Салават Фәтхетдинов Минтимер Шәймиевне аркасыннан кочаклап фотога төшкән

Алар бик җылы итеп бер-берсенең кулларын тоткан.
Җырчы Салават Фәтхетдинов инстаграмга кызыклы фото куйды. Сурәттә ул Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне кочаклап тора. Минтимер Шәрипович урындыкта утыра, Салават Зәкиевич исә арткы яктан аның иңбашларына сөялеп, алар бер-берсенең кулларын тоткан.«Бөтен татар халкына хәерле көннәр, тыныч төннәр телибез», — дип яза Салават. Инстачылар бертавыштан аларга сәламәтлек тели.