Кемдә чәчәк, кемдә карбыз — җырчыларның бакчаларында ниләр үсә? | intertat.tatar

Кемдә чәчәк, кемдә карбыз — җырчыларның бакчаларында ниләр үсә?

Җәй — табигатьтән үзеңә көч-дәрман алып, рәхәтләнеп ял итә, шулай ук кышка запаслар туплый торган чор. Артистлар нинди җәй нигъмәтләре белән сыйлана? Бакчаларында нәрсә үстерәләр? Кышка әзерлекне башлаганнармы инде? Җырчыларга шалтыратып, шул турыда сораштык. 

Винера Ганиева: «Бакчамны үзем карыйм»

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева яшелчәләр утыртмый. Җырчының бакчасында алмагачлар, чия, карлыган, кура җиләге, сырганак, виноград куаклары бар.

«Чәчәкләр һәм җиләк-җимеш үстерәм. Алары да күп түгел, шул тәмле итеп, куакларыннан ашап йөрерлек һәм кышка катырып куярлык кына. 

 Элек 200әр төп помидор, кыяр утырта идем. Бер елны Камил абыегыз тотты да, бөтен участокка чәчәкләр утыртып чыкты. «Шул кыяр-помидорларны базарга чыгып, берәр әбидән алып керсәң, савабы күбрәк булыр, аптырап йөрмә әле», — диде. Яшелчәләр участогында матур итеп чәчәкләр түтәле ясады. 

Хәзер мин менә шул чәчәкләргә, газоннарга су сибеп үстерәм. Бакчамда үзем эшлим, булышчым да, бакчачым да юк. Камилнең су сиптерә торган бик күп җайланмалары бар иде. Алар барысы да автоматлаштырылган, шуларны кабызырга өйрәнергә туры килде, хәтта үләннәрне кисәргә дә өйрәндем.

Бакчада эшләү үзе бер рәхәт. Чәчәкләрнең төрлелеге дә уңай эмоцияләр бирә. 

Камил үзе бакча эшләрен бик ярата иде. Иртән торып, иң беренче бакчага чыга.«Роза чәчәк аткан, әйдә кара әле», — дип мине дә чакырып чыгара. Шуларга сөенеп йөрер, чәчәкләрен күреп, мин шатлансын өчен тәрбияләр иде. 

Төрле ракурслар табып, чәчәкләремне фотога төшерергә яратам. Инстаграм дусларым: «Сез профессиональ фотографка әверелеп беттегез инде», — дип язалар. Рәссамнар кебек шуларның матурлыгын күреп йөрим. 

Ишегалдыбызда туя һәм чыршылар үсә. 16 ел элек шушы йортка күченгәндә утырткан идек. Бик зур булып үсеп беттеләр инде. Яңа ел алдыннан чыршыларны матур итеп уенчыклар белән бизәп тә куя идек. Хәзер шул чыршыларга кошлар ияләште. Көн саен шуларны ашатам, минем иң якын дусларыма әверелде алар», - ди Винера Ганиева. 

Илсур Сафин: «Кыярны химик матдәләр салмыйча үстерәм»

Татарстанның халык артисты Илсур Сафин, без шалтыраткач, аптырап ук китте. 

«Кызлар, мин бит башкалар кебек патша саренда яшәмим. Гап-гади халык артисты гап-гади бакчада яшәп ята. Бөтен кеше ашый торган бәрәңге, кишер, суган, кызыл чөгендер, үләннәр, кыяр, помидор, кәбестә, борыч үстерәбез. Яшь барган саен Җир-ана үзенә тарта икән ул. Дөп-дөрес икән әби-бабайларның әйткән сүзе. 

Мин бу бакчамны 2014 елларда алган идем. Зур-зур каеннар үсеп утыручы ташландык бакча иде ул. Тәртип салу өчен миңа анда бик күп хезмәт куярга туры килде. 4 КАМАЗ чүп чыгардым, каеннарның төбен казырга 4 мәртәбә экскаватор гына керттем. 

Хәзер кышка банкалар япмый башладык. Бер елны бик күп ябып, ашап бетереп булмады. Без өч кеше генә булгач, күп кирәкми. Гел кыяр ашап утырмыйсың бит. Кайвакыт ачып бәрәңге янына куела инде, йә ашка саласың. 

