Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Павел Волонихин: «Барс Медиа» компаниясенең киләчәге өчен бер дә борчылмагыз"

“Барс Медиа» татар медиа группасын күп еллар җитәкләгән, ширкәтнең мөдирләр шурасы рәисе булган Марат Гәрәев август башында үзенең һәм кызының - компаниянең генераль директоры булган Динә Гәрәеваның шоу-бизнестан китүен белдергән иде. Компаниянең яңа җитәкчесе «Татар-информ»га үз бурычлары һәм планнары турында сөйләде.

news_top_970_100
Павел Волонихин: «Барс Медиа» компаниясенең киләчәге өчен бер дә борчылмагыз"
Салават Камалетдинов

«Барс Медиа» татар медиа группасының генераль директоры итеп 2000 еллардан бирле Айдар Галимов студиясенең директоры булып эшләгән Павел Волонихин билгеләнде.

«Миңа беркем дә бурычлар куя алмый»

Интервью башында ук Павел Волонихин миңа: «Сорауларыңның кайберсенә җавап бирмәскә дә мөмкинмен. Аларга мин комментарий бирмәячәкмен», — дип кисәтеп куйды.

Бүген сез «Барс медиа» татар медиа группасының генераль директоры. Кем сезне әлеге вазифага билгеләде?

Әйе, бүген мин «Барс Медиа» төркеменең генераль директоры. Бу оешма — группалар төркеме, чөнки әлеге оешмада телевидение дә, радио да, концерт, реклама бүлекләре дә бар. Холдинг дип тә әйтергә була. Без эшләгән эшнең юнәлешләре төрле. Нишләп мине сайладылар? 2002 елдан Айдар Галимов студиясенең җитәкчесе булдым. Шулай ук 2003 елдан мин продюсерлык үзәге директоры.

Сез эстрададан ерак кеше түгел. Һәм бу ике вазифаны Уфада үти идегез. Казандагы «Барс Медиа» төркеменә каян килеп эләктегез?

Без «Барс Медиа» төркеме белән гел хезмәттәшлек итә идек. Продюсерлык үзәге әлеге компаниянең концертларын Башкортстанда оештыру белән шөгыльләнә иде. Без бергә оештырган концертлар бихисап. Шулай ук Айдар Галимов студиясе дә «Барс Медиа» компаниясе белән бик күп еллар хезмәттәшлек итә. Мин татар медиа группасының җитәкчелеге белән дә, биредә эшләүчеләр белән дә таныш идем.

Сезне Гәрәевләр чакырдымы?

Мине «Барс Медиа”ның җитәкчелеге чакырды.

«Барс Медиа» компаниясенең Башкортстанда да акционерлары бар. Сез дә Уфадан. Бу акционер белән сез туганнар түгелме?

Безнең арада туганлык юк, шулай да җитәкчеләрнең, акционерларның барысы белән дә мин таныш. Нәкъ менә мине генераль директор буларак сайлауларына мин шат.

Вазифагыз авырмы?

Җиңел дип әйтеп булмый. Әмма компаниядә эшләүчеләр дә, җитәкчеләр дә эш сөя торган кешеләр, шуңа күрә компания белән җитәкләү әллә ни авыр түгел. Минемчә, «Барс Медиа» — ул куәтле һәм заманча оешма.

Компаниядә нәрсәләрне үзгәртергә телисез?

Компания заман белән бергә атларга тиеш. Шоу-бизнеста, мәдәниятта өстенлекләр, юнәлешләр, музыканың стильләре гел үзгәреп тора. Без тамашачыларның теләкләренә дә колак салабыз. Алар да безнең өчен мөһим. Мин холкым буенча революционер түгел.

«Барс Медиа» компаниясе 90 нче еллар ахырында татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Бүген дә ул чәчәк атучы компанияме? Аның киләчәге өчен борчылмыйсызмы?

Мин сезнең белән тулысынча килешәм. «Барс Медиа» компаниясе алга таба эшли. Аның киләчәге өчен бер дә борчылмыйм, сез дә борчылмагыз. Алга таба продюсерлык үзәген зурайтырга кирәк дип уйлыйм. Радиобызны башка регионнарда да тыңларга тиешләр. Без «Татар радиосы"ның географиясен зурайтачакбыз. Бүген мин планнар төзү белән шөгыльләнәм.

