем дә. Хатыным: «Әллә кемнәрне яздырасың, чыгарасың, менә бит, ничек матур җырлый. Истәлеккә яздырып кал», — диде. Аны шул ук атнада Казанга алып килдем, яздырдым. Айрат Волков дигән дустыма күрсәттем, ул башкачарак яздырып карарга тәкъдим итте. Рузалия апага ул вакытта 73 яшь иде. 50 яшь кенә булган булса, без аны Европага чыгарыр идек, чөнки безне фестивальләрдә катнашырга Европага кадәр чакырдылар. Әмма Рузалия апаның апасы Разия апа бәйләнеп йөрмәскә кушты. Рузалия апа Россиянең федераль каналларына да чыкты. Безнең өчен зур проект иде ул. Минем җырларны бүген мари, чуваш, уйгыр, кытай, рус телендә җырлыйлар. Шул җиткән инде! — Киләчәктә проект дәвамлы булырмы? — Киләчәктә дә ул дәвам итәчәк, ташлыйсым килми. Әлегә көчем бар. Мин исән булганда проект эшләячәк. «Салаватны Татарстаннан читкә чыгарган беренче кеше — мин!» — Минем баҗай — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әсхәт Хисмәт. Концертлар оештырып йөргәнемне ишеткән, килде дә: «Кара әле, баҗай, театрда концерт оештырасы иде, ярдәм итә алмассыңмы», — диде. Мин артистлар чакырдым, барысын да акчага оештырдым. Мин аны бушка оештырырга тиеш булган икән бит! Шунда Рәшит абый Шамкай: «Күпме чарада катнашкан булды, беренче тапкыр акчага оештыручыны күрәм!» — дип шаккатты. Бервакыт, Салаватны чакырырга иде, диделәр. «Без инде аның янына өч тапкыр бардык, ул безне «послал», — диләр. Ул вакытта миңа Салават булсын ди, Гайфулла Авзалов булсын ди — берсен дә белмим, мин аларны тыңлаган да юк. Салават янына киттем, Камал театрында таптым аны. Чыгыш ясый торган җир Казаннан 240 чакрым ераклыкта иде. «Турыдан 120 чакрым гына барасы», — дидем. Ризалашты бу. Ну, мин аңа турыдан барыр өчен урман аша үтәргә кирәклеген әйтеп тормадым, әлбәттә. Салаватны Татарстаннан читкә чыгарган беренче кеше — мин! «Яшь йөрәкләр» проектының катнашучыларына күчик. Сәхнә артында кызлар гына түгел, егетләр дә очрады, чөнки эстрадада хатын-кыз затын еш күрергә күз ияләшкән. Күзләрендә — ут, дәртләре ташып тора. Кемнәрдер үз ләззәте өчен генә җырласа, кемнәрдер инде киләчәккә бөек планнар белән яна. Үзеләренең хис-кичерешләрен алар түкми-чәчми сөйләп бирде.«Татар телендә дә җырлап карау минем өчен кызык булыр иде» Марий Эл республикасы эстрадасы җырчысы Алиса Ший: — Күптән түгел Марий Элдан күчендем. Җәүдәт абыйны күптәннән беләм, чөнки туган ягымда мин мари эстрадасы җырчысы булып саналам. Аның белән сәхнә артында аралашкан булды. Хәзер инде алга таба да хезмәттәшлек итәргә җыенам. Әлеге проект барышында мин татар эстрадасы җырчыларын да күзәтә алам, үземне дә күрсәтү мөмкинлеге бар. Проектта мари телендә ике җыр башкарам, үземнең милли костюмым бар. Сәхнәдә беренче ел гына түгел, тәҗрибәм бар. Йошкар-Оланың мәдәният һәм сәнгать көллиятен һәм университетны тәмамладым. Җырга мәхәббәт — минем дөньям ул. Музыка эстетика һәм әхлак ягыннан тәрбия бирә. Киләчәккә планнарым да бик зур. «Яшь йөрәкләр» проекты белән эшләргә, артист буларак үсәргә телим, тагын да тәҗрибәлерәк буласым килә.