«Болгар радиосы» премиясе: Раязның гаремы, Илсөянең фокусы һәм ро-ман-тик Шәйбәков!

Үткән ялларда «Болгар радиосы» җиденче тапкыр Милли-музыкаль премия тапшыру тантанасын үткәрде. Биредә 36 җырчы үз номинациясендә җиңү яулады.
«Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов премия тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә: «Милли премия булса да, җырчылар сәхнәгә читек киеп чыкмаячаклар. Миллилек алып баручылар телендә, сценарийда чагыла. Сөйләм әдәби телдә булсын дип тырышабыз. Киемнәрдә милли элементларны чагылдырырга телибез. Биюләр әзерләнгәндә дә миллилеккә өстенлек бирәбез», — дигән иде. Әйткән сүз — атылган ук инде, Илфар абый! Милли! Тамаша башланганчы холда гармун тавышлары ишетелде. Бу — чын миллилек! Өздереп уйнадылар. Әлеге татар җанына якын булган көйләрне ишеткәч, хәтта канатланып та куясың. Премия тантанасын көтә башлыйсың. Әле барысы да алда кебек тоела. Әмма… Нинди миллилек булды концертта? Илфар Кәримовның «милли кием» дигән сүзләрен «Иң үзенчәлекле тавыш» номинациясендә җиңгән Резидә Шәрәфиева һәм «Өметле җырчы» дип табылган Зәлилә ишеткән. Алар сәхнәгә татар халкы орнаментлары булган киемнәрдән чыкты. Матур, сүз юк! Соң Азалия Зиннәтнең йолтыр-йолтыр килгән яшел күлмәге милли түгелдер бит? Яисә Гөлназ Асаеваның күлмәге. Юк дип беләм. Тәнәфестән соң тамаша «Тала-тала» көе белән башланды. Бу да милли. Мин татарча биеп басып тордым. Биюләргә килгәндә, «Ел ташкыны» дип табылган Айдар Ракипов белән бергә эшләүче команда татарча биеде. Айдар Башкортстаннан. Әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясап килә. Башкортча да, татарча да җырлый. Минем белән сөйләшкәндә: «Башка телләрдә дә җырларга теләгем бар», — диде. Калган биюләр идәндә ауналып, сикергәләп биелде дип әйтә алам. Әллә мин милли биюләрне аңламыйм, әллә чыннан да оештыручылар Илфарның әйткән бу сүзләрен исәпкә алмаганнар. Үзегезнекеләр арасында да фәрештәләр бар, Рөстәм Алып баручыларның сөйләмендәге миллилеккә тукталып үтик. Алып баручылар арасында Эльвира Фазлыева, Рөстәм Гайзуллин һәм Илфар Кәримов булды. Эльвираны алар бу көнгә кадәр сер итеп тотканнар иде. Мин үзем дә кем булыр микән дип уйлаган идем, әмма бу ханымны искә дә алмадым. Сер итеп сакланган алып баручы популяр мега-йолдыз булыр дип уйлаган идем. Тамашачылар арасында да Эльвираны белмәүчеләр бар иде. Ул ТНВ телеканалында «Вызов 112» тапшыруын алып бара. Төрле фаҗигаләр, юл һәлакәтләре турында сөйли ул. Берәр хәл була күрсә, «Вызов 112» тапшыруы шул хәл булган җиргә барып репортаж төшерә. Эльвира үз аккаунтында «Сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен эшлибез», — дип язган. Бу концертта да Эльвира ярдәмгә килгән. Рөстәм белән Илфар арасында басып торды. Төрле сораулар бирде. Һәр җавапның ахырында: «Аңлашылды», — дип кабатлады. Әллә тантана алып бару тәҗрибәсе булган егетләр янында басып торганга, әллә үзе әлегә тәҗрибәсез булганга Эльвира тиз сөйләде, кайбер сүзләре аңлашылмады да. «Вызов 