Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теленә пирсинг ясатмакчы булган: Гөлназ Сәфәрова турында кызыклы ун факт

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова үзе турында яңа фактларны Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Теленә пирсинг ясатмакчы булган: Гөлназ Сәфәрова турында кызыклы ун факт
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Сәфәрова үзенең сәхифәсендә үзе турында кызыклы белешмә бирде.

«Мин төрле формадагы күзлекләрне диоптриясез кияргә яратам, өйдә «Таш» исемле ташбака яши, иртәм әбием белән телефоннан сөйләшүдән башлана.

Мин һәрвакыт юеш чәчләр белән йокларга ятам, феннан гомумән файдаланмыйм.

Мин беркайчан да туй һәм ак туй күлмәге турында хыялланмадым, һәм барлык кызлар да бу турыда хыялланалар дип сөйләгәндә, аларны аңламыйм!

Мин сумкаларны һәрвакыт җилкә аша киям, чөнки кулымда тоткан нәрсәләрнең барысын да югалтам, шуңа күрә минем, гомумән, перчаткаларым да, бияләйләрем дә, кулчатырым да юк.

Яшүсмер чакта мин үз телемне тиштерә яздым (пирсинг ясатырга теләгән идем. Һәм, гомумән, мин бик авыр яшүсмер идем).

Мин беркайчан да ютәлләмим (организмның үзенчәлеге), мин көчле перфекционист.

Йолдызлык буенча мин — кыз. Шулай итеп, безгә нинди пунктлар туры килә?» — дип сораган Гөлназ Сәфәрова.

«Көн саен чәчне юарга ярамый дип өйрәтте Илназ, „Мин“ тапшыруында. Зодиак буенча мин дә кыз. Авыррак билге бу, кешеләрдән тәртип таләп итеп яшисең. Алар барыбер тырышсалар да, синеңчә эшләмиләр, менә шунысы»; «Мин дә кыз йолдызлыгы астында туганмын. Көнемне гел әниемә шалтыратудан башлый идем. Мин дә шулай ук ак күлмәк һәм купшы туй турында беркайчан да хыялланмадым. Ин мөһиме — исән-сау булыйк», — дип язганнар Гөлназга.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәлааам!!! А вот и новые факты обо мне:? ?я люблю носить разные оправы без диоптрий☝? ?у меня дома живет черепаха -"Таш" исемле? ?утро у меня начинается с телефонного разговора с Әби. ?я всегда ложусь спать с мокрой головой, не пользуюсь феном вообще . ?я никогда не мечтала о свадьбе и о белом свадебном платье, и не понимаю, когда говорят , что все девочки мечтают об этом! ?я всегда ношу сумки через плечо, потому что теряю все, что держу в руках ?Поэтому у меня вообще нет ни перчаток, ни варежек, ни зонта. ?в подростковом возрасте я чуть не проколола себе язык (хотела пирсинг на языке. И вообще, я была трудным подростком)? ??‍♀️ ?я никогда на кашляю ??‍♀️(особенность организма) ?я жуткий перфекционист ?по знаку зодиака я -Дева. ♍️ Итак, какие пункты у нас совпадают? Photo: @alina.photo.shik

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100