Танылган җырчының аягында алты бармагы бар - фото

Хайпмы, чынмы, әллә фотограф хатасымы - үзегез карап карагыз әле.
Светлана Лобода «Новый Рим» дип аталган яңа җыр яздырган. Бу турыда инстаграмда Лободаның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.Якын арада аның яңа альбомы да чыгачак икән.Инстачылар фотода сәер әйбер тапкан. Лободаның аягында гадәти кешеләрнеке кебек биш түгел, ә алты бармак күренеп тора. «Света, җырың шәп, ә аягында бармакларың чыннан да алтаумы?», — дип яза инстачылар. «Бармаклары артыграк түгелме соң», — диләр.Бу фотограф хатасымы, әллә иҗаты белән кызыктыру өчен яңа хайпмы, әллә инде чыннан да җырчының аягында алты бармак бармы — билгесез.