112»не алып барганда тиз сөйләргә кирәк, чөнки телевидениедә «тайминг» бар. Ә бу очракта ашыкмасаң да була инде. Матур, сүз юк. Сәхнәгә чыгып, елмаеп басып кына торасы. Ирләр барыбер алкышлар иде әле. Эльвираның беренче киеме Азалиянекеннән аерылмады. Ертылган урыны ир-ат тамашачыларны үзенә әй җәлеп итеп торгандыр, дим. Белмим, әллә «Болгар радиосы»нда Илфар белән Рөстәм арасында басып тора алырлык туташ яисә ханым юк микән? «Барс Медиа»да Гөлназ Сәфәрова булган кебек, мәсәлән. Рөстәм Гайзуллин, Эльвира сәхнәгә чыккач: «Бу нинди фәрештә?» — дип сораган иде. Үзегезнекеләр арасында да фәрештәләр бардыр, Рөстәм, эзләп карарга кирәк. Әллә ерактагы йолдыз яктыракмы? Сценаристка ни булган? Тамашаның сценарий авторы — Кәрим Тинчурин театры артисты булып танылган Илфак Хафизов. Әле күптән түгел генә «Болгар радиосы» тәкъдим иткән «Үткәннәр сагындыра» тамашасының сценарий авторы да ул иде. Илфак абыйга бер генә соравым бар: «Нәрсә булды сиңа бүген?». Сценарийны автор ашыгып язганмы, иренепме? Алып баручылар сөйләгән тексттагы шаярулар, төрттерүләр бер дә милли түгел иде. Алар моң турында да шаяртты. Тыңладым, аңламадым. Менә ул мәзәк. Очрашканнар, ди, ике дус. Берсе икенчесенә: «Карале, син бит машина алгансың икән. Нинди төстә ул?» — ди. Икенчесе моңа: «Тыңла, күз алдыңа китер. Кичке җәйге кич. Агачлар шаулый, кошлар сайрый. Челтер-челтер аккан чишмә тавышы ишетелә. Еракта сызылып кояш байый. Менә шундыйрак, әмма яшел», — дип әйтә, ди. Менә шул, бетте. Рөстәм Гайзуллин: «Моң да шундый әйбер инде ул, аны бер сүз белән генә аңлатып булмый», — ди. Кызыкмы? Юк бугай. Концерт алдында Илфак абый янына килеп уңышлар теләдем. «Уңыш миңа түгел, аларга кирәк инде хәзер», — диде сценарий авторы. Алып баручыларның берсе Эльвира Фазлыева сәхнәдә коллегаларына сорау биреп, җавапларын ишеткәч: «Аңлашылды», — диде. Бу берничә тапкыр кабатланды. Моң турындагы мәзәкне ишеткәч тә, «Аңлашылды», — диясе генә калды. 36 җырчыны ничек истә калдырасы? Җырчылар артык булдык. Бер-бер артлы чыгалар да җырлыйлар, чыгалар да җырлыйлар. Тамаша үзе дүрт сәгать барды. Әйдәгез әле номинацияләр исемлегенә күз салыйк. Мин язып барганда буталырмын дип курыктым, чөнки номинацияләр арасында бер-берсеннән әллә ни аерылмый торганнары бар иде. «Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясе лауреатлары: 1. Ильмира Нәгыймова «Иң популяр җыр» 2. Рүзилә Хәертдинова «Яңа исем» 3. Сиринә Зәйнетдинова «Иң моңлы җырчы» 4. Резидә Шәрәфиева «Иң үзенчәлекле тавыш» 5. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова «Иң романтик дуэт» 6. Азалия Зиннәт «Иң зиннәтле җырчы» 7. Винера Ганиева «Халык мәхәббәте» 8. Илнар Миранов «Ел ачышы» 9. Марат Фәйрушин «Иң лирик җырчы» 10. Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина «Елның гаилә дуэты» 11. Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Иң халыкчан дуэт» 12. Винарис Ильегет «Иң максатчан җырчы» 13. Айдар Ракипов «Ел ташкыны» 14. Рината Тей «Иң креатив җырчы» 15. Гөлдания Хәйруллина «Тамашачы мәхәббәте» 16. Илсөя Бәдретдинова «Елның иң иҗади төркеме» 17. Рифат Зарипов «Иң халыкчан җырчы» 18. Нәфкать Нигъмәтуллин «Үзенчәлекле моң» 19. Гөлназ Асаева «Иң зәвыклы җырчы» 20. Ришат Фазлыйәхмәтов «Тамашачы мәхәббәте» 21. Асаф Вәлиев «Үлмәс хит» 22. Виталий Агапов «Халык күңеленә кергән җырлар авторы» 23. Эльмир Низамов «Спектакльләргә музыка иҗат иткәне өчен» 24. ИлСаф «Иң лирик җыр» 25. Зәлилә «Өметле җырчы» 26. Марат Шайбаков «Иң романтик җырчы» 27. Зөфәр Хәйретдинов «Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» 28. Раяз Фасыйхов «Кабатланмас тавыш» 29. Әнвәр Нургалиев «Иң популяр җыр» 30. Айдар һәм Алмаз Юнысовлар «Иң үзенчәлекле дуэт» 31. Булат Нигъмәтуллин «Заманча яңгыраш» 32. Рафаэль Ильясов «Татар эстрадасы легендасы» 33. Ришат Төхвәтуллин «Татар җыр сәнгатенең асылын саклап, дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткәне өчен» 34. Зәйнәб Фәрхетдинова «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр» 35. Гүзәл Уразова «Ел җырчысы» 36. Айдар Галимов «Халык мәхәббәте» Менә болар җиңүче! Кабатланмас һәм үзенчәлекле тавыш нәрсә белән аерыла икән? Кабатланмас дип Раяз Фасыйховның тавышы табылды, ә үзенчәлекле тавыш Резидә Шәрәфиеваныкы икән. Килешмичә булмый. Резидә апаныкы үзенчәлекле, аның тавышын ир-атныкы белән чагыштыралар. Шулай ук «Яңа исем», «Ел ачышы», «Ел ташкыны», «Иң максатчан җырчы» — болары да охшаш номинацияләр. Алга таба карасак, «Тамашачы мәхәббәте»ндә җиңгән ике кеше бар. Алар Гөлдания Хәйруллина, Ришат Фазлыйәхмәтов. Шулай ук «Халык мәхәббәте» дә бар. Халык белән тамашачы үзара ничек аерыла икән? Исемлекне сез дә укып чыктыгызмы? Кайчан бетә инде дип уйламадыгызмы? Күп. Истә калдырып та булмый. Ришат Төхвәтуллин атказанган! Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе ачыкланды. «Приказы» чыккан, әмма исем әлегә бирелмәгән. Котлыйбыз! Ул «Татар җыр сәнгатенең асылын саклап, дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткәне өчен» номинациясендә җиңде. «Исемле булдым, рәхмәт», — дип кенә тукталмасын иде инде. Алга таба эшләргә дә эшләргә. Ришатның төркемендә җырлаучы Алия Карачурина үзе чыгыш ясамаса да, Ришатка ияреп килгән иде. Алар бергә килде. Ришат белән Алия бергәме, юкмы дигән сорау хәзер инде күтәрелми дә. Бергәдер алар дип языйм әле. Әмма бу бары тик минем фикерем генә. Иҗади төркем Илсөя Бәдретдинованың чыгышын аңламадым. Ярты җырын авызын ачып кына җырлады да, бер мәлне үз тавышы белән җырлый башлады. Сизелә бит ул, Илсөя апа! Кеше дә надан түгел. Илсөя «Елның иң иҗади төркеме» номинациясендә җиңде. Төркеме чыннан да иҗади. Бииләр дә, баянда да уйныйлар. Биючеләре уйлагандыр инде: Илсөя апа авызын ачып тора, ә без үз аякларыбыз да биибез дип. Бу номерның үзенчәлеге — Илсөя җыр башында бер киемдә иде, җырның ахырында башка киемдә булды. Биючеләре биегән арада Илсөя сәхнә артына кереп башка кием киеп чыкты. Кызык! Лирик һәм романтик җырчы Марат Фәйрушин иң лирик җырчы булып