Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: “Гайбәтләргә елмаеп карарга өйрәндем”

Зәмирә Рәҗәпова – журналист һәм алып баручы. Гади авыл кызы берүзе Казанга килеп, яши башлый. “Кая барганымны белмичә, чыгып киттем”, - дип сөйләде ул миңа. Казанда аның ерак апалары яшәгән, Зәмирә бирелгән адрес буенча аларны эзләп барган, ә алар инде башка фатирга күчеп киткән була. Зәмирә Рәҗәпованың язмышына күз салыйк әле.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: “Гайбәтләргә елмаеп карарга өйрәндем”

“Салават абый Роберт Миңнуллинның сеңлесе дияргә кушты”

- Зәмирә, язмышка үпкәләп елаган чагың бармы?

- Элек була иде, хәзер юк. Беренче гаилә белән яшәгәндә, мәсәлән. Мөгаен, ул вакытта мин әле яшь булганмындыр. Ул чакта бөтен кеше дә гаепле кебек, бөтенесе дә миңа тиеш булган кебек тоела иде. Хәзер исә аңлыйм: беренчедән, язмышка үпкәләп елаудан файда юк, икенчедән, син еласаң да, еламасаң да, Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай була. Язмышка үпкәләп елау – ул бала-чагалык.

- Син Башкортстаннан, югары белемеңне Чаллыда алдың. Укып чыккач, нишләп кире туган ягыңа кайтып китмәдең, ә Казанга килдең?

- Чын дөресен әйткәндә, беренче тапкыр Казанга килгәч, әлеге шәһәр миңа, гомумән, ошамады. Урамнары зур иде. Шулай да балачактан ук Казанга бару теләгем бар иде, чөнки Камал театры һәм “Татарстан” телевидениесе мине үзенә тарта иде. Диплом алгач, мин кире туган ягыма кайттым. Мине журналист булып район газетасына эшләргә чакырдылар. Шулай эшләп йөргәндә, бер ханым, исемен хәтерләмим, миңа: “Мин дә практикага гына кайткан идем, шулай калдым. Монда калма, бу синең дәрәҗәң, форматың түгел. Мөмкинлегең булса, кит”, - диде. Һәм мин ике меңлек хезмәт хакын алып, әнигә Казанга китүемне әйттем. Акчабыз юк иде, шул ике мең белән мәркәзебезгә юл тоттым.

- Казанда каршы алыр кешең бар идеме?

- Бер апам яши иде, ләкин төгәл аларның кайда яшәгәнен белми идем. Миңа әйтелгән адрес буенча апаларны эзләп бардым, ә алар күчкән икән. Кояш баеп килә иде. Әле һаман да хәтерлим: трамвайда ялгызым барганда, үземне олы бер җиһанда кечкенә генә бер ятим кебек хис итәм. Кая барырга да белмәдем. Ә ул елларда трамвай Камал театры аркылы үтә иде, һәм мин театр янында төштем.

- Аннан соң ни булды?

- Соңыннан театрга кердем дә Салават Фәтхетдиновны очраттым. Без аның белән таныш идек, чөнки мин Азат Хөсәенов, Азат Тимершәех төркемнәрендә бии идем. “Нишләп йөрисең? Концертлар белән килдегезмени?” – ди. “Юк, театрга эшкә урнашасым килә. Актриса булмасам да, идән юучы булып эшләр идем”, - дидем. Салават абый: “Кеше көлдереп йөрмә, югары белемле булып”, - дип җавап кайтарды. Һәм ул миңа телевидениедә эшләргә тәкъдим итте. Телевидениедә эшләрмен дип уйлаганым да юк иде, ышанасыңмы?!


- Телевидениегә тиз арада урнаштыңмы?

- Салават абый: “Син Роберт Миңнуллин белән бер районнан бит?” – ди. “Әйе”, - мин әйтәм. “Мин Илфат Файзрахмановка шалтыратып: “Синең яныңа Роберт Миңнуллинның сеңлесе киләчәк”, - дип әйтермен”, - ди. Мин бардым да Илфат абыйга шулай дидем. Илфат абыйның сүзләрен мәңге онытмам: “Син хет Шәймиевнең кызы бул, эшләмәсәң, булмый”, - диде ул миңа. “Эшли беләм”, - дидем. Шул ук көнне сюжет төшерергә җибәрделәр. Мин бер тапкыр да микрофон тотканым, нәрсәдер төшергәнем юк иде. Рус редакциясе журналисты артыннан кабатлап, сюжет төшереп кайткан идем. Шулай, әкренләп, эшләп киттем.

