Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина: «Илнар Сәйфиев, мине яклап, Иркә түтигә кем икәнен аңлатты…»

Җырчы үзен эфирдан чыгарылуны файдага гына булды дип саный.

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина: «Илнар Сәйфиев, мине яклап, Иркә түтигә кем икәнен аңлатты…»

«Иркә түтигә кем икәнен аңлатты…» Алинә Сафиуллина «Барс — Медиа» да эшләгән чакларын искә алды

Ландыш Нигъмәтҗанова Иркәнең нәрсә әйтә Динә Маратовнаның шуны эшләвен, моңа түзә алмыйча, җырчыларның күбесе киткәнлеген әйткән иде. Мәсәлән, Алинә Сафиуллина, Илназ Баһ, Дилә Нигъмәтуллина, Ильмира Нәгыймова, Раяз Фасыйхов кебек җырчыларны ул «артларына тибеп чыгарылган җырчылар», дип атады.

Дилә Нигъмәтуллина үзенең бу исемлеккә кермәвен әйтте.

Ландышның әлеге сүзләреннән соң җырчы Алинә Сафиуллинага «Ландыш нигә синең исемне әйтте, ни булды, кайдан киттең» дигән сораулар килә башлаган. Шунлыктан Алинә инстаграм сәхифәсендә кайбер мәсьәләләргә ачыклык керткән.

«Җәмәгать, мин «Барс Медиа» дан инде 7 ел элек контракт бетеп киттем. К…ә типмәделәр, 4 «Алтын барс» бирделәр. Иҗат иткән яраткан җырларым белән киттем. «Барс Медиа» га иҗат итәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтлемен.

Дөрес, авыр моментлар да булды! Беренчедән, ул хәлләргә инде 10 еллап вакыт узган… Икенчедән, җырчы Илнар Сәйфиев (рәхмәт яугыры) мине яклап, Иркә түтигә кайдан, ничек, кем аркылы килеп чыкканын аңлаткан иде.

Һәр начарлыкның яхшы ягы бар. 2010нчы елда мине эфирдан төшереп калдырып кара исемлеккә кертүләре минем өчен файдага гына булды. Концертлар куеп йөри башладым! Иң күңелле еллар булып истә калды ул еллар минем өчен. Рәхәтләнеп күңелле итеп авылларга концертлар белән йөрдек бер төркем җыелып.

Күңелем тыныч! Кеше өстеннән йөрмәдем, аяк чалмадым! Яратканнар ярата, яратмаганнарны кыстап яраттырмыйм! Бары тик үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм», — дип язган ул.

«Ул Иркә кем соң анда? Аны шундый дип уйламаган идем»;

«Курыкмыйча үзеңне яклап, үз сүзеңне әйтергә вакыт җитте, почмакта посып кына миңа тимәсәләр ярар иде дип утырасы түгел»;

«Нигә дөреен әйтергә куркасыз. Барыгыз да берләшегез», — дип киңәшләрен дә җиткергәннәр җырчыга виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100