Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә Зөфәр Хәйретдиновның үзе хакында әйткән сүзләре белән килешмәвен әйтте

Мин бүгенгәчә тир түгеп фидакяр хезмәт куям, һәрвакыт тере тавышка җырлыйм, авызымны фонограммага гына ачып тормыйм, дигән Иркә.

news_top_970_100
Иркә Зөфәр Хәйретдиновның үзе хакында әйткән сүзләре белән килешмәвен әйтте
Салават Камалетдинов

Зөфәр Хәйретдинов «Интертат"ка, журналист Алинә Айдаровага интервьюсында: «Ландышның «сольный» карьерасы юк диярлек. Иркәгә килгәндә, әле яңа гына йөри башлады. Аның өчен бу инде соң. Алар инде әллә кайчан танылырга тиеш иделәр. «Барс”та ун елдан артык эшлиләр бит. Ун ел эчендә җырчы популяр булып, кире төшәргә тиеш. Ә алар әле һаман популяр булып китә алмыйлар», — дигән иде.

Иркә Инстаграмда Зөфәр Хәйретдиновка җавабын әйткән.

«Беренчедән, эстраданың үткәнен бәяләп, киләчәген фаразлый белүче зыялы шәхесләребез булуга тагын бер кат сөендем. Шулай да, әйтелгән сүзләрнең күбесе белән килешә алмыйм. Шәхсән мин гомеремне иҗатка багышладым. Теләгәнемә ирешә алдыммы, юкмы, монысын тамашачы гына беләдер. Алай да, гаилә корып, 3 бала тәрбиялим һәм балаларым минем өчен һәрвакыт беренче урында. Шуңадыр, мин, хатын-кыз, әни буларак, үз вакытымны күбесенчә балаларыма багышлыйм. Бәлки шуңа уңышыма бераз соңарганмындыр да.

«Ландыш белән Иркә» дип безне янәшә куюны бик үк аңлап бетермәдем. Әйтерсең, без дуэт булып килеп чыкканбыз. Безне чагыштыру — гомумән дөрес түгел. Дөрес, без икебез якынча бер вакытта «Барсларга» килдек, тик без икебез ике төрле халык…

Мин бүгенгәчә тир түгеп фидакяр хезмәт куям, һәрвакыт тере тавышка җырлыйм, авызымны фонограммага гына ачып тормыйм.

Шуңадыр, азмы-күпме, Казанда ел саен кассага 2-3 концерт куярлык үз тыңлаучым, еллар буе бергә иҗат юлы буйлап барган кешеләрем бар. Соңгы елның иң зур табышы — гаиләбез «Бәйрәм» ансамбле белән дә тулыланды, Аллага шөкер, гомер буе таныш булгандай, туганлаштык. Мин үземнең гаиләмә бик рәхмәтле. Барлык тыңлаучыларыма рәхмәтле. Командама рәхмәтле. «Барс-Медиа"га рәхмәтле. Елына 70-80 концерт куябыз. Алга таба, Алла боерса, бергә зур үрләргә менербез.

Өстәп куй дисәгез, Зөфәр абый фикереннән бер исем — Эльмира Сөләймановада да шәхсән зур потенциал күрәм.

Гүзәл Уразованы эстрада күгенең иң югары катында балкучы йолдыз дип саныйм. Без — төрле-төрле, әмма без — татар эстрадасы. Начар булсак та, татарныкы, яхшы булсак та. Ничек кенә булмасын, безгә бергә, бер юнәлештә — халыкка хезмәт итәргә язган.

Тагын бер теләгем бар: ялгышканда төзәтеп, абынганда — кул бирешеп, бергә яшәсәк иде, дуслар. Милләтебезнең көче — бердәмлектә.

Бер беребезне чукымыйк», — дип язган ул.

Укучыларның фикерләре төрле

«Артистлар, бер-беребезне чукымыйк» җөмләсе үзегезгә үк, Ландышны фанерага җырлый мәгънәсендәге җөмлә каршы куя түгелме? Бер дә матур түгел».

«Сез нигә барыгыз да, Иркәгә ярап, Ландышны төшерәсез. Иркәне ике тапкыр күрдем, фанерага җырлый. Безнең авылга ике тапкыр килде, икесендә дә фанерага. Тырнак астыннан кер эзләмәгез!»

«Һәр җырчының үз тамашачысы бар. Иркә, сине дә яраталар, Ландыш белән Гүзәлне дә. Әмма артистлар, бер-берсенең дәрәҗәсен төшереп, агу чәчсә, бу бер дә матур түгел. Ландыштан синең турында бер начар сүз ишеткәнем юк үземнең, бу туры сүзле булу түгел, бу — тәрбиясезлек! Сиңа булган хөрмәтем кимеде, Иркә, иҗатыңны яратсам да!»

«Сез бит дуслар идегез Ландыш белән, ни булды? Монда алай язу матур күренеш түгел!»

«Ландыш, Уразова — фанерщики. Ландыш үзе җырламый, Уразова имеш бии-бии җырлый. Шулай биеп җырлап буламыни? Халык җүләр имеш, шуны да аңламый».

«Иркә, син бик Молодец! Без синең җырлавыңны бик яратабыз, иҗатыңда һәм гаиләңдә зур уңышлар, сәламәтлек телибез».

«Иркә, балам нык тор, кимсетергә бирмә».

«Ландыш белән сине чагыштырып булмый. Син булдырасың!»

«Зөфәр үзе әллә ни сикерә алмады шул. Халыкны синең кебек җыя алырмы икән соң ул концертына».

«Зөфәр Иркә, Ландыш җырлый белмиләр дип бер сүз дә язмаган. Ул бары тик 10 ел буе бик күтәрелеп китә алмадылар дигән».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100