Җиләк-җимешне кышка күпләп катырабыз. Үзебезнең слива, виноград, чия, җиләкләр бар. Помидор-борычларны да соңгы вакытта катырып саклый башладык. Кыш көне алып, ашка салырга бик җайлы. 

Бәрәңге участогының яртысына иртә өлгерә торган сорт утырткан идек. Шуңа күптәннән, тәмләп, яшь бәрәңге ашыйбыз.

Кыяр 10 июньнәрдә өлгерде. Аны кая куярга белгән юк. Чиләк-чиләк туганнарга да бирдек. Мин кыярга бернинди химик матдәләр салмыйча үстерәм. 10-15 капчык тиресне туфрак белән бутыйм да утыртам. Үскәне шул туфракта үсә, үсмәгәне урынына яңа кәлшә төртеп куябыз. Чиста, бернинди химикат кермәгән кыяр ашыйбыз. 

Бакчамда авыл мунчасы бар. Аның артында күлгә төшә торган причалым бар. Мин анда балык тотам. 

Мунчаны бик яратып керәм. Ташына хуш исле майлар сибәм. Бер банка чәй яки су алып кереп куям да, шуны эчеп бетергәнче, 5-6 тапкыр чабынам. Малайны да шулай чабынырга өйрәттем», - ди Илсур Сафин.

Гүзәл Идрисова: «Этебезгә кадәр җиләк ярата»

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова Казан тирәсендә үз йортлары һәм бакчалары белән тора.

«Бакча вакыт сорый һәм даими өйрәнүне таләп итә.

Мин тәмле чәйләр эчәргә яратам. Шуңа күрә бакчабызда берничә төрле чәй үләннәре үстерәбез. Шалфей, мелисса, орбит дигән үлән бар. Урман мәтрүшкәсе дә бар иде, анысы нигәдер быел чыкмады. Кызыл, кара карлыган, чия куакларыбыз, кәрлә алмагачларыбыз бар. Аларны әле узган ел гына утырткан идек, ләкин алмалары бар инде. Шуңа куанабыз. 

Балалар ашый торган бөтен төр яшелчәне утыртырга тырышам. Үзем дә яшелчәләр бик яратам. Кишер, руккола, сельдерей, петрушка, кузгалак, борчак устерәбез. 

Аннары каен җиләген өйдә дә үстереп булганны күргәнем бар иде. Алып кайтып, алмагач төпләренә боҗра сыман итеп утырттык. Кечкенә генә бер аланлык та ясадык. Кура җиләгенең эре сортлы, сары төстәгесе бар. Җиләк ашыйм дип, урманга йөрисе юк, Аллаһка шөкер.

Ташкабак, помидор, кыяр үстерәбез. Быел карбыз утырттык. Балалар инде шуларның үскәнең көне-төне көтә. 

Илназ өй артындагы буш урыннарда бәләкәй генә урман булдырмакчы. Анда наратлар, сырганак, шомыртлар, кызыл чикләвек утырттык. 

Безнең балалар күп булгач, компот әйбәт эчелә. Мунча саен ачабыз, җәй көне дә компот эчәбез. Әле менә тагын 10 литр чия алып кайттык. Хәзер шуны эш итәргә кирәк. Компот һәм кайнатма ясармын дип торам. Җиләк-җимешне күбесенчә катырып куям. Шуның өчен махсус бер туңдыргыч алдык. Карлыган яфрагын да һәрберсен аерым төреп, туңдыргычка салам. Алай ул кипкәнгә караганда тәмлерәк була. Хәтта мунча себеркеләрен дә туңдыралар икән. Кипкәнгә караганда туңдыргычта яхшырак саклана, диләр. Быел безнең дә шушы тәҗрибәне ясап карау хыялда бар. 

Без кечкенәдән эшләп үскән балалар. Әниләр ел саен һәрберебезгә түтәл бүлеп бирәләр иде. Без дә балаларны шулай тәрбиялибез хәзер. Һәрберсенең түтәле, лейкасы, көрәге, тырмасы бар. Бөтен кешегә дә эш тигез бүленә. Берсе чүп утаганда икенчесе су сибә, өченчесе чүпләрне арба белән чыгара. Кем эшләми — шул ашамый безнең өйдә. 

