Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамилә Хәйретдинова: «Синең ипиең - синеке, матур яшәсәк иде, Иркә!»

Алсу — Азат Фазлыевлар коллегалары Ландыш Нигъмәтҗанова, Ильмира Нәгыймова, Фирдүс Тямаевка теләктәшлек белдереп, Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновларга да кушылырга өндәп видео урнаштырган иделәр.

news_top_970_100
Рамилә Хәйретдинова: «Синең ипиең - синеке, матур яшәсәк иде, Иркә!»
https://www.instagram.com/ramilushkin/

Җырчы Рамилә Хәйретдинова Алсу һәм Азат Фазлыевларның видеосына аңлатма бирү, шактый җыелган сорауларга җавап бирү максатыннан инстаграм сәхифәсендә чыгыш ясады.

«Хәерле көннәр, дуслар, туганнар, инстадусларыбыз! Безгә бик күп сораулар килә, аңлатма бирүебезне үтенәләр. Безнең бу проблемада катнашасы килмәгән иде. Әмма башка чара юк, качып торып булмый. Бик күп дәшми килдек.

Без бер сезон җырчы Иркә белән эшләдек. Аның концертларында минем ирем алып баручы иде, 2 дуэт җырыбызны да башкардык. Мин администратор ролен үтәдем. Бик матур эшләдек, якын дусларга әверелдек, балаларыбыз да дус иде.

Тик көннәрдән бер көнне безнең арадан кара мәче үтте. Сәбәбе — Иркәнең минем иремә (җырчы Рамил Хәйретдинов) карата үзгә карашы. Мин сизенсәм дә, бу нәрсәгә күземне йомдым. Алга таба эшләрбез дип уйладым. Иркә бу хәлне дусты Динә Гәрәевага сөйләгән. Ул аңа «мин Рамилне ошатам» дип смс — хәбәрләр җибәргән. Әлеге смс-хәбәрләрне Динә миңа җибәрде. Динә Иркәне сатты: «Иреңне караштыргала, Рамил белән сөйләшегез, Иркә иреңә күз төшергән, гаиләгезгә кермәсен», диде. Бу дөрес хәл. Мин телефонымда сакланган скриншотларны күрсәтә алам.

Иркә безгә Алсу-Азат Фазлыевларны, ә аларга безне начар итеп күрсәтте. Шуңа без Фазлыевлар белән бер ел чамасы аралашмадык. Иркә араларыбызны бозды. Май аенда Иркә Динә белән ял итәргә Дубайга очты, үзләре белән ял итәргә Фазлыевларны да чакырган булып чыкты. Ял вакытында Иркә безне бик начар яктан сөйләгән. Бергә матур эшләдек, акча җыйдык, банкетларда катнаштык. Иркәгә нәрсә ярамагандыр, аңлашылмый.

Динә белән бик дуслар идек. Ул - бик акыллы, тәрбияле, укымышлы кыз. Мин аны начар дип әйтә алмыйм. Нигә шулай килеп чыкканын әле дә аңлап булмый.

Җәй көне бик авыр вакытларыбыз булды. Күп еладык. Авыр вакытларда гаилә дустыбыз Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин безгә терәк булды, догалары белән ярдәм итте, дәшмәскә кушты.

Иркә белән безнең арада бик күп нәрсә булды. Гайбәт сөйлисем, пычракта казынасым килми. Май аеннан бирле без аның белән бик начар мөнәсәбәттә. Ул безне концертлардан алып атты. 24 нче ноябрьдә Мәскәүдә булган «Татар җыры» концертыннан безне алып атарга тырышты, тик әлеге чараны оештыручы Рәсимә Заманча безне яклап чыкты, безне катнаштырды. Әйе, без «Татар җыры» нда катнашырлык югары дәрәҗәдәге җырчылар түгел, тик Иркәнең безне катнаштырмаска нинди хакы бар? Ул бит оштыручы да, «Барс — Медиа» ширкәтенең җитәкчесе дә түгел. «Кышкы солянка» лардан алып атты, аларны әйтеп торасым да килми. «Балалы солянка» концертында балаларыбыз белән чыгыш ясарга тиеш идек, костюмнар тектердек, тик чарага 3 атна кала афишаны үзгәрткәннәр, безне төшереп калдырганнар. Бу — Иркәнең эше.

Иркә нигә болай кылана соң? Ярамый бит! Аның бит бар да әйбәт барды, концертлары гөрләп узды, бөтен җаныбызны биреп эшләдек, хәтта үзебезнең иҗатны да онытып тордык. Үлә-бетә Иркә дип чаптык. Нигә безгә шундый нәфрәт, явызлык, аңламыйм.

Безгә пиар кирәкми. Безнең барсы да әйбәт, иремнең төп эше бар, балаларыбыз исән-сау. Матур гына яшибез. Тик Иркә ягыннан безгә карата нәфрәт, әшәкелек агылы да агыла. Нигә аны туктатмыйлар?! Кеше авырлыкка түзә, тик рәхәткә чыдый алмый. Матур итеп яшик әле, зинһар, бер-беребезгә изгелек кылып. Эстрадада урын күп. Синең ипиең-синеке. Банкетларыңны да тартып алмыйлар, концертларыңа да синең тамашачың киләчәк. Бары матур итеп яши генә белергә кирәк, Иркә», — дип өндәде җырчы Рамилә Хәйретдинова.

«Рамилә, минем сүзләрем белән хәзер килешәсезме?! Дөресен әйттем бит мин сезгә!», — дип язган Иркәнең элекке администраторы Илдар Насыров.

«Кеше бутап, рәхәтләнеп яткан», — дип яза җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтова.

«Иркәнең Динә урынына утырасы киләдер»;

«Мин бигрәк күңелсез яшим икән. Менә бу ичмасам Санта-Барбара», — дип яза шоу бизнесның соңгы яңалыкларыннан аптыраган тамашачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100