Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар сәхнәсенең яңа тавышы Айдар Рәкыйпов: «Сорамыйча да башкорт дип яздыралар иде»

Айдар Рәкыйпов татар эстрадасында беренче адымнарын ясап килүче җырчы. Ул Башкортстанның Илеш районыннан. Бу көннәрдә Айдар үзенең тәүге концертын куйды. Тамашасын без дә карап кайттык. Нәрсә дип әйтим? Өмет бар, дуслар.

news_top_970_100
Татар сәхнәсенең яңа тавышы Айдар Рәкыйпов: «Сорамыйча да башкорт дип яздыралар иде»
Абдул Фархан

Югалып кына калмасын, дим

Һәр җырчы үзе белән сәхнәгә яңалык алып килергә тырыша. Айдар Ракипов концертының үзенчәлекле бер ягы -сәхнәдән күрсәтелгән берничә өлешкә бүленгән видео иде.

Видеоның кыскача сюжеты — Айдарның җырчы булып формалашуы. Аңлатам: башта Айдар җырчы булырга әле әзер булмавын аңлый. Әмма янында аңа көч өстәп торучы дуслары була. Айдар җырын «Минстар» продюсерлык үзәгендә яздырып карый. Әлеге үзәкнең продюсеры Җәмил абый Айдарның җырын ишетә дә аңа ярдәм итәргә алына. Шулай итеп Айдар әкрен-әкрен генә җырчы булып формалаша. Һәм менә бүген ул сәхнәдә үзенең тәүге концертын куя!

Әмма концерт кую җырчы булу дигән сүз түгел. Тамашага чакыру белән килүчеләр дә булмады түгел. Туганнар, дуслар, танышлар… УНИКС залын сайлаганнар. Буш урыннар бар иде. Аларны күргәч, Айдарның бераз кәефе дә кырылгандыр. Мин дә кеше утырмаган урыннарның барлыгын күргәч, бераз борчылып куйдым.

Нишлисең, һәр җырчы да үз юлын шулай башлый. Башта егерме кешегә концерт куя, 1-2 ел үткәч, концертына сигез йөз кеше йөргәненә тап була.

Концерт барышында Айдарның каушавы сизелде. Беренче концерт өчен бу нормаль күренештер. Сөйләү, бию өлешләре әлегә профессиональ артистныкы кебек түгел. Әмма тавышы бар.

Тамаша дәвамындагы иң кызганыч өлеш — сәхнәдә басып торучы Айдарның арткарак атлаганда, эскәмиянең булуы белмичә, шапылдатып утыруы. Кызганып алдым бераз шушы вакытны үзен. Югалып кына калмасын, дим. Айдар, өч-дүрт секунд утырып торды да, сүзен дәвам итте.

Молодец! Популяр җырчы булгач, миңа интервью биргәндә: «Хәтерлисеңме, менә шул вакытны бераз югалып калган идем», — дип көлеп искә алырсың, Айдар.

Айдарның баянисты — Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән Руслан Мөхәмәдиев. Аның белән сөйләшеп алдым. «Ник киттең Ришаттан?», — дим. «Кызым туды, өйдә булырга кирәк дип уйладым. Гел гастрольләрдә йөреп булмас», — ди Руслан.

Кыскасы, әйбәт концерт. Бер 5-6 ел элек әле Ришат Төхвәтуллин да Айдар кебегрәк иде. Каушады, сәхнәдә бии һәм сөйләшә белмәде. Өйрәнде бит, популяр да булып китте. Айдардан да булмас түгел, Алла боерса. Чибәр, өйләнмәгән! Айдарның тамашачысының яртысыннан күбрәге кызлар.

Шулай да Айдар яшь җырчы Айгөл Кәримова белән бер-берсенә мәхәббәт аңлатып җырлады. Болар арасында да гыйшык хисе бар микән?.. Бездә бит, җырчылар дуэт башкарса, араларында мәхәббәт бар дип уйлау гадәти хәл.

«Популяр булыр өчен җырламыйм»

Айдарга үземнең сорауларымны бирдем.

