Җырчы Лилия Муллагалиева: Машинама килеп бәрелделәр һәм качтылар...

Бу хакта ул узенең "Instagram" аккаунтында хәбәр итә.
"Авария 29 декабрь 16 сәгать 20 минутта Казанның Сибгать Хәким урамында урнашкан Спорт су төрләре сарае янында килеп чыкты. Автомобилем "TOYOTA RAV4" (гос. номеры к858сс116RUS) артына килеп бәрелделәр. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качты. Дуслар! Зинһар, ярдәмегез кирәк! Әлеге һәлакәтне куручеләр булса, миңа мөрәҗәгать итүегезне сорыйм. Бәлки, кемнәрнеңдер видеорегистраторында машинаның номеры теркәлеп калгандыр. Бүләкләу гарантияләнә", - дип язган җырчы.  UPD  Бу хәбәрне язганнан соң авария турында өстәмә мәгълүмат пәйда булды. Укырга: http://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/liliya-mullagalieva-ochragan-avariya-turynda-st-m-m-gl-mat-bilgele-buldy/