Планнар төгәл билгеле булгач кына әйтәсезме?

Әйе, әлбәттә. Иң мөһиме — тыңлаучыларыбыз кимемәсен.

Компания заман белән бергә атларга тиеш, дисез. Ә татарга гына хас булга моң?..

Моң турында онытырга ярамый. Татар халык җырларын, татар телен алга таба үстерергә кирәк.

Сез рус, ә үзегез татар теле, халык җырлары турында сөйлисез…

Музыканың милләте юк. Көнкүрештә татар телен куллана алам. Җырны тыңлагач, җырчының нәрсә турында җырлаганын әйтә алам. Минем туган телем татар теле түгел шул.

Сез «Татар радиосы”н тыңлыйсызмы?

Тыңлыйм, эшем шул бит.

Әйдәгез, мин берәр татар җырын кушам да, сез миңа нәрсә турында икәнен әйтеп бирерсез?

Мин үземә җырчыларның нәрсә турында җырлаганын белүне максат итеп куймыйм. Гомумән, беркем дә миңа андый бурычлар куя алмый һәм куймый да. Бу компаниядә минем бурычларым башка. Мин менеджер, җитәкче. Компаниядә үз эшенең белгечләре: музыкантлар, филологлар эшли. Минем вазифам компаниядә барган эшне оештыру.

Хәзер «Татар радиосы”нда кем директор?

Айваз Садыйров директор вазифаларын башкара.

Нигә аны директор итеп рәсми рәвештә билгеләмисез?

Беренче чиратта Айваз — радионың редакторы. Ә директор булу, гомумән, башка эш. Иҗат кешесе буларак, Айвазга менеджер булып эшләү авыррак.

«Җырчы булу өчен җырлый гына белү аз»

Татар эстрадасында «плюска» җырлаучылар күпме?

Төрле хәлләр була. Кайвакыт җырчы үз тавышы белән җырлый алмый, чөнки мәйданчык туры килми. Хәтта җырчы бик матур җырлый белсә дә. Әмма үзләренең «сольный» концертларында үз тавышларына җырламаучыларны мин аңламыйм.

Кайвакыт карыйсың — җырчы җырлый белми, ләкин ул популяр. Радиоларда, телевидениеләрдә гел ул гына.

Без барыбыз да җырлый беләбез. Син дә, мин дә җырларга яратабыз. Мәсәлән, душ кергәндә. Җырлый белмәсәң, күпме акча түләсәң дә, популяр булып булмый.

Сорауны башкача куйыйк: җырчы җырлый белә — акчасы юк. Бу хакта ни диярсез?

Эстрадада үз урынын булдырырга теләгән кешенең акчасы булмаса да, ул барыбер сәхнәдә булачак. Хәзер бит Интернет чәчәк ата.

Ротацияләр кыйммәт бит…

Әгәр кешенең сәләте бар икән, без аңа ярдәм итәргә әзербез. Җырчы булыр өчен җырлый белү генә аз. Сәхнәдә үзеңне тота белү, тәҗрибә кирәк.

«Барс Медиа» компаниясендә бүгенге көнне ничә җырчы эшли?

Унике.

Кемнәр алар?

Миндә төгәл исемлек юк. Сорасагыз, әзерләнеп килер идем.

Рамил Айметдинов…

Әйе, ул, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Ландыш, Иркә.

Тагын?

Чәчкәне, Алинә Даутованы, Миндияр Шәймардановны әйтмәдек. Бар инде анда.

«Татар җыры"н ни көтә?

«Татар җыры» фестивале үзгәрәчәкме?

Фестиваль татар халкыныкы булуын дәвам итәчәк.

Ул сыннарны алыр өчен җырчыларга акча түләргә кирәк, диләр…

Юк, быел сатылган сыннар юк.

Фестивальнең билетлары кыйммәт. Гади халык анда йөри алмый.

