Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллиның тавыш операторы табылган

Җырчы Чишмәдәге концерты алдыннан тавыш операторының югалуы турында хәбәр иткән иде.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллиның тавыш операторы табылган
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин Чишмәдәге концерты башланырга ике сәгать кала тавыш операторының югалуы турында хәбәр иткән иде. Концерт өзелмәсен өчен тавыш операторы урынында башка кеше эшләп торган.

Ришат Төхвәтуллин бу хакта полициягә дә хәбәр иткән булган. Җырчы белән бер ай элек хезмәттәшлек итә башлаган 32 яшьлек Артур Гобузов белән берәр күңелсез хәл булмаган микән дип аның тамашачылары да борчуга калган.

Бар да чагыштырмача яхшы дип әйтергә була - Гобузов ике көннән соң табылган. Ул элемтәгә үзе чыккан. Гобузов Петербургка барып җиткән булган. "Минем белән сөйләшмәде, биюче егет белән сөйләшкән, киемнәрне җибәрегез дигән. Без шуны ачыкладык - мондый хәл аның белән беренче тапкыр гына булмаган. Укыган егетләре яза, имтихан вакытында авыр хәлгә калдырды диләр. Безнең аңлавыбызча, ул пультның настройкаларын юкка чыгарган да, нишләргә белмичә котырган да кайтып киткән. Иң мөһиме: исән-сау, акча алган вакыт иде, берәрсе кыйнаган микән дип уйлаган идек. Борчыган өчен гафу итегез, шушы көннәрдә безнең белән булган өчен барыгызга да рәхмәт!" - ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100