- Салават абый каршыңа очрамаса, кайда барыр идең микән?

- Белмим, күз алдыма да китерә алмыйм. Шулай да мин Чаллыдагы апама шалтыратып, Казандагы туганымның адресын таптым. Төнлә килеп кердем мин аларга. Өч ел аларда тордым. Мең рәхмәт аларга!

“Әти белән аралашмыйм”

- Балачагың ничек үтте?

- Балачагым бик рәхәт үтте. Авылыбызның табигате матур. Әни Үзбәкстаннан аерылып кайтты. Ул 18 яшьтә кияүгә чыккан да, шул якларга киткән. Әй, кояш баеган вакытларда өйгә кайтасы килеп, әнинең йөрәге өзгәләнгәндер.

- Аерылышуларының сәбәбе нидә?

- Әни Башкортстанга кунакка дип кайткан булган. Кайткан да, бүтән китмәгән. Югыйсә әти дә аның артыннан килгән булган, ләкин ул аңа иярмәгән.

- Әниең башка кияүгә чыкмады?

- Юк, 24 яшендә ирсез калып, безне үзе үстерде. Үги әтиле язмыш күрсәтмим, дигәндер инде.

- Әтиең белән аралашасыңмы?

- Юк, аның кайда икәнен белмим.

- Әниең Казанга килергә уйламыймы?

- Юк, уйламый да. Кыш көннәрендә балалар карашырга килеп китә, ләкин авылын ярата.

“Хыянәтен берничә тапкыр кичердем”

- Син беренче тапкыр кияүгә 26 яшеңдә чыктың. Соңмы?

- Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр. Минем таләпләремә туры килердәй егет юк иде. Дөресен әйтәм, арттан йөрүче егетләр күп иде. Тик шулай да мин егетләр белән күп йөрдем дип әйтә алмыйм. Авылда әнием клуб мөдире иде, шуңа күрә кич чыкканда аның белән чыга, аның белән кайта идем. “Бүген озатып куйыйм әле?” – дип әнидән рөхсәт сораучылар да бар иде. Әни үзенә ошаган кеше белән капка төбендә калдыра иде, егет аңа ошамаса, алып кереп китә иде.

- Шулай да егетең булдымы?

- Әйе, бер егет белән йөргән идем. Беренче мәхәббәтем дә ул иде. Һаман да ник аерылышуыбызны белмим. “Иртәгә киләм, - диде дә, килмәде. Бүгенге көнгә кадәр ни өчен килмәвен белмим. Сәбәбе бардыр. Ул районда баерак гаиләдә үскән егет иде, бәлки гап-гади кыз белән йөрмәскә киңәш итүчеләр булгандыр.

- Беренче ирең белән ничек таныштың?

- Телевидениедә барган “Мәдәният дөньясында” тапшыруына кунак буларак килде ул. Ә мин әлеге тапшыруның алып баручысы идем. Шуннан соң озайтып куйды. Ул итәгатьле, игътибарлы иде. Кыскасы, күңелемә ятышлы иде.

- Гашыйк булган идегезме?

- Бүгенге иремнең әйткән сүзе бар: “Гашыйк булып була һәм яратып була”. Беренче иремә мин гашыйк идем, бүгенгесен яратам. Соңыннан гашыйк булу хисем бетте, һәм без бергә яши алмый башладык.

- Ничә ел яшәдегез?

- Өч ел булды. Улыбыз бар, Аллаһка шөкер. Алар үзара аралашалар, Аяз әтисен белә. Без дә талашмыйбыз – монысы мөһим.

- Аерылышырга кирәк икәнен кайчан аңладың?

