Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петросянның яшь хатыны: «Мин хәзер юмор остасының сөяркәсе түгел, ә аның хатыны»

74 яшьлек Евгений Петросян 30 яшьлек ярдәмчесенә өйләнгән.

news_top_970_100
Петросянның яшь хатыны: «Мин хәзер юмор остасының сөяркәсе түгел, ә аның хатыны»

КП язуынча, Евгений Петросян декабрь башында моңа кадәр үзенең ярдәмчесе булып эшләгән 30 яшьлек Татьяна Брухановага өйләнгән.

Яшь хатын: «Мин бәхетле, мин хәзер юмор остасының сөяркәсе түгел, ә аның хатыны», — дип язган Татьяна Бруханова. Ул Петросянның бишенче хатыны.

74 яшьлек Петросянның хатыны үзенең яңа статусы белән бик шат - ул үзенең блогында күпсанлы фотолар урнаштырган, никах балдагын күрсәткән.

Кәләшкә букетны сайлаганда Петросян Инстаграмда пост язып, халык фикерен сораштырды. Моны яшь хатынның бик вакчыл булуы белән аңлата комик. Татьяна Бруханова үзе дә бу хакта әйтеп тора. Ул бик кыйммәтле киемнәр генә кия һәм кыйммәтле рестораннарга гына йөри.

Татьяна үзен гаилә таратучы дип санамый. Петросян Елена Степаненко белән 2018 елның көзендә аерылышты, алар 33 ел яшәгән иде. Татьяна Туладан, Елена Степаненко студентка кызны үзенең сайтын алып барыр өчен чакырган булган. Аны Петросян үзенең ярдәмчесе итә, соңрак инде ул аның хатынына да әйләнә.

Беренче каналга интервьюсында Татьяна "Степаненконың авыр чагында булышуын" таныган, "әмма мин ярдәм сорамадым, үзе ярдәм итте", - дигән. Татьяна әйтүенчә, Петросян белән танышканда гаилә инде ир белән хатын булып яшәмәгән, аларның мөнәсәбәтләре "уртак эшчәнлек" дәрәҗәсендә булган.

"Ул бик ялгыз кеше иде. Бала кебек, ялгыз. Мин аңа булыша башладым, иҗади эшендә булыштым, көнкүрешендә ярдәм иттем - ашарга пешердем, дарулар алдым. Бераздан аның хатыны көнләшә башлады, агрессив тотты. Ул талантлы хатын, әмма без аның белән эшли алмадык. Ә безнең Петросян белән якынлык 6-7 ел элек барлыкка килде. