Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева: “Ирем белән аерылышсак та, дуслар булып кала алдык”

“Кайтабыз да китәбез шул, безне дә аңла инде”, - дигән җыр җырчы Гөлназ Сираевага татар эстрада сәхнәсендә үз урынын булдырырга ярдәм итте. Сез әлеге җырны хәтерлисезме? Гөлназ турында популяр иде дип әйтү дөрес микән? Ни өчен ул 7-8 елга сәхнәдән югалып торды? Аның шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар? "Интертат" Гөлназның үзе белән аралашты.

news_top_970_100
Гөлназ Сираева: “Ирем белән аерылышсак та, дуслар булып кала алдык”
- Гөлназ, сине сәхнәдән югалып тордың дип әйтү дөресме?

-Киттем үк, димәс идем, әмма эстрада тормышыннан ераклашкан вакытлар булды. Йога белән шөгыльләнә башладым. Дүрт ел ит ашамадым, бары тик җиләк-җимешләр ашадым. Ул елларда, чамасы белән әйткәндә, ун килограммга ябыграк идем. Шушы өлкә белән кызыксына башлагач, җырчы булып эшләү теләге сүрелгән иде...

-Сектага эләктең әллә? 
 
-Юк, бу бары тик кызыксыну гына иде. Хәзер бар да яхшы, ит ашыйм, җырлар иҗат итәм!



-Әлеге 7-8 ел заяга үткән дип уйламыйсыңмы? 
 
-Заяга үткән дип әйтә алам, әйе. Гадәтем бар: әгәр дә бер өлкәгә кереп китәм икән, ахырына кадәр барып җитәргә кирәк. Әйбернең чамасын белмим. Йога белән дә сәламәтлек өчен генә шөгыльләнергә була иде, ә мин әлеге өлкәне өйрәнә башладым.

-Хәзер җыр өлкәсендә эшләргә дә эшләргәме?

-Әйе, мин эшләргә әзер. Күпләр мине туганнар турында, моңсурак җырлар башкара торган җырчы буларак белә. Әлеге образдан баш тартырга иде.

Гөлназ Сираева УНИКС концертлар залында үзенең “сольный” тамашасын күрсәтте. 7-8 ел югалып торып, кире сәхнәгә кайту җиңелләрдән түгел. Шулай да Гөлназның тугры тамашачысы аның концертына килгән иде. Үткән тамаша турында берничә сүз әйтеп китим: әлеге юлдан читкә тайпылмыйча, эшләргә дә эшләргә. Минемчә, әлеге сүзләр белән Гөлназ үзе дә килешәдер. Иң мөһиме: тамашада гадилек һәм җылылык хөкем сөрде. Кызганыч, бүгенге концертларның күбесендә ихласлык юк. Гөлназ тамашачы белән үзе булып калды. Тамашасы да “Үзем” дигән исем йөртә. Гөлназ, дустым, Алла теләсә, тагы да популяррак җырчы булырсың, ләкин бер үтенеч: концертыңда булган ясалмалыксызлыкны югалтма. Әңгәмәбезне дәвам итик.

“Габделфәт Сафинга шалтратмадым да”

-Синең “Кайтабыз да китәбез” җырыңны Габделфәт Сафин да җырлады. Бу хәл ничек тәмамланды? 
 
-Әлеге хәлне авыр кичердем. Габделфәт абый миннән рөхсәт тә сорамады, җырларга теләвен дә әйтмәде. Минемчә, матур күренеш түгел.

-Сез Габделфәт абый белән аралашып булса да алдыгызмы? 

-Юк, бер дә аралашкан булмады. Мин аңа хәтта шалтратмадым да.

-Җырчы Гүзәл Уразова Элвин Грейга видео белән җавап кайтарган иде бит. Сиңа да елап видео төшерәсе иде. Синең дә елаган рәвеш чыгаругы сәләтең бардыр. 
 
-Юк, башыма да килмәде. Без Габделфәт абый белән массакүләм чаралары аша аралаштык – шул җиткән. Оскар Усманов (“Кайтабыз да китәбез” җырының авторы) хәйләкәррәк булып чыкты. Ул бер җырчыга да 100 процентлык хокуклар бирми. Бу очракта да шулай булды.

