Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дураклар иле». Зөлфәт Зиннуровның ачуын чыгарганнар

"Башваткыч" тапшыруын алып баручы, шоумен Зөлфәт Зиннуров Биектау районының Күлле авылында дүртаяклы дусты Батыр белән йөри торган урманны видеога төшергән.

news_top_970_100
«Дураклар иле». Зөлфәт Зиннуровның ачуын чыгарганнар
Салават Камалетдинов

«Башта авылыбызда (авыл халкы күпме генә каршы килсә дә) күлгә терәп үк күп фатирлы 3 катлы йорт салдылар, хәзер урман эчендә җир бүлеп бирә башладылар», — дип канәгатьсезлек белдергән ул.

«Безнең илдә генә шулай була аладыр ул. Агачлар үсеп утырган урында йортлар төзелергә тиеш тә түгел иде. Страна дураков», дип тә өстәгән шоумен.

Инстадуслары да Зөлфәт белән килешкән. Алар да ду килеп, ачуларын белдергән.

«Бу урында, каен ауган, авылы буладыр, мөгаен», «Нинди матур, якты каен урманы… харап итәләр икән» кебек комментарийлар да калдырганнар.

«Бәлки анда урманчы йорты төзеләдер», дип тынычландырырга тырышкан берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100