Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу исрафмы?»: Илгиз Мөхетдинов эстрадада танылыр өчен бер дигән машинаны яндырган

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җырчы Илгиз Мөхетдинов иҗатына багышланган матбугат очрашуы узды. «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәге җырчының беренче клибын тәкъдим итте. Клип төшергәндә шартлаткан машина ничә сум торган? Опера һәм эстрада бергә сыешамы? Җаваплар «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Бу исрафмы?»: Илгиз Мөхетдинов эстрадада танылыр өчен бер дигән машинаны яндырган

Матбугат очрашуына дүрт егет — җырчы Илгиз Мөхетдинов үзе, клип режиссеры Артем Дубинин, продюсерлар Эдуард Никитин һәм Нияз Сабиров килгән иде. Нияз белән Илгиз беренче сыйныфтан мәктәптә бергә укыганнар. Эдуард белән Илгиз училищеда танышкан. Эдуард белән Артем хәзерге вакытта Мәскәүдә Театр сәнгате институты — ГИТИСта бергә укый. Танышу чылбыры шулайрак булган. Эдуард, Артемның кино белән кызыксынуын белгәч, бергә эшләргә тәкъдим итә.

«Мин профессиональ актер түгел — авыр булды»

Беренче клип «Бик бәхетле булыр идек без» җырына төшерелгән. Әлбәттә, мәхәббәт тарихы. Егет (ул рольне Илгиз үзе уйный) сәхнәгә чыгар алдыннан кызының фотосын карап утыра, хатирәләргә бирелә. Кыз белән егет бер-берсен бик яраткан. Машинада барганда кыз егетнең игътибарын җәлеп итә, алар шуның аркасында авариягә юлыгалар. Автомобиль тау астыннан егылып төшеп китә, кыз үлә.

«Без — яшьләр, без әкрен генә өйрәнәбез. Мин үзем дә башта халык җырларын башкардым, аннан соң академик җырлар, аннан эстрада җырлары. Барысын да үз күңелеңнән үткәрмичә булмый», — ди Илгиз.

Егетләр клип аша тормышта төрле хәлләр була, дип әйтергә теләгән, вакытның, кешенең кадерен белергә кирәк.

Егетләр мондый сюжет кызыклы булыр дип ышандырды, мин ризалаштым. Мин профессиональ актер түгел, шуңа авыр булды, чөнки без ул клипны ике тәүлек эчендә төшердек. Иң авыры — соңгы эпизод иде. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, күңелгә якын аласың, — дип сөйләде Илгиз.

Җырчының үзеннән кала видеода геройның сөйгән кызы ролендә Әлмәт театры артисты Энҗе Сәйфетдинова, концерт директоры ролендә дуслары Динар Галәветдинов, грим ясаучы кыз ролендә Лилия Хуҗиәхмәтованы күрергә була.

Егетләр үз теләкләрен әйтте, миңа җырны һәм тәрҗемәсен җибәрделәр, бергә эшләдек, нәтиҗәдә шундый клип чыкты. Бу минем беренче клип булды, аңа кадәр кыска метражлы фильмнар төшерә идем, — ди клип режиссеры Артем.

Илгиз әйтүенчә, бу клип үзләрен сынап карау да булган — ике тәүлектә клип төшерә алалармы-юкмы?

«Әйе, машинаны шартлаттык»

Журналистларны беренче чиратта машинаның язмышы кызыксындырды. Ничек инде кызганмыйча машинаны шартлатканнар? Исраф иткәннәр! Клипның бюджетын, әлбәттә сер итеп калдырдылар, әмма журналистлар исәпләп чыгарды — машина бәясе ким дигәндә 150 мең сум булып чыккан. Күренеш июль аенда Биектау районының Мүлмә авылында төшергәннәр.

Әйе, машинаны шартлаттык. Ул иске-поскы машина түгел иде, йөри торган чит ил машинасы. 2012 елда чыккан, без аны махсус сатып алдык. Клип безнең өчен бик кыйммәткә чыкты дип әйтергә кирәк. Машинаны тау башына авыл халкы белән бергә этеп меңгердек. Башта ул дөрес төшеп китмәде, ярый әле азактан уңышлы китте. Иң авыры шул булды: автомобильнең таудан мәтәлеп төшкәнен бер дубльдан төшерергә кирәк, — диде Нияз.

Журналистлар «арзанрак машинаны да төшереп булыр иде…» дигәч, Нияз ризалашмады:

Берәр «Ока» төшерсәк, ул «Ока» гына булыр иде. Башкалар: «Аны без дә булдыра алабыз», — дип әйтер иде. Чит ил машинасын сатып алу һәм аны шартлату икенче әйбер, — дип сөйләде Нияз.

Хәтерләсәгез, июль ае бик эссе иде, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе кискен торды.