Мин экспериментлар яратам. Шуның өчен татар телендә дә җырлап карау минем өчен кызык булыр иде, әмма моңа тырышлык кирәк. «Сәхнәдә беренче адымнарым ясалу Җәүдәт абый белән бергәләп эшли башлаганга бәйле» Татар эстрадасы җырчысы, «Алтын Барс» премиясе иясе Алимә Сафина: — Алимә, хәзер син танылып килгән эстрада йолдызы. Кайчандыр Җәүдәт абыйның проектында да катнашкан булгансың. Әйт әле, ничек һәм кайчан башланды бу танышлык? — «Барс медиа» компаниясе «Йолдызлар фабрикасы» конкурсын игълан итте, шунда мин дә катнашырга уйладым һәм финалга үттем. Ул вакытта миңа нибары унбиш яшь иде. Финал концерты «Урицкий» мәдәният йортында булды, кастингта «Татар җыры» музыкаль премиясендә кемнең кайсы артист белән җырларга тиешлеген билгеләделәр. Мин Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова белән дуэт башкарырга тиеш идем, әмма кинәт кенә авырып киттем, мине гайморит авыруы белән хастаханәгә алып киттеләр. Зәйнәп апа белән дуэт җырлаячагымны белгәч шатланганнарымны белсәң, ул бит минем иң яраткан җырчым! Мин төшеп калдым. Аннан соң Җәүдәт абый белән эшли башладык, җырлар иҗат иттек. Еллар узгач, кабаттан яңа сулыш белән сәхнәгә чыктым, «Барс медиа» белән эшли башладым, Барс премиясенә лаек булдым. — Бу проектка ни өчен килдең? — Дөресен әйткәндә, мин проектка килүемне әле генә белдем, мин шок хәлендә! Җәүдәт абый беркөнне шалтыратты да: «Алимә, гастрольләрең юкмы, килә аласыңмы?» — диде. Тоттым да килдем әле. «Яшь йөрәкләр» проектына эләгүемне белмичә дә калдым, чөнки Җәүдәт абый иҗат кичәсенә чакырды да, килгәч кенә кая эләккәнемне аңладым.— Татар эстрадасын күзәтәсеңдер, җырчы булып китәргә теләүчеләр күп, әмма күтәрелеп китәргә авыр. «Яшь йөрәкләр» кебек проектлар башлангыч этапта ни дәрәҗәдә кирәк? — Минем өчен сәхнәдә беренче адымнарым ясалу Җәүдәт абый белән танышканга күрә һәм бергәләп эшли башлаганга бәйле. Ул мине кастингта күрде, ул вакытта әле унбиш яшьлек бала белән эшли башлады. Күпме гомер үзды, без бала килеш бик күп гастрольләрдә йөрдек. Шулай итеп, Җәүдәт абый иҗади юлымда мөһим кеше булды, һәм мин аңа бик рәхмәтлемен. Лилия Погудина: «Җәүдәт абыйның җырлары белән бәйгеләрдә беренче һәм икенче урыннар алдык» — Мине проектка Җәүдәт абый Гыйльманов чакырды, без аның белән күптәннән дуслар. Студент вакытта ук ул мине күреп алды, җырларын тәкъдим итте. Шул вакыттан бирле җырларын җырлап йөрим һәм бүгенге концертны да мин башлап җибәрәм. Әлеге проект аша мин кешеләргә иҗадымны тәкъдим итәм, шуның белән үземә яхшы эмоцияләр алам. Төп шөгылем бөтенләй башка өлкәдә, җырлау минем өчен хобби гына, мин — үзешчән башкаручы. Биш-алты ел элек тә ашыгыч рәвештә җырлар кирәк булганда гел Җәүдәт абыйга мөрәҗәгать итә идем, аның җырлары белән бәйгеләрдә беренче, икенче урыннар алдык.Гөлназ Исрафилова: «Зур сәхнәләрдә, югары дәрәҗәдә җырламасак та, артист өчен халык алдында чыгыш ясау мөһим» — «Яшь йөрәкләр» белән танышып китүемнең төп сәбәпчесе — Җәүдәт абый. Студентлар язы конкурсында катнаштым һәм ул мине үзе янына чакырды, миңа бик күп җырлар язды. Җәүдәт абыйның җырларын балалар белән дә өйрәнәм. Шулай итеп, без аның белән күп еллар аралашабыз һәм иҗади яктан бер-беребезгә булышып торабыз. Бу проектта катнашу, беренче чиратта, аралашу да. Монда яшь җырчылар бар. Вокал укытучысы буларак, үземә яңа тавышлар ачам, тыңлыйм һәм үземнең, укучыларымның хаталары өстендә эшлим. «Яшь йөрәкләр» яшь җырчылар өчен башлап китәр өчен ярдәм итә, андый проектлар булырга тиеш. Зур сәхнәләрдә, югары дәрәҗәдә җырламасак та, барыбер, артист өчен халык алдында чыгыш ясау мөһим аспект. Чыгыш ясый-ясый җырчы ачылырга һәм үзенең кимчелекләрен төзәтә белергә тиеш. Бүгенге көнгә