Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәхетле булыр өчен» боз үтүкләгән әбиләрне видеога төшереп алганнар

Ролик авторы моның Казанда төшерелгәннен язган.

news_top_970_100
«Бәхетле булыр өчен» боз үтүкләгән әбиләрне видеога төшереп алганнар
instagram.com/kazan_stories/

«Казан тарихлары» аккаунтында боз үтүкләгән әбиләрнең видеосын элгәннәр. Әбиләр моны бәхетле булу өчен эшләүләрен әйтә. «Киртәләрне үтеп чыгар өчен», — ди әби. «Проблемаларны тигезләп җибәрер өченме?» дип сорый роликны төшергән егет. Әби үзеннән көлмәүләрен сорый.

«Уңышлы булу өчен кызыклы ысул» дип көлеп язган ул.

Халык каршында гадәти булмаган ысулларны эшләргә гадәттә төрле психологик тренингларда кушалар. Әйтик, оят хисен бетерер өчен гадәти булмаган кием киеп чыгарга, җәй көне чана өстерәп йөрергә һ.б. гадәти булмаган биремнәрне үтәргә кирәк дип әйтәләр. Бу әбиләр дә күрәсең шундый тренингка барган.

«Әбиләр наркоман мәллә?»

«Тренингны оештыручы әбиләрне талый».

«Тагын берәүләрнең башларын катырган».

«Һәркемнең үз тараканы, һәркемнең яхшы яшисе килә»,

«Алар үтүк кенә чистарталар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100