Инде икенче ел рәттән бәрәңге утыртабыз. Узган ел пандемия вакытында утыртып караган идек. Әйбәт кенә уңыш җыеп алгач, быел тагын тәвәккәлләдек.

Быел яз иртә килү барыбер үзен сиздерде. Теплицада кыярлар пешеп, яфраклары янып утыра. Корткычлар да бик күп булды. Үләннәр начар үсә, аларны әллә нәрсә ашый. 

Балаларыбыз бакча яшелчәләрен бик яраталар. Ул кыяр-помидорның үскәнең көтеп кенә торалар да, шунда ук җыеп керәләр.  

Кыярны тагын бер яратып ашаучыбыз бар әле безнең. Этебез шатырдатып кыяр ашый. Җиләктән дә баш тартмый. Мин җиләк ашаганда арттан килеп җитә. Буе җитмәгәндә, сикерә-сикерә җиләк ашый. Гел балалар белән бергә үскәнгә шундый инде ул. Үзе бик яхшы ул безнең, өрми дә, эт кебек тә түгел», - диде Гүзәл Идрисова.

Лилия Муллагалиева: «Безнең бакча — матурлык өчен генә»

Лилия Муллагалиеваны тамашачысы һәм инстаграм дуслары бик уңган хуҗабикә буларак та белә. Кышка запасларны күпләп ясаса да, җырчы бакчасында яшелчәләр үстерми икән. 

«Бакчабызда бер яшелчә дә үстермибез. Соңгы җиде-сигез ел эчендә чәчәкләр, куаклар һәм үләннән кала бернәрсә дә утыртканыбыз юк. Без бакчаны матурлык өчен тотабыз. Чәчәкләрнең төрлесен утыртам. Роза, бархатцы, петунияләрнең төрлеләре, шулай ук күпьеллык чәчәкләрем санап бетергесез.

Декоратив куаклар, туя, артыш утырттык. 

Яшелчә, җиләк-җимеш авылда тулып ята. 12 литр карлыган, табак-табак чия, кыяр, помидор алып килдем әнә. Кышка бөтен запасларны авылдагы яшелчә, җиләк-җимеш белән әзерлим. Компот өчен слива һәм абрикосны гына сатып алам. Мин ел саен 200 банка компот ябам. Ул елныкы елга эчелеп бетә. 

Кайнатмалар һәм компотлар ясадым инде. Салатларга тотынмаган әле», — диде Лилия Муллагалиева.

Лилия Муллагалиевадан шәп чия кайнатмасы рецепты. «Элек чия бөрешә торган иде. Бу рецепт белән чияләре тере, сиробы куе була», — ди ул. 

1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне берәм-берәм салабыз. Кайнап чыккач, 10 минут пешерәбез. Аннары 7 стакан шикәр комы салып, кайнап чыккач, 10 минут кайнатабыз һәм сүндерәбез. Калган 7 стакан шикәр комын салабыз һәм эреп беткәнче болгатабыз. Кайнатманы алып куябыз. Ул үзе суынырга тиеш. Аннары тагын утка куеп, кайнатып чыгарабыз да банкаларга тутырабыз.

Зөлфия Шакирова: «Җир эшен бик яратам»

«Быел бакчабызда бөтен әйбер дә мул. Кишер, чөгендер, кыяр, помидор гөрләп үсте. Карлыган, кура җиләге, кара җиләк, бакча җиләге дә күп булды. Шуларны эшкәртеп, кышка әзерләнеп, төннәр буе мәш киләм. Аның ише эшне өйдә кеше йөргәндә эшләп булмый. Пешәрләр дип тә куркыта. Банка ябу эшләренә балаларны яткыргач кына тотынам. 

Бакчабызда әллә нинди ят әйберләр үстермим. Бөтен кеше ашый торган яшелчә, җиләк-җимеш тә бар. 

