Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тударак, сюдарак" җырын башкаручы Альбина Кармышева татар телен яратуын, ләкин татар җырчыларын тыңламавын әйтте

Җырчы Альбина Кармышева татар эстрадасында киң таралмаган “квартирник” форматындагы тамаша үткәрде. Әлеге формат татарча ничек атала микән дигән сорауга җавап тапмадым. Квартира – фатир булгач, “фатирник” дип әйтергә рөхсәт итегез. 

news_top_970_100
"Тударак, сюдарак" җырын башкаручы Альбина Кармышева татар телен яратуын, ләкин татар җырчыларын тыңламавын әйтте

“Фатирник” – ул...

Әгәр бертуктаусыз әйтелгән рәхмәт сүзләрен алып куеп, сценарийга шигърият тә кертсәң, элекке гасырларда төрле сәнгать әһелләре үткәргән җыелыш дип әйтер идем әлеге тамашаны.

“Фатирник” – фатирда уза торган “мини-концерт”, анда, кагыйдә буларак, акустик инструментлар белән музыкантлар чыгыш ясый.

Концертлар тамаша залларында барганда, урын күп була. Ә монда исә бер бүлмә, һәм әлеге бүлмәдә барлык тамашачылар да үзенә урын табарга тиеш. Бу – “фатирник”ларның бердән-бер тискәре ягыдыр, мөгаен.

Миннән: “Әлеге чара кайда булачак?” – дип сорагач: “Фатирдадыр”, - дип ялгышканмын. Альбина безне үзенең фатирына чакырмаган икән. Ул бүлмәне арендага алган.

Тамашага килү чыннан да кунакка барган кебек булды. Ашадык, бераз гына ял итеп, җырлаштык та, соңыннан торт белән чәй эчтек. Күчтәнәч кенә алып килмәдек. Ярый әле үзебез генә андый түгел идек. Кешегә кунакка барганда, буш кул белән килмиләр иде инде. Онытылган. Гафу.

Синең мәгънәле җырларың бармы?

Рус теле белән татар телен бер җырга кушу күренеше белән тамашачылар таныш.

Җырчы Ләйсән Мәхмүтованың “Мәхәббәт тамчылары” җыры искә төште. “Тамчыларга сокланам, “люблю тебя, не забуду” дигәнеңне яратам”, - дип җырлый ул. Әйтерсең лә, татарда “яратам сине, онытмам” дигән сүзләр юк. 

Элвин Грей белән Уразова "Красивая, хороший" җырына татар, рус, гарәп сүзләрен кушып җырладылар (соңыннан шул җыр өчен сугыша да яздылар).

Альбина Кармышева исә барысын дә уздырган. "Тегендәрәк, мондарак" сүзләрен “Тударак, сюдарак”ка әйләндереп җырлый.

Белмим, сүгәргәме, мактаргамы. Шуны гына әйтә алам: минем белән сөйләшкәндә, Альбина үзен татар эстрадасы җырчысы дип атамады. Шуңа күрә сүкмим. Ләкин җырында шундый сүзләр бар: "Мин сезгә аены әйтәмен чын татарка буларак".

Бу җыр мәдәният министрлыгы аша да, татар радиолары редакторларының кулы аша да үтмәгән. Ул ватсап аша тамашачыларның колагына гына барып җиткән. Сез аны бу язмам астындагы видеодан да карый алырсыз. 

"Тударак, сюдарак"ны тыңлаганнан соң, бер апаң Альбинага “Инстаграм”да: “Синең мәгънәле җырларың бармы?” – дип язган. 

Ә кайда язылган җырчы гел мәгънәле җырлар гына җырларга тиеш дип? Ниндине җырлыйсы килә, шундыйны җырласын дим мин. Килешәсезме?