- Хыянәте турында белгәч, аерылышырга бер дә уйламадым. Киресенчә, аңа үземнең сөяркәсенә караганда яхшырак икәнемне аңлатасым килгән иде. Арабызда мәхәббәт юк иде, ләкин тега хатыннан өстенлегемне исбатларга теләгән идем. Ләкин, аны үземә кире кайтаргач, мәгънәсен күрмәдем. Җиңдем, ләкин әлеге җиңүнең уңай яган тапмадым. Һәм сорау туа: гомумән, бу кеше сиңа кирәкме соң?! Аннан соң тагын бер фикерем бар иде: мине әни бәхетле булыр өчен берүзе үстергән, көне-төне елап, кемнеңдер рәнҗетүләренә түзәр өчен түгел.

- Димәк, хыянәтне кичерергә кирәкми?

- Бөтен хәлне дә бер калыпка салырга кирәкми. Төрле хәлләр булырга мөмкин. Ир-ат ялгышырга мөмкин. Бәлки бу очракта кичерергә ярыйдыр, ләкин бу бик авыр. Минем очракта кичерергә ярамый иде. Мин бит берничә тапкыр аны гафу иттем, ә ул барыбер хыянәт итүен дәвам итте. 

Аннан ирләрсез яши алмаучылар бар. Мәсәлән, финанс яктан алар ирсез тора алмыйлар яисә балаларның тулы гаиләдә үсүен телиләр. Андыйлар турында иренең авызына, күзенә карап яшәүчеләр диләр. Мин андый түгел идем: үземне-үзем акча ягыннан тәэмин итә идем, бала әтисенә “ябешмәгән” иде һәм арабызда мәхәббәт тә юк иде.

- Син аны яраттыңмы?

- Юктыр, җаным, яратмаганмындыр. Ул да мине яратмагандыр дип уйлыйм. Яратса, хыянәт итмәс иде. Башка хатынны миннән өстенрәк күрде. Бәлки гашыйк булганмындыр, ә гыйшык хисе мәңгелек түгел.

- Аерылышкач, еладыңмы?

- Юк, аерылганда, киресенчә, җиңеллек тойдым. Ә менә хыянәт итүен белгәч, елый идем. Үпкәләп һәм ачынып елаганнарым һаман да истә. Менә син сорадың бит: “Язмышыңа үпкәләп елый идеңме?” – дип. Менә шул вакытларны, чыннан да үпкәли идем. Ә аерылышкач еламадым – миңа рәхәт булып китте.

- Беренче гаиләңдә акчаны кем күбрәк эшли иде?

- Үзем эшли идем, акча ягыннан беркайчан да беркемнән дә тормадым. “Һәр вакытта син үз-үзеңә ышанырга тиешсең”, - дия иде әни. Ирең бүген бар ул, иртәгә булмаска мөмкин. Бу һәр кешегә дә кагыла. Помадалык яисә туфлилек акчам гел бар иде. Бүген дә әлеге теләкләремне үзем үти алам.


- Бер тиен акчасыз утырган чаклар булдымы?

- Әлбәттә, беренче ирем белән яшәгәндә, андый очраклар булды. Шулай да акчаны булдырырга тырыша идем.

“Иреңнән чүпрәк ясап бетердең диделәр”

- Синең турында гайбәт сөйлиләрме?

- Сөйлиләр, ләкин аларга бары тик елмаеп кына карарга көчем җитә. Гайбәт – ул кешенең үзенең эчке хәләте, минеке түгел. Гомумән, мине якыннан белмәгән кеше минем турында нәрсәдер сөйли икән, нәрсә инде бу?! Күңеле турендә тынычлык булган бәхетле кешегә минем ничек яшәвемә, минем гөнаһларыма битараф.

- Начар сүзләр язалармы?

- Әле менә күптән түгел: “Иреңнән чүпрәк ясап бетердең инде”, - дип язганнар иде. Максимны белгән кеше беркайчан да болай язмаячак. Минем ирем кырыс та була белә. Аның белән киңәшләшмичә, яулык та сатып ала алмыйм. Безнең өйдә соңгы сүз иремнеке.

- Өйдә еш талашасызмы?

- Еш талашабыз дип әйтә алмыйм. Бәхәсләр була. Мәсәлән, аңа бер төрле плитка ошый, миңа бер төрле. Сүзгә килүләр очрый, ләкин талашып яшәмибез, Аллаһка шөкер.


- Тәнкыйтькә ничек карыйсың?