Бу күренешне төшерү җиңел түгел. Пиротехниклар, ашыгыч ярдәм, Эчке эшләр министрлыгы, администрация, милиция хезмәтләре белән бергә эшләргә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы мөһим мәсьәлә иде. Без берничә көн алдан кайттык, авыл халкы белән тау битен чабып чыктык, траншея казыдык, су сибеп чыктык. МЧС хезмәткәрләре барысын да тикшерде. Клип төшерәсе урынга беренче класс куркынычсызлык режимы кертелде.

Клип төшергәнче, берничә көн алдан ул урынга бардык, камераларны урнаштыру өчен мәйданны үлчәдек. Камераларны куйгач, дөрес үлчәнмәгән булып чыкты, сурәт чагышмый. Яңадан үлчәргә туры килде, бу эш озакка сузылды. Биектау районы безгә төп янгын сүндерү машинасын бирде. Алар тәүлеклек дежурстводан кайткан иде һәм машинаны билгеле бер вакытта тапшырырга кирәк. Вакыт килеп җитте, безнең әзер түгел… Ул арада районнан шалтыраттылар да, сезнең егерме минут кына вакытыгыз бар, егетләр, төшерсәгез төшерәсез, төшермәсәгез — юк, диделәр. Ә безнең әле машина тауга да менеп җитмәгән иде, барыбер өлгердек. Без иртәнге дүрттә төшерә башладык, кичке биштә тәмамладык, план буенча көн уртасына тәмамларга тиеш идек, — дип сөйләде Нияз.

Илгиз авыл халкына рәхмәтле булуын әйтте. «Дөресен әйткәндә, без кызгандык ул машинаны. Машина үлемен сизгәндер, тауга менәсе килмәде. Авыл халкы бик ярдәм итте», — ди ул.

Үзем өчен аңлашылмаган момент шул булды: клип буенча машина нәрсәгә бәрелә? Хайван чабып чыгамы, юл тәмамланамы? Режиссер аңлатуынча, анда борылыш була, ә төп фактор — кыз егетнең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм ул юлга карамый. Әмма клипта бу мизгел аңлашылмый.

Клипны төшергәннән соң ярты елга якын вакыт узган, ул әле генә чыкты. Режиссер сүзләренчә, ул монтажлау процессының авыр булуы белән бәйле. «Монтажга вакыт күп кирәк булды, анда анимацияләр дә бар.Төсне коррекцияләү, һәм тавышландыруга күп вакыт китте», — ди Артем. Татар җырчысы белән бергә эшләгән вакытта Артем татарча сүзләр дә өйрәнгән, әйтеп күрсәтергә генә оялды. Начар сүзләр булдымы икән әллә, дип уйладым. «Телне белмәсәм дә, мин егетләрнең нәрсә турында сөйләшүен кайвакыт аңлый идем», — ди ул.

«Без гел күз алдында булырга тырышу өчен генә ашыгырга тырышмыйбыз. Үзебезгә ошагач кына чыгарабыз, тамашачыны алдый алмыйбыз», — дип өстәде Илгиз.

«Бу исрафмы?» дип сорагач, продюсер Нияз моның белән килешмәде. Ул мисал итеп мөселман кинофестивальләрендәге фильмнарда да шундый зур чыгымлы эпизодлар булуын әйтте.

Киләсе клиптан коттедж сатып алып, шуны ут төртеп яндырасызмы? - дип сорагач, Нияз көлеп кенә җавап кайтарды. Әллә ризалашуы, әллә идеяне күңеленә салып куюы иде.

«Җырларны беләләр, мине танымыйлар»

Илгиз Мөхетдиновны моңа кадәр эстрада җырчысы дип түгел, җитди жанрларда башкаручы буларак белән идек. Журналист Мөршидә апа Кыямованы аның нәкъ менә операдан эстрадага күчүе белән кызыксынды. «Син опера, мюзиклларда төп рольләрдә җырлыйсың. Эстраданың ни дәрәҗәдә булуын, анда профессиональ белеме дә булмаган кешеләрнең булуын беләбез. Сине җитди тамашачы карады, хәзер халык танысын өчен дисез. Бу сине операдан ераклаштырмасмы?», — дигән сорау яңгырады.

Клипның максаты — артистның йөзен таныту дип җавап бирделәр. Журналистны танылу өчен ул кадәр чыгым кирәкмәгәндер, бәлки, дигән соравына Илгиз клипның ни өчен кирәк булуын аңлатты.

Җырларны беләләр, мине танымыйлар. Ул йөзне күрсәтү, үземне белсеннәр өчен кирәк. Дөресен әйткәндә, мин хәзер генә шундый ябык, күптән түгел 100 кг идем, хәзер генә бераз матурайдым. «Яңа йөзне» танып бетермиләр. Безнең максат аны күбрәк кешегә күрсәтү түгел — яңа, кызыклы продукт булдыру, — ди ул.