Әгәр дә әлеге җырны берәр радиодан ишетсәк, радио редакторына шелтә әйтә алыр идек. Радиоларда, җырда җырланганча, “мондарак-андарак” кебек җырлар яңгырарга тиеш түгелдер. Ә әлегә җыр бары тик киң таралган “ватсап”та гына сәфәр итә. Миңа да җибәргәннәр иде. Карадым, җибәрүчеләренә рәхмәт әйттем.

Фуршет!

Бу көннәрдә Альбина үзенең туган көнен үткәргән иде. Шул уңайдан ул котлаулар да кабул итте. Бәйрәм булгач, өстәлсез булмый. Фуршет булды. 

Альбина молодец, тырышкан. Өстәлдә тәм-томнар төрледән иде. Хәтта шампанын да куйганнар. Согы да бар иде. Кызыгы шул: шампан белән сокның төсе бер! Аерып булмый, иснәсәң генә аерасың. Ялгыш, сок эчәм дип, шампанга үрелүчеләр дә булгандыр.

Татар журналисты: “Өстәлгә алкоголь куйган”, - дип ачуланырга тиеш микән инде? “Эчегез”, - дип беркемнең дә авызына аударып салмадылар анысы. Шешәләр тиз бушады үзе. 

“Кызлар-пати”

Альбинаны котларга “Кызлар-пати” килгән иде, бу төркемдә булган апалар, тартынып тормыйча, Альбина куйган эчемлекләр белән сыйландылар. Аңламадым мин аларны. Альбинага көч бирергә кирәк бит инде. Тамаша башында карап утырдылар, биеделәр, кул чаптылар... Бер мәлне юк булдылар бит. Эчке бүлмәгә кереп киттеләр.

Мин дә кереп чыгарга булдым. Өстәлдә сок түгел иде... 

Альбина җырлаганча, “тударак-сюдарак”, ягъни “тегендә-монда” йөрделәр алар. Бер керәләр, бер чыгалар.

Тагын бер хәл булды әле. Аның турында да языйм. Күз алдыгызга китерегез: Альбина җырлый, шул ук вакытта эчке бүлмәдән кемнеңдер көлүе ишетелә. “Ха-ха-ха”, - дип көләләр. “Апалар-пати” онытылып киткәннәр, ахыры. 

Үзләрен “Кызлар-пати” дип йөртсәләр дә, күптән апалар, әниләр инде алар. 

Илле ике яшьлек кәләш

Альбина белән аралашканда, “фатирник”та шигърият җитмәгәнен әйттем. Ул килеште. Алып баручы Әлфия Хәбибуллина шунда иде, нишләп аңа шигырь сөйләтмәделәр икән?

Әлфия апага илле ике яшь. Ул Илфак Шиһаповның юморескасын күрсәтте. Бу чыгышның мәгънәсен аңламадым. Тагын мәгънә эзли инде бу, димәсеннәр дип, акылсызга сабышып, Әлфия апаның чыгышын бары тик тыңлап кына утырырга булдым. Барыбер аңламадым.

Кияүгә чыгарга җыенган туташ ролендә чыкты ул.

“Дус кызым кияүгә чыкты. “Арбуз гына ашап ятармын”, - дигән иде. Күп тә үтмәде, арбузны эченә йотып, кире кайтты”, - дип сөйләде Әлфия апа. Кыскасы, дус кызы авырлы булып аерылган. Әлфия Хәбибуллина шуны көлке итеп халыкка сөйли.

Егерме яшьлек кызга тузган язмаган сүз сөйләп басып тору килешер иде, Әлфия апа! Ләкин сезгә, иллесен тутырган нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага, бу чыгыш бер дә килешмәде.

Чын татарча “фатирник”

“Фатирник”ларда җылы, уңай атмосфера булырга тиеш дип аңлыйбыз. “Беренче мәхәббәт”, “Ай, был-былым”, “Туган як” җырлары ишетелгәч, теге “квартирник” чыннан да татар “фатирнигы”на әйләнеп куйды.

Бер кирәкмәгән тавыш юк. Бары тик баян, гитара һәм Альбина тавышы.

