Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән дуслашкан

Салават Фәтхетдинов Элвин Грей турында "Татарча алай җырларга ярамый" дигән иде.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән дуслашкан
elvin_grey_music/

Ике җырчының бәхәсе күптән дәвам итә. Салават Фәтхетдинов Элвин Грей турында «Татарча алай җырларга ярамый» дигән иде. Моңа җавап итеп Элвин Грей Салаватны дуэльга чакырды — «Казан Арена» тутырып халык җыярга тәкъдим итте. «Татар җыры» гала-концертыннан соң алар күрешкән.

«Беренче очрашу, беренче кул кысышу, беренче сөйләшү», — дип язган Элвин Грей һәм Салават Фәтхетдинов белән күрешкән фотосын урнаштырган.

Тамашачылар моңа бик шатланган. Дуслашуның нәтиҗәләрен дә көтәләр.

«Дуслашуыгыз әйбәт! Бергә „Уфтанма“ җырласагыз, тагын да әйбәт».

«Салават аңа бармас ул. Ул тере тавышка җырлый».

«Салават барыбер чын күңелдән түгел, еракка карый, күзләренә түгел. Чын күңелдән Радик кына карап тора».

«Нигә Салават ике нота да җырлый алмаган кешегә чын күңелдән карасын?»

«Пиар! Имеш, моңа кадәр сөйләшкәннәре булмаган».

«Бабайга барып җиткән, ниһаять».

«Мин бу бәхәсне аңлый алмадым. Салаватның 30 ел эшчәнлеге вакытында бер концертын гына калдырдым, бала табу йортында идем. Радик иҗаты белән танышкач, аңламыйм — ичек инде белмәгән кеше турында начар әйтеп була? Бөтен кеше дә консерваториядә укымаган. Икесе дә талантлы, күп тыңлаучылары бар һәм ул дипломнан тормый. Радик беркайчан да кешене кимсетмәде, шуның белән яраттырды. Мин бу дуслыкка бик шат!»

«Хәзер дуэт җырлыйлар, аннары Радик Салаватны авторлык хокукларын үзләштерүдә гаепләячәк. Стандарт схема».

«Салават никтер шат түгел, йөзеннән күренеп тора».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100