Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көньяк Африка Республикасы кызы “Мисс Вселенная” титулын алды

Россия вәкиле Алина Санько оештыру эшләрендә һәм виза ясауда килеп чыккан авырлыклар аркасында Америкада узган чарада катнаша алмады.

news_top_970_100
Көньяк Африка Республикасы кызы “Мисс Вселенная” титулын алды
https://www.instagram.com/p/B5oygiyDAoN/

2019 елда “Мисс Вселенная” халыкара конкурсында ЮАР вәкиле Зозибини Тунзи җиңде. Бу хакта конкурсның Twitterдагы аккаунтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Икенче, өченче урыннарны Мексика һәм Пуэрто-Рико кызлары алган.

“Мисс Вселенная” конкурсы быел Американың Джорджия штатында Атланта шәһәрендә узды.

Конкурсның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Зозибини Тунзи гендерларга карата көч куллануга каршы көрәш белән шөгыльләнә.

Россия вәкиле Алина Санько оештыру эшләрендә һәм виза ясауда килеп чыккан авырлыклар аркасында Америкада узган чарада катнаша алмады. Ул 14 декабрьдә Лондонда узачак “Мисс Мира” финалында катнашачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100