Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Төкле аягың белән, кияү!" Марат Мухин никах укыткан!

Танылган юмор остасы Данир Сабиров Инстаграм битендә композитор һәм аранжировщик Марат Мухинның никах укытуы турында язган.

news_top_970_100
"Төкле аягың белән, кияү!" Марат Мухин никах укыткан!
"Бүген безнең хатыннар хәләл. Төкле аягың белән, кияү Марат Мухин! Килен Гөлия Вәлиәхмәтова, пажалысты, әбижәть итмә талантлы, йомшак кияүне. Бәхетле булыгыз. Никахыгыз гомерлек булсын. Саклагыз мәхәббәтегезне . Миңа сез икегез дә якын. Яратам, хөрмәт итәм", - дип язган Данир Сабиров.

Әмма халык Маратның өйләнүен аңлап бетермәгән, кайберәүләр аны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китте дип гаепли: "Вот тебе на. Бу ирләр ырып та бирмиләр, хатын алыштыруны, бала ятим калуны нигә дә санамыйлар", - дип язганнар. Аңлатып китүчеләр исә: "Кайдан беләсез соң, ирдә генәме икән гаеп?! Нишләп аның кызы ятим булсын, минемчә, Дилә белән ул адекват мөнәсәбәттә. Кызы белән бик еш күренә, кайбер әтиләр бергә торып та, шулай игътибар бирмиләр. Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхет тормыш теләгез лучше!", "нәрсә сөйләгәнегезне белмисез. Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телим", - дигәннәр.

"Көтелмәгәндә булды бу", "О, Марат, бәхет телибез", "без Марат өчен чын күңелдән шат, котлыйбыз", "вәт хәбәр бу! Гаилә тигезлеге, бер-берегезне аңлап яшәвегезне телибез", - дип котлап язганнар.


Мәгълүмат өчен. Марат Мухинның бертуган абыйсы - алып баручы Гөлназ Сәфәрованың ире. Димәк, Гөлназ да килендәшле булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100