Артист көчен дөрес итеп бүләргә тиеш. Мин опералардан беркайчан да баш тартмыйм, төрле проектлардан да баш тартмыйм, — ди Илгиз.

Мөршидә Кыямова: Ул ике жанр бер-берсен тулыландырамы?

Илгиз Мөхетдинов: Нигә тулыландырмасын. Ул элек тә булган. Менә Фәхри абый Насретдинов җырлаган, операда уйнаган, Галия Кайбицкая… Бүгенге көндә Филүс опера башкара һәм эстрада концертларында чыгыш ясый. Ул остаз кебек, аңа карап эшлисең. Артист кеше күпкырлы булырга тиеш. Бер якка гына карап уйнап булмый, төрле жанрда эшләргә кирәк. Татар җырларына туры килми диючеләр бар. Эшләп карамагач, кайдан беләбез аның туры килмәвен.

Илгиз әйтүенчә, татар телендә җырлау аның өчен принципиаль мәсьәлә.

Мин үзем — татар. Татар телен белмәгән төрле милләт кешеләре җырымны ошата, фикерләрен язалар. Мин татар булуым белән горурланам. Татар теле минем өчен иң матуры булып калачак. Ул итальян, инглиз телләре кебек үк йомшак. Ул — минем әти-әнием теле. Киләчәк буын, минем балалар татар телен белсен иде, — ди ул.

«Татар эстрадасына Илгиз Мөхетдинов җитми»

Эстрадада мәхәббәт темасы бик күп, артык күп дияр идем. Ир-атлар «сагындым», «югалттым», «әле дә көтәм», «ялгызым калдым» дип җырлый. Әйе, ул элек тә булган, әмма аны ничектер кызыл розалар да, ак каеннар аша әйтә белгәннәр диимме соң. Шуннан да тагын мәхәббәт темасымы дигән сорау туды.

Әйе, төрле шагыйрь, композиторлар белән эшлибез. Күптән түгел «Яшә, сула, ярат» җыры чыкты. Әйе ул да мәхәббәт, әмма дөньяны тормышны сөю. Без Элмира Җәлилова белән җыр язабыз ул үзенә карата «дерзкий» форматта эшләнә. Безгә бит бернинди кысалар куймыйлар. Яңа жанрлар белән кызыксынабыз. Ул яктан караганда Илгиз Шәйхразиев молодец, ул — экспериментатор, — ди Илгиз

Илгиз «Үзгәреш җиле» проектындә катнашты. Бу проектны татар җырларын бозуда гаеплиләр. Шул хакта сорагач, Илгиз моның белән килешмәвен әйтте. «Ул минем өчен профессиональ музыкантлар белән эшләү, аралашу урыны. Казанда эстрада турында өйрәтмиләр. Чит илдән килеп өйрәтәләр, кешеләр күпме акча тота. Бу проект яңалык кертә. Без алар кебек уйлый белмибез. Беләбез, әмма чыгарырга куркабыз. Начар ягын күрмим», — ди ул.

Татар эстрадасына нәрсә җитми?

Жанр, стиль белән уйнау җитми дип саныйм. Мәсәлән, джаз дип әйтәбез, әмма мәгънәсен белмибез. Ничек төзелә ул, музыкаль формасы нинди, ничек дөрес язарга? Аның үзенең бер математикасы бар. Мин дә бик җиңел дип уйлый идем. Продюсерлар белән аралашкач кына, аның авырлыгы тамырдан килүен аңладым, үзең аңламыйча кешегә күрсәтә алмыйсың. Шуның өчен ашыгырга кирәкми, барысын да уйлап эшләргә кирәк. Өйрәнергә кирәк. «Үзгәреш җиле» ндә дә шуны аңлаталар, — ди Илгиз.

«Татар эстрадасына Илгиз Мөхетдинов җитми», — дип елмайды Нияз.

Филүсне остаз дип атадыгыз, тагын кемнәрен әйтер идегез

Айдар абый Фәйзрахманов. Ул милли җырларны бик матур яза. Мин аңа «Ак болыт романсы» өчен рәхмәтле. Эльмир абый Низамов һәрвакыт ярдәм итеп тора. Беренче укытучыларга рәхмәт.

Син күптән түгел гаилә кордың, хатыныгыз ягыннан көнләшү хисе юкмы?

Юк, минем хатыным көнче түгел. «Син минеке генә», — ди ул. Мин үзем дә көнче түгел. Ул — актриса, мин — сәхнә кешесе, бер-беребезне аңлыйбыз. Икебез дә иҗат кешесе. Без консерваториядә бергә укыдык. Аның күз алдында башка кызлар белән төрле рольләрдә уйнадым. Минем сәхнә кешесе булуымны аңлый. «Бар да булыр, матурым», — ди.

Илгиз Мөхетдинов - Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, «Татар моңы» бәйгесе лауреаты, «Безнең җыр» һәм «Үзгәреш җиле» проектларында катнашучы. и.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятен, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100