Айдар, сәлам! Син Башкортстанның Илеш районыннан. Анда татарлар яшиме ул?

Илеш районында, ялгышмасам, 95% татарлар яши. Мин үзем дә татар гаиләсендә үстем, без татарча сөйләшәбез.

Син татармы, башкортмы?

Татар. Башкортча да «һөйләшә» алам. Көндәлектә татар телен кулланам. Мәктәптә укыган вакытта истә әле - сорамыйча да башкорт дип яздыралар иде. Хәзер андый нәрсә юк. Мин татар һәм моның белән горурланам.

Син башкорт телендә дә җырлыйсың, әйеме?

Башкорт телендә яздырылган җырларым бар. Башка телләрдә дә җырларга телим.

Әти-әниең авылда яши. Аларны шәһәргә күчерергә теләгең юкмы?

Юк, алар гомер буе авылда яшәде. Элек бездә маллар да бар иде, хәзер генә авылларда мал асрау бетеп килә.

Синең хатының булыр өчен нинди булырга кирәк?

Һәр кешенең үз карашы. Бүген, яши-яши, минем өчен иң мөһиме — көч өстәп, аңлаучы ярым булу. Кешенең минеке булуын яисә булмавын күзенә карап беләм. Күзләрдә нур булырга тиеш.

Машинаң, фатирың бармы? Кызлар шуңа игьтибар итә хәзер…

Әлегә машинам да, фатирым да юк, әмма булыр. Кызлар арасында машиналы, фатирлы егет күзләүчеләр бар. Бу, минемчә, дөрес түгел.

Башка телдә җырлыйм дисең, әйтик, рус телендә җырлый башларсың. Рус эстрадасында танылу авыр. Татар эстрадасында да танылып бетеп булмый.

Ялгышма, Алинә. Җырларны танылу өчен генә җырларга кирәкми. Ә чит телдә җырлау үзеңне һәрьяклап үстерер өчен кирәк. Университетта, консерваториядә классик җырларны өйрәтәләр. Алары да кирәк. Икенче телдә җырлау кешене баета, үстерә.

Популярлашып буламы, Айдар?

Үземне популяр дип әйтә алмыйм. Танылу максаты белән генә җырламыйм. Куйган максатларымны тормышка ашыру нияте белән яшим. Сәнгать өлкәсендә сигез ел укыдым. Ул еллар заяга үтмәсен иде.

Конкуренция көчлеме?

Иң көчле конкурент — ул мин. Үз-үзеңне җиңү кирәк.

Максатың нәрсәдә?

Җырлауда.

«Просто» җырлап йөрергә телисеңме?

Юк, «просто» гына түгел, әлбәттә. Бер хыялым бар. Кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәсем килә. Хәйрия белән шөгыльләнергә иде. Һәр җырчы да үзеннән соң эз калдырырга телидер. Сәнгать өлкәсенә берәр яңалык кертергә иде.

Нинди яңалык кертәсең килә?

Мәсәлән, җырның аранжировкаларын башкача яздыру. Казахстанда эшләнелгән аранжировкам бар. Әлбәттә, бездә яздырылганнары белән чагыштырсаң, аларныкы сыйфатлырак.

Концертта артка барганда эскәмиянең булмавын белмәдеңме? Оныттыңмы?

Ул эскәмия анда булырга тиеш түгел иде. Аның сәхнәдә булуын белмәдем. Эскәмияне сәхнәгә иртәрәк куйганнар.

Ничек шушы вакытны югалып калмаска?

Бераз гына каушавым сизелгәндер. Мин бит гадәти кеше, ничек каушамыйсың инде?! Шулай да без моның өстендә эшлибез.

Айдар тәкъдим иткән тамаша «Эзлим мин, табармын» дип атала. Сүз сөйгән яр турында барадыр, әмма минем Айдарга татар эстрадасында үз юлын табуны теләр идем. Эзләнүеңдә уңышлар сиңа, Айдар! Киләсе концертларыңа безне дә чакырырга онытма.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100