«Татар җыры”н үткәрер өчен бер генә миллион җитми. Кыйммәтле билетлар сатып та, компания барыбер «минус”ка чыга. «Барс Медиа» әлеге фестиваль ярдәмендә үзенең кесәсенә акча эшләми, киресенчә, акча түгә. Фестивальгә килә алмаучылар өчен дисклар сатыла. Без концертны видеога төшерәбез. «Татар җыры» эчке «тусовка» түгел.

«Мин фатирны „снимать“ итәм»

Сез күпме акча эшлисез?

Бу сорауга җавап бирә алмыйм.

Сез өйләнгәнме?

Үземнең шәхси тормышым турында сөйләмим. Без бит сезнең белән эш турында сөйләшәбез.

Әти-әниегез исәнме? Алар Уфадамы?

Әтием сигез ел элек йөрәк авыруыннан үлде, әнием Уфада яши. Мин аны Казанга күчермәдем.

Бай гаиләдә үстегезме?

Әнием 35 ел дәвамында укытучы булып эшләде, әтием инженер иде.

Сез нинди машинада йөрисез?

Toyota Highlander машинасында йөрим.

Казанда фатир алырга өлгердегезме әле?

Юк, мин «снимать» итеп яшим.

Сезгә ничә яшь?

41.

«Кунакка килегез»

«Барс Медиа» татар медиа группасы Казан шәһәре Голубятников урамы 20А бинасыннан Себер тракты 34 адресындагы йортка күчте. Бу хакта 17 октябрь Павел Волонихин «Татар-информ”га хәбәр иткән иде.

Нигә «Барс Медиа» компаниясе башка бинага күчте?

Анда билгеле бер вазгыять барлыкка килде. Әлеге хәл акционеларның үзара аңлаша алмаулары… Юк, дөрес түгел. Бу хәл акционерларның Голубятникова, 20А бинасын ничек кулланырга икәнен белмәүләре аркасында барлыкка килде.

Голубятников урамында урташкан бина кемнеке?

Белмим. Миндә мондый мәгълүмат юк.

Гәрәевларныкымы? Марат Гәрәевның Булат исемле улы бар. Бәлки аныкыдыр?

Мин җитәкчеләрнең, акционерларның гаиләләре белән аралашмыйм.

Гәрәевлар нигә чәчәк атучы бизнестан китте икән?

Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. Әлеге сорауны аларга бирегез.

Марат Гәрәев хәзер кайда?

Ул Казанда. Марат Гәрәев җитәкчеләрнең берсе булуын дәвам итә. Динә үз теләге белән китте.

Җитәкчеләр, акционерлар үзара яхшы мөнәсәбәттәме?

Ә кайчан аларның мөнәсәбәтләре начар булды? Бизнеста төрле хәлләр була. Барлыкка килгән мәсьәләләр чишелә.

Сез Себер тракты, 34 йортының бер этажында утырасызмы? Бу бина кемнеке?

Әлеге бинаның бер этажында без утырабыз. Җитәкчеләрнең карары буенча без әлеге бинада эшләячәкбез. Шуның белән шул. Компаниянең нинди бинада утыруы мөһим түгел. Иң мөһиме — аның яхшы эшләве.

Ремонт бара, дигән идегез.

Әйе, бинада ремонт ясыйбыз.

Алып баручылар туры эфирда сөйләгәндә, аларның тавышлары ерактан, кайтавыз булып ишетелә…

Әлегә чишелеп бетмәгән сораулар бар. Тыңлаучыларыбыздан уңайсызлыклар тудыруыбыз өчен гафу үтенәм. Әмма ремонт бара, һәм тиздән барасы да үз урынында булачак.

Сез миңа ремонт беткәч килерсең дигән идегез.

Әйе, хәтерлим. Ремонт ясауның этаплары күп. Әлегә ремонт тәмамланмады.

Кайчан тәмамланыр икән ул?

Быелның ахырында ремонт эшләре тәмамланыр дип уйлыйм.

Кунакка килсәм ярыймы?

Бик теләп, мин сезне көтәм. Бәлки без сезнең белән шунда 2020 елны каршы да алырбыз.

Ярар, рәхмәт!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100