-Аңлыйм, рәхәт түгел. Син үзең дә шигырьләр язасың. Күз алдыңа китер, синең шигыреңә, синнән сорамыйча, җыр язалар. Гаделсезлек бит? 

-Әйе, әлбәттә, бу – гаделсезлек. Мин, гомумән, гаделсезлекне күралмыйм. Утырып еларга да мөмкинмен.

-Нинди гаделсезлеккә очраганың бар? 
 
-Мәсәлән, мәктәптә укыганда, мин бишлелек итеп әзерләнеп килеп тә, миңа дүртле куйсалар, елый идем.

-Шигырь язуыңа тукталып үтикче. Нинди темаларга язасың?

-Барысы да күңел халәтемнән тора. Иң кызыгы – кайвакыт русча фикер йөртү минем өчен җиңелрәк булса да, шигырьләрне бары тик татарча гына язам. Минем күңелем татарча.



“Беренче үбешүем ошамады”

-Кайчан беренче тапкыр үбештең? 

-16 яшь иде миңа. Кем икәнен әйтмим. Әлеге егет минем нәкъ менә аның белән беренче тапкыр үбешүемне белмидер.

-Ошадымы соң?

-Юк, ошамады. Ул мине озатты да, мин тиз генә кереп китмәкче идем, ә ул тотып алды да үпте. “Шул була микән инде бу үбешү?”, - дип үз-үземә сорау бирдем. Хәзер дә хәтерлим: миңа ошамады. Өйгә кереп, юынып, тешләремне чистарттым.

-Сез әлеге егет белән йөрдегезме?

-Әйе, йөрдек. Ләкин озак түгел, холыкларыбыз туры килмәде.

-Холыкларны үзгәртергә була бит, ялгышмасам?.. 

-Юк, әгәр дә үзгәрергә кирәк икән, димәк, бу – мәхәббәт түгел. Кешене ничек бар, шулай яратырга кирәк.

“Ирем белән күптәннән аерылыштык”

Беренче үбешүләр, беренче кич чыгулар инде артта. Гөлназ Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Җырчы 25 яшендә кияүгә чыга.

-Гөлназ, ирең белән аерылыштың дип беләм. Ничек булды бу хәл? 
 
-Әйе, без ирем аерылыштык. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Башта аерым яши башладык, соңыннан аерылышу үзе безне табып алды.

-Рәсми рәвештә аерылу барыбер булгандыр бит? Әлеге көн кайчан иде? 
 
-Без рәсми рәвештә күптән аерылган. Ләкин аерылышкач та, барыбер бергә яшәдек.

-Мәхәббәт мәңгелекме? 

-Беркем дә гарантия бирә алмый. Без туабыз һәм үләбез – менә болар йөз процент, калганын беркем дә төгәл әйтә алмый. Шулай да мәхәббәтне саклыйсың килсә, аны саклап була дип уйлыйм.

-Димәк, син мәхәббәтегезне сакларга теләмәдең? 
 
-Без бер-беребезгә туры килми идек. Бу типтагы мөнәсәбәтләрнең тартып-сузуның мәгънәсе юктыр... Кеше бәхетле булырга тиеш. Әгәр дә сез бер-берегезне бәхетле итмисез икән, саклаудан ни файда?!

-10 ел туры килдегез дә, һәм “бац”, мәхәббәт беттеме? 
 
-Мөнәсәбәтләребезнең башында ук аңлашылмаучанлыклар бар иде. Мин иҗат кешесе, ә ул минем капма-каршым. Бер-берсенә охшамаган кешеләр тартыла, диләр. Моның белән килешәм, чөнки башка өлкәдә эшләгән, тормышны башкачарак күзаллаган кеше, сиңа бу дөньяны башка яктан күрсәтә, ача.

-Бу начар әллә? 

-Юк, бер яктан карасаң, начар түгел. Тик бер сүзсез әлеге мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар туачак. Бу очракта бик гакыллы кеше генә мәхәббәтне саклап кала ала.

-Аңлавымча, ирең белән әлеге сынауны үтә алмагансыз? 
 