табылды. Сәхнә артында үзе белән сөйләштем. Тазарган, малай, кәчтүмен дә эләктерә алмый. Маратның хәлләрен сорадым. «Әйбәт», — ди. Тазаргансың, дим. «Шулай шул, ашаган малда өмет бар», — дип җавап кайтарды Марат. «Иң романтик җырчы» Марат Шәйбәков булды. Хәзер бер кызык хәл сөйлим. Чыгышы алдыннан Марат юлына туры килгән бер кызны туктатты да: «Минем чыгышымны видеога төшер әле», — ди. Соңыннан номерларын алмаштылар, туташ видеоны Маратның «ватсабына» атты. Менә шул, Марат аптырап кала торган кеше түгел. Шуңа күрә Марат Шәйбәковның иң романтик җырчы булуы белән килешәм. Баскан урында таныш түгел кызның номерын ала белгәч, өмет бар! Өметле киләчәк Зәлилә һәм «Сәйлән» бәйгесенең җиңүчесе Закирова Миләүшә чыгышларыннан соң татар мәдәнияты бетәчәк дигән сүзләрнең дөрес булмавы дәлилләнде. Менә ул чын татар рухлы тамашачыга җан азыгы. «Сарман» белән «Әллүки» җырын башкарды кызлар. Бу кызларның чыгышлары милли булды. Болар булганда киләчәгебез чыннан да өметле. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе директоры Илшат Юнысович та кызларның чыгышларын басып тыңлады. Аларга кул чапты. Кызлар бу юлларыннан читкә тайпылмасыннар иде. Ә «Болгар радиосы»на шушы өметле җырчыларны зур сәхнәгә чыгарулары өчен рәхмәт! Үлмәс хит, үзенчәлекле моң Сәхнәгә Асаф Вәлиев чыккач, бераз моңсу булып китте. «Әйтмә син авыр сүз», — дип җырлады Асаф абый. Бу җырны үлмәс хит дип атарга була. Аны тыңлаганда, күңелдә ниндидер бер җылылык барлыкка килде. Шушы җылылыкны тоярга мөмкинлек биргән өчен «болгарларга» рәхмәт. Нәфкать Нигъматуллин башкарган Ризван Хәкимнең «Өзгәләнә җаным» җыры да бу тамашаның иң истә калырлык чыгышлары булды. «Үзенчәлекле моң» номинациясендә җиңде Нәфкать абый. «Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәрнең бәхетләре булмый, күрәсең», — дип сузды җырчы. Тамашачы арасында өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Күзләре яшьләнми калмады. Рөстәм Закиров белән Рәсим Низамов кына булмады. Аларның чыгыш ясаулары миңа җитми калды. Киләсе елларга дәшеп карамассызмы, «болгарлар»?! Тагын сорау туа инде: үзенчәлекле моң белән үзенчәлекле тавыш нәрсә белән аерыла? Җырчының тавышы моңлы булырга тиеш түгелмени? Кыскасы, «Болгар радиосы»на номинацияләрне уйлап чыгаруда уңышлар телисе килә. Яисә җырчыларның санын киметергә. Әгәр оештыручыларга: «Менә бу номинация тегесеннән нәрсә белән аерыла?» — дип сорасак, төгәл җавап бирә алмаслар. Бигайбә. Раяз Фасыйхов алмалар тарата Сәхнә артында Раяз Фасыйховны күрдем. Ул солтан кебек киенгән иде. «Кайда „гарем“?» — дип сорадым. «Әнә», — дип төртеп күрсәтте Раяз. Янында кызлар тезелгән иде. Алар сәхнәгә чыккач төрекләр туенда булган кебек хис иттем үземне. Ул якларда туй барышында гел биеп кенә торалар. Әле, залга төшеп, төрле җиләк-җимешләр таратучы кызларны күргәч, чыннан да туй кебек булды. Миңа алма бирделәр. Янымда торучы берәү: «Юылган микән?» — ди. Юылганына ышанып, ашадык инде. Баллы иде, рәхмәт. Алмазы матур булса, Айдары