кадәр әлеге проектның яшәве, оештырылуы яхшы, туктап калмасын иде. Җәүдәт абыйга рәхмәт, зур молодец ул. Безне яңа җырлары белән гел сөендереп торсын. Ләйсән Минсафина: «Профессиональ җырчы булырга вакыт күп кирәк, шуңа үзешчән җырчы булып йөрим» — Җәүдәт абый белән студент елларында таныштык. Композитор һәм продюсер булуын белгәч җырлар да ала башладым. Ике ел элек мине «Инеш» төркеменә солист булып җырларга чакырды ул. Шунысы кызык: музыка уен коралларында уйнаучыларның барысы да рус милләте кешеләре. Кая чакыралар, шунда барабыз. Профессиональ җырчы булырга вакыт күп кирәк, шуңа үзешчән җырчы булып йөрим. Үзешчән җырчы тагын кайда чыга ала? Үзеңә җырларга бик авыр бит. Шуңа күрә мәдәният йортларында чыгыш ясарга чакырсалар — үсеш өчен бик әйбәт. Әгәр Җәүдәт абыйның җырларын алып, концертларында җырларга сүз бирәсең икән, ул җыр өчен акча алмый, җырны сатмый. Шулай да җырларына ротация ясыйсың, ул аңа да, сиңа да файдага була. Тамашачының кабул итү-итмәве артистның үзеннән тора. Халык өчен җырлый икән, ул реакцияне үзеннән-үзе сизәчәк. Әгәр җырчы үзе өчен, үзен күрсәтер өчен яисә җырын күрсәтер өчен генә җырласа, халык аны сизәчәк. Шуңа күрә кабул итмәскә дә мөмкин. Рөстәм Егоров: «Бу проекттан әзер артист булып чыгасың» — Беренче тапкыр Җәүдәт абый белән «Бала Тюрквижн» конкурсында таныштым. Шуннан концертларда катнашып йөри башладым. Мондый проектта тамашачы өчен үзеңне күрсәтү — зур форсат. Шул ук вакытта башка артистлар белән аралашасың, тәҗрибә белән уртаклашасың. Иҗади яктан ул бик ярдәм итә, «болай эшләргә ярый, ә болай ярамый икән» дип үзеңә нәтиҗәләр ясыйсың. Үзешчән булып башлыйсың, әмма югарырак дәрәҗәгә күтәреләсең. Бу проекттан әзер артист булып чыгасың. Җәүдәт абый кеше буларак та, продюсер буларак та гап-гади холыклы. Үзенең киңәшләрен биреп тора. Әлегә Казанда музыка көллиятендә белем алам, әле миңа 17 генә яшь. Алга таба иҗади яктан үсәсем килә.Ленур Алимов: «Проект кешегә үсеш бирә» — Җәүдәт абый белән без студент елларыннан бирле беләбез, проектта катнашырга тәкъдимнәре аның һәрвакыт булып торды, бүгенге көндә аның продюсерлыгы астында «Инеш» дип аталган музыкаль төркемебез оешты, әле дә эшләп килә. Әлеге төркемнең уен коралларында уйнаучы егетләре — рус милләтеннән. Әмма без алар белән татар халык җырларын алып, үзебезнең стиль һәм ритм белән татарча рок жанрында башкарабыз. Җәүдәт абыйның начар кеше түгел икәнен ишетеп белә идем. Инде иңне-иңгә куеп берничә ай эшлибез, бу сүзләрнең рас икәненә инандым. Мондый проектларда катнашу миңа этәргеч бирә. «Син җырлыйсың ахры, кайларда чыгыш ясыйсың?» — дип сораганнары булды. «Юыну бүлмәсендә, көзге каршында, гаиләм өчен җырлыйм», — дип җавап кайтара идем. Шушы дәрәҗәдә яшәп килдем. Хәзер инде барысы да башкача. Проект кешегә үсеш бирә. Әлегә җырлавым хобби дәрәҗә генә, проект булып эстрадага кереп китәрбез дип өметләнәм.«Яшь йөрәкләр» проекты концертына кече яшьтәге балалардан алып, олы яшьтәге өлкән кешеләргә кадәр килгән иде. Керү ирекле бит, диярсез. Әйе, монда теләгән һәр тамашачыга да керергә мөмкинчелек бар иде. Җәүдәт абый Гыйльманов билгеләп узганча, «бу — хәйрия концерты кебек». Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр акча салды. Проектның алга таба да дәвамлы булуын теләп калабыз. Ә Җәүдәт абый кебек изге эшләр эшләүче продюсерлар күбрәк булсын иде.