Альбина Кармышева Казанга унсигез яшендә Мордовия республикасыннан килгән. Аның укытучысы – Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. Бүген Альбина кияүдә, аның кызы һәм улы бар. Ул җырлар яза, балаларга вокал дәресләре бирә.

“Тискәре сүзләрне ишетергә күнектем”

Альбина белән сөйләшеп алдым. Әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәм.

- Альбина, нигә нәкъ менә әлеге форматны сайладың?

- “Квартирник” гадәти формат түгел. Мин күптәннән аны үткәрергә тели идем. Иҗади кичәләр үткәргәнем булды. Әлеге кичәләрдә миңа бер әйбер ошамый иде: официантлар эшләп йөриләр, килгән тамашачының игътибарын үзләренә юнәлтәләр. Мин тамашачыларга да, миңа да уңайлы шартлар тудырырга теләдем. Бәлки кайбер җырларда репетиция җитеп бетмәгәндер дә. Беләсезме, минем ниндидер бер сценарийга гына таянып, калыпларга кереп, тамаша ясыйсым килмәде.

- “Квартирник”ның урыны нинди булырга тиеш?

- Ачык һава, рестораннар, концерт заллары әлеге форматка туры килми. Без сайлаган урын минем өчен серле. Лев Толстой яшәгән кирпечле бинаны сайладык.

- Әлеге проект белән башка шәһәрләргә барырга уйлыйсыңмы?

- Әлбәттә, барырга планнар бар. Волгоград, Мәскәү, Саранск, Питер шәһәрләренә барачакбыз. Казахстанның Уральск шәһәренә дә юл тотачакбыз.

- Әлеге формат татар эстрадасына туры киләме?

- Юк дип уйлыйм. Мин үземне татар эстрадасының бер өлеше дип санамыйм. Мин шансон, балладалар башкарам. Татар эстрадасында җырларның күбесе бер-берсенә охшаган. Беркемне дә үпкәләтәсем килми, ләкин мин татар җырчыларын тыңламыйм.

- Синең турыда тискәре сүзләр дә язалар. Күбесе иҗатыңны аңлап бетерми, әйеме?

- Әйе, чөнки мин башкалар кебек иҗат итмим. Әлеге ике соравыңны бер итеп шуны әйтәсем килә. “Сез татар эстрадасын бозасыз”, - дияләр миңа. Мин татар эстрадасына кагылышым бар димим. Ә тискәре сүзләрне мин ишетергә күнектем.

- Әлеге сүзләрне ничек кабул итәсез?

- Елап алырга да мөмкинмен. Иҗат кешесе буларак, мин сытык, сәда. Мине тынычландырган әйбер – ул минем гаиләм. Аллаһка шөкер, ирем, балаларым бар. Котыра-котыра эшләп, айлап гастрольләр белән йөрисем килми.

- Иҗат итеп, акча эшләп буламы?

- Мине төрле чараларга чакыралар. Иҗатымны яратучылар бар. Укытучым миңа берсендә: “Әгәр акча түлиләр икән, димәк, бу – иҗат”, - дигән иде.

- Нишләп рус телендә сөйлисең?

- Мин русча уйлыйм, шуңа күрә рус телендә аралашам. Ләкин татарча да сөйләшә алам. Әйткән һәр сүзеңне аңлыйм.

Иҗат иткәндә, нәрсә мөһим?

- Чын күңелдән иҗат итәргә кирәк. Минем үз тамашачым бар. Әйе, алар 300 мең түгел. Ләкин барыбер алар бар, һәм мин аларның миңа көч өстәп торуларын тоям. Тамашачы ихлас булмауны тиз арада сизеп алырга мөмкин. Аларны алдап булмый. Мин татар телендә дә, рус телендә дә иҗат итәм. Укучыларымның күбесендә, бары тик минем дәресләремә йөри башлагач кына, татар җырлары белән кызыксыну уянды. Мин татар телен яратам!          

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100