«Син сөюдән чибәр»не җырлаучы Сәгыйть Гыйбашев: «Хәзер концертларга чакырмыйлар инде» | intertat.tatar

«Син сөюдән чибәр»не җырлаучы Сәгыйть Гыйбашев: «Хәзер концертларга чакырмыйлар инде»

Сәгыйть Гыйбашевның «Син сөюдән чибәр» җырына клип төшергәнгә 23 ел булган. Татар җырчыларының беренче клиплары кайда һәм ничек төшерелгән? «Интертат» беренче клиплар чыга башлаган вакытка — 1998 елга кайтып килде.

Бүген җырларны радио-телевидение аша тыңлап кына калмыйбыз, ә матур, төсле клиплар да карыйбыз. Алай гына да түгел, көн саен бер яңа клип чыгып торганда тамашачыны җәлеп итү, кызыксындыру авырлашканнан-авырлаша бара. Күз алдына китерү кыен булса да, нибары 20 ел элек кенә әлеге клиплар чыга башлаган гына була бит.

Татардагы иң беренче клиплар — Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле», «Онытылыр, димә», Салават Фәтхетдиновның «Туган көн», Сәгыйть Гыйбашевның «Син сөюдән чибәр» җырларына төшерелгән. Ул клиплар бүгенге клиплардан бик нык аерылып торсалар да, аларны сагынып, аерым бер җылылык белән карыйсың.

«Беренче клиплар минем никахым белән бер яшьтә»

Сәгыйть Гыйбашевның «Син сөюдән чибәр» клибын төшергәнгә дә инде 23 ел вакыт үткән. Ул вакытта клипларны ничек төшерүләре турында «Син сөюдән чибәр» җыры клибында сылу кыз образында төшкән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы, Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина белән сөйләштек.

Ул клипларның әле генә төшерелә башлаган вакыты иде. Иң беренче Хәния Фәрхинең клибында төштем. Башкортстан һәм Татарстан буенча беренче клип иде ул. Аллага шөкер, шуннан соң миңа тагын Сәгыйть Гыйбашевның «Син сөюдән чибәр» клибында төшәргә насыйп булды. Клипның режиссеры Рияз Исхаков иде. 

Клип май ахырында Башкортстанда төшерелде. Бу минем никах алды көне, шуңа бик яхшы хәтерлим. Клипны бер көндә төшереп алдылар, мин үземнең туган ягыма — Кушнаренко районы, Иске Гомәр авылына никахыма кайтып киттем. Анда бөтен кеше кунак каршы алуга әзерләнә, пешеренәләр, табын әзерлиләр, ә мин клипта төшеп йөрим. Шулай итеп, бу клип минем никахым белән бер яшьтә!

Клипны төшергәндә гримерлар да, чәчтарашлар да юк иде ул заманда. Нишләп шулай булгандыр, үзем дә белмим. Машина көзгесенә карап чәч үргәнем бик яхшы истә калган. Клип төшерүчеләр күлмәк киеп килүне сорагач, татар милли костюмын алып килдем. Клиптагы биюләр, елмаюлар — барысы да импровизация иде. Иң кызыгы — аңарчы җырчысын күргәнем дә булмады. Җырны да тыңлатып тормадылар, гашыйк егет турында гына дип эчтәлеген аңлаттылар.

Ул 2000нче еллар башында пиар дигән әйберләр әле үтеп кермәгән иде. Клиптан соң мине танучылар да булгандыр, безнең курс «Нур» театрының беренче карлыгачлары иде бит. Бераздан без әле Айдар Галимовның «Чегән кызы» клибында да катнаштык.

Дөньяны интернет чолгап ала башлагач, ул клипны үзем төрле социаль челтәрләргә куя идем. «Бу синме?» — дип танып сораучылар да булды. Әле менә берничә ел элек кенә Франция, Италиядән дә мине танып, ватсаптан клип җибәреп яттылар, — дип сөйләде Миңнинур.

 «Бу җырга яңа клип, аранжировка ясап, улым җырлаячак»

«Син сөюдән чибәр» җырын башкаручы Сәгыйть Гыйбашев та клип төшергән мизгелләрне искә алды:

Клипның сценариен Башкортстанда яздылар. Ул вакытта без бер көндә берничә клип төшердек: Салаватның «Туган көн»ен, Хәния Фәрхи җырын. Анда «Муха» дип аталган студия бар иде, заманында бик көчле иде ул.

Клип чыккач, берничә тапкыр: «Ниһаять, татарлар да яхшы җырлар җырлый, клиплар төшерә башладылар», — дип әйткәнне дә ишеткәләдем. 2000 елда «Әниемнең туган көне»н яздырдык.

«Син сөюдән чибәр» җырының кереш өлеше бик матур, гадәти түгел, шуның белән күңелгә сеңеп кала. Бу җырны кабат җырлап караучылар да булды, ләкин алай матур яңгыраш ала алмады, минемчә.