да матур бит инде Айдар һәм Алмаз Юнысовлар шундый «няшкалар». Елмаеп, бөтен кешегә бәхет теләп җырлады алар. «Иң үзенчәлекле дуэт» номинациясенә ия булдылар. Киемнәре дә үзенчәлекле иде. Киемнәренә үзләренең фотолары төшерелгән. Үзләрен шул тиклем нык яраталар бугай алар. Игезәкләр бит. Күз алдыма китердем, көзге булмаганда бер-берсенең киемнәренә карыйлар да: «Матур син», — дип әйтеп куялардыр. Алмазы матур булса, Айдары да матур бит инде. Яңа исем һәм татар эстрадасы легендасы Рүзилә Хәертдинова «Яңа исем» номинациясендә җиңү яулады. Җыры матур, үзе дә чибәр. Татар эстрадасына Рүзилә кебек яшь җырчылар күптәннән кирәк иде инде. Ул автор-башкаручы Гүзәлиянең иҗат җимеше. «Пирамида» күңел ачу үзәгендә булганнар аңлар: нәкъ менә концерт залында бар эшләп тора. Рүзилә белән Гүзәлия шул бар янына чыгып, чәй эчтеләр. Бер-берсен ничек кочаклаганын күрсәгез. Рүзилә шат иде. Һәм, әлбәттә, ул продюсерына рәхмәт әйтте. Гел шулай дус булып калсын иде алар. Рүзиләгә уңышлар телибез. Менә күрерсез, тагын берничә мизгелдән Рүзилә Хәертдинова популяр булачак. Рафаэль Ильясовка «Татар эстрадасы легедасы» исеме бирелде. Онытмаганнар! Минем кебек яшь тамашачы өчен бу шәхеснең кем икәнен белү бик яхшы! Әле беренче адымнарын ясап килүче җырчы белән инде легенда булган җырчы бер сәхнәдә чыгыш ясады. Эстрада үзгәргән икән дип уйлап куйгандыр Рафаэль абый. Нишлисең, замана белән бергә сәнгать тә үзгәрә. Илнар Мирановның чыгышы иң истә калган чыгышларның берсе булды. «Мин калдырам сиңа сөюләрне» дип җырлады Илнар. Әллә нишләтте шунда күңелне. Илнарның тавышы колакка гына ишетелми ул, каядыр күңел түренә барып ирешә. Татар эстрадасын яратып күзәтүчеләр декабрь аен «Татар җыры» фестивале булачак, дип көтә. Тамаша бетеп, өйгә кайтканда, үткәрелү дәрәҗәсенә караганда Милли премия бер дә «Татар җыры»ннан калышмый икән дип уйлап кайттым. Утлар җем-җем килә, зал тулы, сәхнәгә берсеннән-берсе популяр җырчылар чыга… Тамаша шоу кебек бара. «Болгар радиосы» җиде ел элек беренче тапкыр Милли премияне оештырганда «Татар җыры» фестивален үзе өчен менеп җитә алмаслык бер биек тау дип күз алдына китергәндер. Тырышсаң, әллә нинди үрләргә менеп була икән ул. Бары тик тырышып эшләргә генә кирәк. Журналистларның берничәсен тамашада күрдем. Утырырга урын булмагач, басып тордык. Урын булмагач, әйбәт бит инде. Димәк, билетлар сатылган. Тамашаның ахырында гына буш урыннар пәйда булды, һәм журналистлар утырды. Тамашачы, арыганга күрә, кайтып китү ягын карады. Дүрт сәгать буена утырып кара әле! Мактарга микән? Әллә бара гына дияргәме? Белмим. Чагыштырыр өчен «Татар җыры» фестивален карарга кирәк. Бу фестиваль киләсе ялларда булачак. «Барс Медиа»ның генераль директоры Павел Волонихин Милли премия тантанасын карады.«Сезнең конкурентларыгыз», — дидем мин аңа. Ул: «Безнең конкурентлар юк, без бары тик коллегалар гына», — диде. Килеп каравы бер дә начар түгел. «Болгар радиосы» вәкилләре дә «Татар җыры»н карарга барсын. Очрашырбыз!