- Әгәр дә, мәсәлән, телевидение белгече миңа киңәш бирә икән, тапшыруымны тәнкыйтьли икән, яхшы карыйм. Хәтта рәхмәтле дә булачакмын, чөнки алар мине профессиональ яктан үстерәчәкләр. Ә кайдадыр өйдә эшсезлектән интеккән кеше яза икән, билгеле, бары тик елмаеп кына кабул итәчәкмен. Тәнкыйтьләр өчен син билгеле бер өлкәнең остасы булырга тиешсең. Бары тик шул очракта гына синең сүзең алтын булачак.

“Әлфия Авзалова белән әңгәмә кора алмадым”

- “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруы турында берничә сүз әйтегезче.

- Бу форматтагы тапшыруны күптәннән барлыкка китерәсем килгән иде. Айрат Арсланов турында тапшыру ясарга булдык, ә материал юк. Бер интервью да таба алмадык. Һәм мин танылган шәхесләрне әңгәмә барышында язмышлар турында сөйләтсәк, яхшы булыр иде дип уйлап куйдым. Бу – бердән. Ә икенчедән, артистлар турында гайбәт күп. Әй, сөйлиләр шуларны. Артист тормышында булган әйберне халык башкача сөйли. Их, мин әйтәм, аристлар, шушы булган хәлгә ачыклык кертеп, халыкка үзләре сөйләсеннәр иде.

- Кунакларны ничек сайлыйсың?

- Язмышлары кызыклы булырга тиеш. Кызганыч, Әлфия Авзаловадан интервью ала алмадым. Югыйсә, аның белән сөйләшкән саен кызыклы хәлләр җиткерә иде.

- Син үзеңне уңышлы хатын-кыз дип саныйсыңмы?

- Аллаһка шөкер, артык бернәрсә дә кирәкми. Барысы да бар, шөкер итәргә кирәк.

“Минем өчен бәхет – күңел тынычлыгы”

- Улың Аяз белән икенче ирең Максим тиз арада уртак тел таптылармы?

- Әйе, уртак тел таптылар. Аязга 3-4 яшь иде. Мин эштә булу сәбәпле Аязны балалар бакчасыннан алырга өлгерәмәсәм, Макс барды. Ул аңа кайвакыт әти дип тә эндәшә.

- Улларың тәртиплеме?

- Тәртипсез дип әйтә алмыйм. Алар гади балалар. Урамда селкенеп йөрмиләр. Аяз сәгать көндезге икегә кадәр укый, соңыннан ял итәргә, ашарга һәм өй эше эшләргш ике сәгать вакыты бар. Аннан соң сәгать 17:00да тренировка. Ул дүрт яшеннән бирле хоккей белән шөгыльләнә.


- Бүген синең гаиләңнең бюджеты нинди? Аена күпме керә?

- Әз түгел, җитәрлек. Ике катлы йорт салырга җитәрлек.

- Аена матурлык салоннарында күпме акча калдырасың?

- Мәсәлән, соңгы тапкыр парикмахерга 13990 сум калдырдым. Буядык, кератин ясадык. Матурлык салоннарына йөрмим түгел.

- Син көчле хатын-кызмы?

- Мин үземне көчле дип уйлый идем, бәлки ялгышмыймдыр да. Барлыкка килгән төрле мәсьәләне мин үзем хәл итә алам. Көчлелек микән бу яки холкым гына шундый микән?! Максимның “Ир-ат белән яшәгән кебек хис итәм үземне”, - дигәне бар. Хәтта ул хәл итәргә тиеш әйберләрне мин ясап куя идем. Һәм бу дөрес түгел. Бүген, Аллаһка шөкер, миңа көчле булырга кирәкми. Мин иремә ышанам. Безнең өйнең, язмышыбызның дилбегәсе иремдә.

- Нәрсә ул бәхет, Зәмирә?

- Һәр кеше үз бәхетен үзе билгели. Минем өчен бәхет – ул күңел тынычлыгы. Үз-үзем белән гармониядә яшим. Әгәр дә син үз-үзең белән дус түгел икән, проблемалар үзеннән-үзе килеп чыгачаклар. Аллаһка мең шөкер, балаларым исән-сау, өйгә кайтып керсәм, әнием каршы ала. Акча булу бәхет түгел дип әйтә алмыйм. Акча җиңеллек һәм иркенлек бүләк итә. Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: булганның кадерен белеп яшәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100