Без бит авыл балалары. Җир белән дәртләнеп яшибез. Кайчагында иртән торам — кәеф юк. «Әй, карлыган яфрагы алып керим әле чәй эчәргә», — дип чыгып китәм. Шул чыгудан, бер-ике сәгать бакчадан керә алмый җәфаланам. Чүп утап, әле бер, әле икенче әйберне өзеп… Җир яшәтә, җир көч бирә.

Кечкенә вакыттан ук әти-әни эштә булгач, хуҗалыкны үзем алып барып өйрәнгәнмен. Кая барсаң да кара сакалың үзеңнән калмый дигән кебек. Җир эшен бик яратам. 

Аннан үзеңнең ихатаңа кайтуы бик рәхәт. Яшьрәк чакта фатирда тора идек бит инде. Төн уртасында гастрольләрдән кайтып керәбез. Төне буе 8 катка концерт костюмнарын ташыйбыз. Машинада калдырып булмый бит. Ә монда ишегалдына машинаңны кертеп куясың да, иртән йокы туйдыргач кына бушатасың. Аннан машина куярга урын табу проблемасы да бар иде.

Эше күп булса да, үз йортың белән яшәүгә берни дә җитми», — ди Зөлфия Шакирова.

Рөстәм Закиров: «Быел бакча эшенә күңел үсми»

«Шәһәрдә үз бакчабыз юк. Минем туган авылымда (Арча районы, Пошалым авылы) бөтен төр яшелчәне дә үстерәбез. Алмагачларыбыз, кара, кызыл һәм ак карлыган куаклары бар. Ләкин быел бакчаны бик карыйсы килми. Ялкаулык та көчәйде. Чөнки караудан файда юк. Бүген бәрәңгене казып караган идем әле. Яңгыр булмагач, бәрәңге юк быел. Эшләгәнеңнән файда булмагач, күңел үсми», — ди Рөстәм Закиров.

 Динә Латыйпова: «Карлыган кайнатмасы белән генә чәй эчәбез»

«Бакчабызда күбрәк чәчәкләр һәм газон үсә. Суган, укроп, кыяр, помидорны өзеп алып кереп ашарлык кына итеп утыртабыз. 

Быел җиләк-җимеш тә егылып уңмады. Җиләк тә артык күп булмады.

Кышка әзерлек дип, япсам, бераз гына кыяр белән помидор ябармын инде. Былтыргысы да ашалмады. Кибетләрдә яңа өзелгәне тулып торганда, банкалы кыярлар ашалмый шул хәзер. Узган ел ясаган кайнатмаларым да шул килеш тора. Без карлыган кайнатмасы белән генә чәй эчәбез. Җиләк-җимешне блендердан чыгарып, шикәр комы белән бутап туңдыргычка куйсаң, шуннан да яхшысы юк», — ди Динә Латыйпова.

Алмаз Мирзаянов: «Төрле виноградлар, карбыз, кавын үстерәбез»

«Мин тәрбияләргә ярдәм итүче, су сибүче генә, бакча белән әби идарә итә, тәҗрибәләрне Зөлфирә үткәрә», — ди артист.

«Безне артык тәҗрибәле бакчачылар дип атап булмый. Мин, гомумән, алай башым белән кереп китеп эшләүче түгел. Тәрбияләргә ярдәм итүче, су сибүче генә. Зөлфирә бакчада тәҗрибәләр ясап йөри. Ә болай төп киңәшчебез дә, бакчаны яратучы да әби.

Бакчабызда бөтен төр яшелчә, җиләк-җимешне тә бар. Әллә ничә төрле фасоль, салатлар, төрле сортлы виноградларыбыз бар. Ят әйберләрдән карбыз, кавын, кара җиләк үстерәбез. Карбызларның шулай зур булып үскәненә үзем дә шаккатып йөрим.

Бакчабызда күл бар. Анда узган ел балыклар да җибәргән идек, быел кызгандык инде. Коебыз бар, чатыр ясап куйдык. Үзебезчә матурлап ясарга тырыштык бакчабызны. Кешене шаккатырырга дип түгел, үзебезгә куаныч китерсен дип үстерәбез һәм матурлыйбыз», — ди Алмаз Мирзаянов.