Минем клипта төшкән актриса Миңнинур Сәитованы аңарчы күргәнем дә булмады хәтта. Бу җыр чыккач, популяр идем мин. Кая керсәм дә, бөтен кеше таный мине. Шул вакытта күтәрелеп алдым инде. Продюсерларым юк иде, үзем маташкан булдым.

Хәзер шушы җырны минем кече улым Айнур җырларга маташа. Яңа аранжировкада ясыйбыз. Тагын берничә җыр әзерлибез. Клибын да үзгәртеп, яңадан төшерәсе килә. Көе шул ук кала инде, әзрәк яңа инструментлар кертергә исәп бар. Оскар Усманов белән сөйләшеп, киңәшләшеп, аның белән килешеп эшләрбез дигән уйлар бар.

Хәзерге вакытта туйларда, юбилейларда, төрле корпоративларда йөрим. Концертларга бик чакырмасалар да, эшем бар. Үзем дә сорап бармыйм алай. Сәхнәгә улым белән икәү чыгарбыз дип уйлыйм, хәзер бит шулай эшлиләр, — ди җырчы.

«Сүзләрен сеңлемә атап язган идем»

Әлеге җырның сүзләрен шагыйрә Сания Әхмәтҗанова язган.

«Син сөюдән чибәр» җырын без композитор Оскар Усманов белән моннан 24 ел элек иҗат иттек. Менә чирек гасырга якын инде ул радио, телевидениедән, сәхнәдән яңгырый. Җырны Татарстанда да, Башкортстанда да төрле җырчылар бик яратып башкара. «Син сөюдән чибәр» җырына татар эстрадасында иң беренчеләрдән булып клип та төшерелде. Җырның иң беренче башкаручысы Сәгыйть Гыйбашев икәнен җыр сөючеләр белә инде.

Мин шигырьне апамның кызына — Лилия сеңлемә туган көн теләге итеп язган идем. Тәүге тапкыр гашыйк булган вакытлары иде аның. Сөю, мәхәббәт хисләре табигатьтән бик үк чибәр булмаганнарның да йөзенә нурлар сирпи, мөлаем итә. Лилия - болай да чибәр кыз. Сөюеннән ул дөнья чибәренә әйләнгән иде. Шушы уйларым, сеңлемә булган теләкләрем шигырь булып туды.

Җырның тиз арада танылуы, җыр бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулавы көйнең шигырьгә туры килеп торуыннан да, минемчә. Композитор Оскар Усмановның иҗаты күкрәп чәчәк ата башлаган чор иде ул. Яшьләрчә, заманча, кызу темптагы көйләргә ихтыяҗ туган вакытта бу җыр эстрадага килеп тә керде, бик күпләрнең күңелен дә яулады. 

Хәтерлим әле: 1995 ел иде. Бервакыт телевидение хезмәткәре урамнан үтеп баручылардан сораштыра. «Иң яраткан авторларыгыз, җырчыгыз кем? Кайсы җырны яратасыз?» — дигәнрәк сораулар бирә. Шунда бер егет: «Авторын да, җырчысын да белмим, яраткан җырымны җырлап кына күрсәтә алам», — дип, «Син сөюдән чибәр»нең кушымтасын җырлап бирде. Мин моны ишетеп бик куандым ул чакта. 

Җыр матур булса, аны сәхнәдән җырчылар гына түгел, менә шулай халык үзе өчен яки табын янында күмәкләп җырлый. 

«Син сөюдән чибәр» бәхетле язмышлы җыр булды. Иҗатташ дусларым Оскар Усманов белән җырны иң беренче башкаручы Сәгыйть Гыйбашевка бу җыр өчен чиксез рәхмәтлемен, — ди шигырь авторы.

«Бүгенге клиплар — эконом клиплар»

Татар җырларына төшерелгән беренче клиплар турында «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән сөйләштек.

Беренче клиплар елга, берничә айга бер генә чыга торган бик кыйммәтле әйбер иде. 1999-2000 еллар чигендә төшерелгән клипларның күбесе Уфада төшерелде. Аларны бик җитди җиһазга бик оста операторлар төшерә иде. Хәзер генә бит ул айфонга клип төшереп телевизорга чыгаралар. Ул вакытта клипларга таләпләр җитди һәм аңа һәркемнең дә буе җитәрлек түгел иде. 

Ул вакытта Сәгыйтьнең һәм аның белән бер урында төшерелгән клиплар бүгенгәчә үзләренең эстетик зәвыкларын югалтмадылар дип саныйм. Хәния апаның «Онытылыр, димә» клибын күп мәртәбәләр карарга була, Салават абыйның да «Туган көн» клибы никадәр генә баналь тоелса да, күңелгә бик тансык. Мин аларны җылылык белән кабат-кабат карый алам. Бүгенгеләр исә, күбесенчә юк сюжетка корылган, бер үк көймәдә яталар, бер үк фонда — Камал яисә курчак театры янында басып торалар.

