Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Сезнең кебек яши алмыйбыз дип мескенләнгән кешеләрне яратмыйм»

Данир Сабиров белән очрашып сөйләштек. Сәхнәдән карасаң, Данирны тик тормас, гел сөйләшеп кенә торучы дип күзалларга була. Ә аның белән күзгә-күз карашып сөйләшкәч, тыныч кеше икәнен аңладым.

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Сезнең кебек яши алмыйбыз дип мескенләнгән кешеләрне яратмыйм»
Александр Эшкинин

Данир, кешегә ышанып, янганың булдымы?

Булды, әлбәттә. Яши-яши, өйрәнергә кирәк. Әле һаман да ышанам. Алданмыйча, тәҗрибә җыеп булмый.

Кирәк булганда алдарга ярыймы?

Белмим. Үземнең алдаганымны төгәл хәтерләмим. Булгандыр, мин дә кеше бит.

Күз алдыңа китер: син дөресен беләсең, ә сине алдыйлар.

Сүз дә әйтмәячәкмен. Алдаганын, буш сүз сөйләгәнен белсәм дә, төзәтмәячәкмен. «Әйе», — дип, баш болгап торачакмын. «Әйе» нең башы авыртмый, диләр.

Популярлыгың аркасында гына синең белән дус булучылар бармы?

Андыйлар бардыр инде ул. Ничек тә булса алар белән аралашмаска тырышам. Бер дустым бар. Ул иҗатымны да ярата, шул ук вакытта аның минем белән дуслашасы да килгән. Аның белән без якын аралашабыз.

Дусларың күпме?

Дуслар күп булмый. Иптәшләрем күп, ә дуслар санаулы гына. Балачак дустым да бар.

Син кыйммәтле машиналарда йөрисең, үз өең белән яшисең. Дусларың арасында ипотека түләп яшәүчеләр бармы?

Кешеләрне акчасына карап бүлергә кирәкми. Энекәшем ипотека түли. «Син ипотека түлисең», — дип аны читкә этеп булмый бит. Миңа: «Әй, без сезнең кебек яши алмыйбыз», — дип мескенләнгән кешеләрне яратмыйм. Андыйлар белән аралашмыйм. Кешене бай һәм хәерчегә бүлмим. Байлык бер айлык бит ул.

Ә нәрсә мәңгелек?

Ярлылык, тота белсәң — мәңгелек, дип әйтә ди берәү. Аллаһы Тәгалә мәңгелек.

Сез Миләүшә белән өйләнешкәндә акчаң бар идеме?

Өйләнгәндә, минем бернәрсәм дә юк иде. Җиде ел Миләүшәнең әнисенең фатирында яшәдек. Безнең арада «синеке-минеке» дигән әйбер беркайчан да булмады. Дөресен әйтим, «теща»мның өенә керү минем өчен оят иде.

Нинди машинада йөрисең?

Менә сез мине иң популяр ун җырчы арасына керткән идегез. Шушы җырчылар арасында иң гади машина минеке. Мин «Хендай Гранд Старекс»та йөрим. Хатыным Миләүшәдә «Инфинити» машинасы. Икесе дә тотылган килеш сатып алынган. «Инфинити»ны 2 млнга сатып алдык. Ә калган артистлар йөргән «Лексус»лар 6 млн тора. Шуңа күрә әллә нинди текә машиналарда йөрим дип мактана алмыйм.

Син кыйммәтле машина сатып ала аласың бит. Нишләп алмыйсың?

Әйе, сатып алырга мөмкинлегем бар. Әлегә артык кыйммәтле машина сатып алуны кирәк дип тапмыйм.

Акчаңны кая куясың?

Эшләгән акчамны күбесенчә балаларга сарыф итәм. Ике кыз үстерәбез, аларга акча кирәк. Бүген хатын-кызлар шөгыльләнгән иң популяр спорт төре — гимнастика. Былтыр Мәрьямне «сборы»гы җибәрергә булдылар. Анда барыр өчен, 200 мең кирәк, диделәр. Без акчаны кызгандык. Шушы 200 меңгә гаиләбез белән Төркиядә ял итеп кайта алабыз. Шулай итеп без: «Юк, бармыйбыз», — дидек тә, биш минут та үтмәде, Мәрьям урынына башка баланы куйдылар.

Быел бардымы?

Былтыр Мәрьямне җибәрмәгәч, әни безне бераз ачуланып алды. Тагын чакырырлармы, юкмы, кем белсен. Быелны да чакырдылар. Әни белән икәү барып кайттылар. Гомумән, 300 мең түләдек. Әле күптән түгел Мәскәүдә «сборы»лар булды. Анда 200 мең түләдек. Һәр бер ярыш — әз итеп әйткәндә, егерме мең. Нинди заманадыр бу, белмим. Бару, кайту, купальниклар…

Кече кызың да бу спорт төренә тартыламы?

Әйе, әле менә ике ай гына шөгыльләнә. «Барасым килми», — дип елаган көннәре дә була инде. Әгәр балада теләк һәм сәләт юк икән, аны көчләп йөртергә кирәк түгел дип уйлыйм. Мин үзем дә шул юлны үттем. Әлегә тренерлары төгәл бер сүз әйтми. Йөреп карасын, дибез.

Үзем дә шул юлны үттем, дисең. Нәрсә булган иде?

Мине әни көчләп баянга йөртте. Мин баянда уйный алам. Ноталарны өйрәттеләр бит, әмма барыбер миңа баянда өздереп уйнау бирелмәгән. Минемчә, баянчы — ул көйне ишетүгә үк уйнап җибәрүче.

