Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йолдызлар Яңа елны ничек каршылый?

Яңа ел! Яңа ел җитә бит! Бала-чагалар, берсеннән-берсе уздырып, Кыш бабайга хат яза. Бүләкләр хакында укыган әти-әниләр янчыгын капшый. Айфон, планшет, «сәпит» — ни генә сорамый балалар. Балалар гына түгел, инде балачаклары еракта калган, яше узып, күңелләре бер дә картаймаган кешеләр Кыш бабайдан нәрсә сорый икән?

news_top_970_100
Йолдызлар Яңа елны ничек каршылый?

Ә татар эстрадасы җырчылары? Алар Яңа елда нинди теләкләре чынга ашуны түземсезлек белән көтә? Яңа ел бәйрәмнәрен ничек уздырырга планлаштыра икән? Бу хакта алар «Интертат» хезмәткәренә сөйләде.

«Иң мөһиме — каз пешерәбез»

Гүзәл Уразова Яңа елны гаиләсе белән каршыларга ярата. «Өйдә, әти-әни, балалар белән бәйрәм итәргә яратабыз. Иң мөһиме — каз пешерәбез.

Минем үземнең рецептым бар. Аны «гусь по-уразовски» дип атыйлар. Йомшак һәм бик тәмле була ул», — дип сөйләде артистка.

«Анда бәйрәм кайгысы түгел. Ятып йоклыйсы килә»

«Яңа ел бәйрәмендә — 31 көнне хатын-кызлар эшли. Аш бүлмәсендә телләрен асылындырып, халатлары буялып беткән килеш, чәчләре тузгып, 12 тулгач Яңа ел каршылыйлар. Анда бәйрәм кайгысы түгел. Ятып йоклыйсы килә. Ял итсеннәр!» — дип дигән теләген җиткерде Ләйсән Гыймаева.

Аның сүзенә Булат Бәйрәмов та кушылды. «Шуңа күрә ире җигелеп эшләсен. Барысын әзерләп, хатынын чакырырга тиеш. Идеаль Яңа ел: әгәр дә икесе дә ярдәмләшеп әзерләсә, якын туганнары белән каршы алса».

Яңа елга алар материаль бүләк сорамый икән. «Иң кадерле бүләк — кешенең гомере, аның сау-сәламәт булуы. Ничек кенә баналь яңгырамасын, якыннарың, үзең авырмау мөһим. Яшь чакта, бәлки, башкачарак җавап биргән булыр идем. Хәзер гаиләм булганда, бары тик исәнлек сорыйм», — дип сөйләде Булат.

«Кеше өмет белән яши»

Рәсим Низамов: «Яңа елны гаилә, дуслар белән каршылыйбыз. 31 көнне өйдә булырга тырышам. Минем өчен матур бәйрәм. Кеше өмет белән яши. Һәрбер тамашачыга елны өмет белән каршы алырга теләп калам. Кыш бабайдан үзем сәламәтлек сорар идем. Үземә, балаларга, якыннарыма».

«Юк-бар, урамнан кергән җырчыларны карап булмый»

Хәмдүнә Тимергалиева: «Яңа елны мин, ялгыз кеше буларак, берүзем каршылыйм. Бөтен телевизордагы программаларны карап уздырам. Ял итәм.

Мин элеккеге совет чоры киноларын карарга яратам. Хәзер күңелгә ошамаган әйберләр дә күп. Юк-бар урамнан кергән җырчыларны карап булмый инде. Вакытлыча гына булган җырчылар бар. Гомумән, совет чорында яхшырак иде дип уйлыйм. Шул тәрбия белән үскән мин. Тәртип бар иде, хәзерге заманда кимчелекләре күп.

Кыш бабайдан сорый торган бүләк? Хм… Озын гомер китерсен иде. Яшисе килә!».

Филүс Каһиров: «Яңа елларны гел эшләп каршы алдым. Ике ел рәттән Америкада, узган ел Мәскәүдә каршыларга туры килде. Быел, Алла бирсә, Башкортстанга, туган якка кайтып, туганнар белән уздырырга өметләнәм.

Бүләккә килгәндә, күз алдына да килми. Уйлаганым да юк. Исәнлек, саулык бирсен», — дип сөйләде Филүс Каһиров.

«Утыздан артык онык җыелабыз»

«Казан егетләре төркеме» солисты Айдар Әгъләмов: «Яңа ел гаиләбез өчен матур бәйрәм. Туганнар янына да кайтабыз. Беренче гыйнварда әбигә кайтабыз. Утыздан артык онык җыелабыз. Елны ничек үткәрдек, планнарны сөйләшәбез. Яңа елда кеше әкияткә караган кебек карый. Теләкләр телибез. Кыш бабай чынлап та булса, мин аның белән күрешсәм, аннан бүләк сорамас идем. Дуслык сорар идем үзе белән. Бүләккә караганда, Кыш бабай синең дустың булса күпкә әйбәтрәк!»

Идрис Газиев: «Яңа елны без фәкать гаиләдә генә үткәрәбез. Иң якын кешеләрем белән генә. Яңа елда иң яхшы бүләк — иң изге теләкләр теләү, бер-береңне ярату. Ул ел буе дәвам итә. Ел буе яратып, матур сүзләр әйтеп яшәсәк, бәйрәмнәребез тагын да матуррак була».

«Могҗиза көтегез»

Раяз Фасыйхов: «Бәйрәмне гаиләм белән үткәрәм. Барча кешене дә бу бәйрәм белән котлыйсым килә. Могҗиза көтегез! Ышаныгыз! Кыш бабайга да ышанырга кирәк. Мин Кыш бабайдан әллә ни бүләк сорамыйм. Югалтулар күрсәтмәсен, тормыш тыныч булсын».

Азат Фазлыев: «Яңа елда гел эшли идек. Балалар кадерен тагын да аңлый башладык. Гаилә белән каршы алырга булдык. Безнең 31 декабрьдә мунча керү традициябез бар. Әлегә мунча кереп, башка шәһәргә киткән юк әле. Кыш бабайдан балалар бәхете, матур парлы картлык сорар идем».

Ришат Төхвәтуллин: «Яңа елга планнар гадәттәгечә. Өйгә кайтып, ун көн ял итәргә, дуслар белән күрешергә. Яңа ел, яңа елча инде. Пафосно үткәрмибез. Гаилә бәйрәме булып тора. Кыш бабайдан сәламәтлек сорар идем».

Йолдызлардан сорап чыктым. Үзем дә әллә хат языйм микән? Мин дә әле күңелемдә бала бит!

Кыш бабай! Мин беләм, син көндәлек «Интертат» сайтын карап барасың. Карамый мөмкин дә түгел. Кемнең яхшы, кемнең үзен начар тотканы турында да шуннан укып, танышып барасың. Бәлки минем язмаларны да укыгансыңдыр.

Кыш бабай! Сорыйм әле синнән бүләк. Кечкенә вакытымда гел курчак сорый идем. Иртән торуга мендәр астыннан шул курчак чыккач, и сөенә идем. Хәзер курчаклар кирәкми. Алар минем бик күп. Кечесе дә, зурысы да, уртачасы да — барысы да бар.

Моннан бер ел элек теләгән теләгемне чынга ашырдың. Анысы өчен рәхмәт яме! Мин көтеп арган, булырына ышанмаган, зур бүләк ясадың. Мин аны кадерләп кенә торам. Күз карасыдай саклыйм.

Быел да телим әле. Исәнлектән кала, яраткан, якын кешеләрем һәрчак янымда булсын яме! Башкасы булыр. Сиңа әлегәчә, 22 яшендә ышанган Назлыгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100