Рияз Исхаков төшергән сюжетлы клиплар хәтта бүген төшерелә торган клипларга ниндидер илһам бирүче үрнәктер дип уйлыйм. Ул ниндидер гениаль акылдан уйлап табылган әйберләр түгел. Шул ук рус эстардасы, дөньякүләм эстрадада булган клипларга ияреп ясалган. Клип ике төрле була: статик клип — су буена барып яисә башка бер фонда барып төшкән. Сюжетлы клиплар исә аерым бер жанр. Беренче клиплардан соң төшерелгәннәре Риязның тәҗрибәсенә таянмый калмаганнардыр дип уйлыйм.

Бүгенге көндә сыйфатлы клипларны «Флинт» продакшн төшерә, минемчә. Мәсәлән, Зәйнәп апаның «Күңел унҗидедә» клибы. Бүгенге клиплар, әлбәттә, алар сюжеттан бигрәк, якты төсләр, динамика, ниндидер күз ияләнмәгән хәрәкәтләр белән алдыра.

Бүгенге клипларның максаты — динамиканы тоту. Якты, матур, рәсем ярдәмендә тамашачының күзен җәлеп итеп тору. Рифат Зариповның «Туганнар» җырына клибы елата торган сюжетка корылган. Күңелгә тия торган клипларның сюжетлары киң таралган, гомерлек проблемалардан алына. Әни — кыз арасындагы проблема, әти — бала, урта буын — кече буын каршылыклары. Бүгенге көндә сюжетлы клиплар кимеп бара, ул акча мәсьәләсенә бәйле. Актерлар, оригиналь локацияләр табарга кирәк. Казаннан читкә китмичә төшерелгән йөзәрләгән клип бар. Бүгенге клиплар — эконом клиплар, — ди Алмаз Миргаязов.

«Клип төшерик дип җырчыларны үзебез кыстый идек»

ТМТV телеканалының техник директоры Тимур Сәйфетдинов 2000нче елларда беренчеләрдән булып татар эстрадасында танылып килүче җырчыларның клипларын чит илләргә чыгып төшерә башлый.

— Ул вакытта клипларның потенциалын күрмиләр иде. Россия эстрадасында җырчылар клип төшереп, һәр җырга үзенә күрә бер визит карточкасын ясыйлар, ә безнекеләр яхшы, әйбәт клипка акча сарыф итүдә ихтыяҗ күрмиләр иде. Эшне башлаганда иң авыры шул булды. Клип төшерик дип җырчыларны үзебез кыстый идек.

Клип — ул җырның матур тышчасы кебек. Кайвакытта җыр бик уңышлы булмаса да, яхшы клип белән ул күтәрелеп китә ала.

Без җырчыларны клип төшерергә үгетли идек. Болар бөтенесе дә продюсерлык үзәгенең директоры Фәрит Таишев булганда башланды, аның инициативасы белән эшләнде. Берничә җырчыны берьюлы җыеп, Кырым, Италия, Мисырга алып барып клип төшереп кайта идек.

Хәзер хәлләр үзгә: бераз акчаң булып, арзан гына җыр сатып алып, клип төшереп, аны телевидениегә ротациягә биреп, бер ай эчендә йолдыз булып уянырга мөмкин.

Клип чыккач, таныш булмаган җырчыларның рейтинглары күтәрелә, алар таныла башлыйлар иде. Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Салават Миңнеханов… Саный китсәң, алар бик күп — болар барысы да минекеләр. Мин аларга беренче клипларын ясап бирдем.

Без беренчеләрдән булып чит илләргә чыгып клиплар төшерә башладык. Аңа кадәр алай эшләүчеләр юк иде. 2002 елда Кырымда клип төшердек. Аннары Мисырга Фәрит Таишев, Буат Җиһаншин белән барып кайттык. Клип төшерү нияте белән ике тапкыр Италиягә дә бардык.

Беренче татар клиплары Уфада төшерелде. Аларны бик көчле «Муха» студиясе эшли иде. Без аларга кызыгып карый идек, чөнки алар шул вакытта ук мультипликация ясап, Глюкозага клип төшерделәр. Алар бик заманча яхшы клиплар эшлиләр иде. Җиһазлары да бик кыйммәтле иде аларның. Без болар турында әле хыяллана гына идек.

Бүгенге клипларны төркемнәргә бүлеп була. Мәсәлән, туган як турында, авылда төшерелгәннәре. Казанда ниндидер бер аерым декорацияләрдә төшерелгән клипларда ниндидер бер стиль бар, яхшы клиплар. Әмма халыкка сюжетлы клиплар ошый. Монда татар менталитеты җиңә.

Стильле, заманча клиплар белән мавыгып, кире үз менталитетына кайтучылар да булды. Мәсәлән, Салават Миңнеханов башта бик заманча рок башкаручысы буласы иде. Соңыннан ул кире халыкка кайтты һәм хәзер Гүзәлем белән бик матур итеп чыгыш ясыйлар. Минемчә, әллә кая, яңалык артыннан куарга да кирәкмидер. Хәтта татар яшүсмерләрен алсак та, алар башта чит ил җырчыларын тыңлыйлар да, 30 яшькә җиткәч үзебезнең солянкаларга йөри башлыйлар, — диде Тимур Сәйфетдинов.