-Үттек! Нәрсә генә дисәң дә, 10 ел ир-хатын буларак яшәдек. Мөнәсәбәтләребезнең башында талаштык, бәхәсләштек, ул үзенчә сөйләде, мин үземнең фикеремне әйттем. Һәм бер мәлне без бәхәсләшүдә мәгънә булмаганын аңладык. Ул миннән нәрсәдер алды, мин аннан нәрсәгәдер өйрәндем. Шул бер-беребезне нәрсәгәдер өйрәтер өчен кирәк булгандыр инде безнең мөнәсәбәтләр... Булды, өйрәндек, рәхмәт!

-Әллә талашмадыгыз да? 
 
-Нигә талашыйк?! Беркем дә хыянәт итмәде, талашулар да булмады. Без олы кешеләр буларак, бер-беребезне аңлап, аерылыштык.


-Иреңнең туен алып бара алыр идеңме? Ул әле өйләнер бит. 

-Әйедер...Ләкин, минемчә, ул мине чакырмас (көлә).

-Алмазны (Гөлназ Сираеваның ире – автор) әти итә алмау аерылышуыгызга сәбәп була алдымы? 
 
-Юк, алай уйламыйм. Өч балалы гаиләләр дә аерылыша. Соңыннан, минемчә, әти белән әни талашып торган гаиләдә бала зыян кичерә. Бала мәхәббәтле, бәхетле гаиләдә тәрбияләнергә тиеш.

-Ирең хәзер кайда яши? Сез аралашасызмы? 

-Без аның белән дуслар. Сораулар булса, әле дә аның белән киңәшләшәбез! Алмаз белән бергә нинди авырлыклар аша гына үтмәдек. Тормышымның иң авыр вакытларында ул минем янымда булды. Мәсәлән, әнием үлгәч, бертуган энемне күмгәндә...Бергә яшәгән чорда аның әти-әнисен дә җирләдек. Авырлыкларны бергә кичергән кешеләр гомер буена дус-якын булып каладыр инде ул...

Гафу, әлеге мөнәсәбәтләр турында сөйләшәсем килми. Иң мөһиме – без бер-беребезне аңладык, һәм мин тыныч. Минем Алмазга рәхмәт сүзеннән кала әйтер сүзем юк.

-Алмаз турында сөйлисең килмәгәч, бүгенге егетең турында сөйләче. 
 
-Бу сорауга төгәл җавап бирәсем килми. Игътибар итүчеләрнең булуын гына әйтә алам.

-Алмаз кебекне эзлисеңме? 

-Алмаз кебекне эзлим дип әйтә алмыйм, ләкин барыбер чагыштыру бар. Һәрбер хатын-кыз да чагыштырадыр дип уйлыйм.

-Син үзеңне бай дип саныйсыңмы? Казанда фатир ала алдыңмы? 

-Юк, мин бай түгел. Акчаны кайда куярга белмичә йөргәнем юк. Фатирымны ипотекага алдым.

-Яныңдагы ир-атның статусы, кесәсенең киңлеге мөһимме? 

-Юк, кешесе минеке булырга тиеш. Әгәр дә кешене хөрмәт итмәсәң, аның кесәсенең киңлеге белән еракка китеп булмас.

-Гөлназ Сираева тагын кияүгә чыгачакмы? 
 
-Әлбәттә, һичшиксез!
 
-Үзеңнең бер әңгәмәңдә син: “Кырык яшемә кадәр әни булмасам, балалар йортына мөрәҗәгать итәчәкмен”, - дигәнсең. Бу сүзләр һаман да актуальмы? 

-Әлегә кырык яшем тулмады. Актуальлеккә килгәндә, балалар йортыннан бала алырга мөмкинмен.

-Шәхси тормышың турында сөйлисең килми, ахры? 

-Юк, әлегә минем шәхси тормышым серләр сандыгы булып торсын. Вакыты җиткәч, барысын да белерсең. Ә әлегә бары тик шул.

Без Гөлназга бары тик уңышлар гына телибез. Укучым, Гөлназ кияүгә чыга калса, шунда ук хәбәр итәрбез. Ул безгә сүз бирде.

Гөлназ Сираева концертыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100