Эстрадада көндәшлек бармы?

Көндәшлек, көнчелек, конкуренция бөтен җирдә дә бар. Кемдер бер-берсе өчен шатлана белә, ә кемдәдер начарлык эшләү теләге туа.

Бүген син популяр. Тагы да популяррак булырга омтыласыңмы?

Минем очракта булганын югалтмаска кирәктер. Алга таба популяр булу — ул рус эстрадасына юл тоту. Ә минем җаным татар. Ә татар эстрадасында алынасы алынган инде.

Ә исемнәр?

Ул атказанган исемнәрнең ничек бирелүен үзең беләсең. Исем артыннан йөрмим. Булса, булыр, булмаса, булмас инде. Бездә бит танышлар кирәк…

Синең танышларың бар бит.

Әйе, танышларым бар, әмма мин: «Миңа исем кирәк», — дип йөрмим. Үз вакыты, үз җае булыр әле. Халык: «Сезгә күптән исем бирелергә тиеш», — дип язалар. Сәхнәдә бер унбиш ел эшләп, шул исемне алсам, барыбер: «Аңа ул исемне нәрсәгә бирделәр инде?» — дип сораучылар булачак.

Салават Фәтхетдинов булганга гына Данир кеше булды, диләр…

Чәйнәүчеләр беркайчан да бетмәячәк. Кемдер аркасында кеше булу? Ничек була ул? Белмим. Үз концертларымны үзем оештыра башладым. Салават абый минем өченче концертыма килде. Беренче, икенче сезоннарда да чакырсак та килмәде.

Салават абый сиңа үзе нәрсә дия иде?

Салават абыйның: «Синнән артист килеп чыкмаячак. Тавышың юк» дигәне бар. Бүген ул миңа: «Мин теге вакытны артист була алмаячаксың, дип махсус әйттем. Син тырышсын дип әйтелгән сүзләр ул», — ди.

Популяр булып китәр өчен акча кирәкме?

Бу сорауда акча роль уйнамый. Мин үзем акча аркасында күтәрелмәдем. Халык җыя алмаучы артистлар бар. Алар үзләренә миллион тыксалар да, халык җыя алырдай артист булмаячаклар. Ротацияләргә түләр өчен акча кирәк, берсүзсез. Әмма миңа җырларымның радиода, телевидениедә яңгырап торуы халык җыюда әллә ни ярдәм күрсәтә дип әйтә алмыйм.

Сез юморга басым ясыйсызмы?

Әйе, яшьләрне татар юморына җәлеп итәсем килә. Юмор фестивале үткәрәсем килә. «Мунча ташы»ның җитәкчесе Гамил абый молодец. Ул да татар юморының сагында тора. Шулай ук юмор белән сугарылган «моноспектакль» уйныйсым килә. Әйтик, биш роль, әмма шул биш рольне дә мин башкарам. Бу — минем хыялым, уем. Әлегә кайчан булачагын әйтә алмыйм.

Рус эстрадасында яшьләр арасында юмор пупуляррак. Бездә дә русларда кебек Comedy Club кебек проектлар булдырылырга мөмкинме?

Башта яшьләр татарча сөйләшергә тиеш. Әгәр татарча сөйләшсәләр, булачак. Руслар баса инде әкренләп…

Балаларың татарча сөйләшәме?

Балаларым минем белән татарча сөйләшә. Миләүшә дә татарча сөйләшә белә, әмма ул русча уйлый, шуңа күрә ул русча сөйләшә. Телне саклап калыр өчен көрәшергә кирәкми, ә бары тик сөйләшергә генә кирәк.

Сине башкорт халкын кимсетүдә гаепләгәннәр иде. Бу хакта ни диярсең?

Ул вакытны Башкортстанга Президентыбыз барырга тиеш иде. Шушы очрашуның булмавын теләүчеләр бар иде. Анда зур сәясәт катнашты. Үзең уйлап кара, кызым, әлеге номер белән мин Башкортстанда күпме тапкыр чыгыш ясадым. Дүрт ел элек барлыкка килгән номер бу. Бөтенесе көлә иде. Һәм, дүрт ел үткәч, Президентыбыз анда барырга җыенгач кына, шушы әйберне күтәреп чыгардылар.

Татар җырчылары арасында «йолдызлар» бармы?

Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Әмма минем үзем турында: «Йолдыз ул», — дип ишеткәнем бар. Бөтен кешегә дә: «Мин гади, мин гади», — дип әйтеп йөреп булмый бит. Син дә минем турыда шулай дип уйлый аласың, чөнки син миңа башка җирдә очрашырга тәкъдим иткән идем. Ә минем артык буш вакытым юк, шуңа күрә безнең очрашу урыныбыз үзгәрде. Йолдызланган, имеш…

Алай уйламыйм, Данир абый.

Кешенең холкыннан тора. Элек алай дип уйламасыннар дип борчыла идем. Ә хәзер борчылмыйм.

Кеше җирләгәнең бармы?

Тере мәетне юганым да бар. Ә җирләгәнгә килгәндә, булмады түгел.

Үлемнән курыкмыйсыңмы?

Юк, үлемнән курыкмыйм. Әмма иртә үлемнән куркам. Яман чирләр белән авырырга язмасын. Язмыштан узмыш юк. Шулай ук Ходай сакланганны саклар, ди. Сакланабыз, әмма язылган булса, бернәрсәне дә үзгәртеп булмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100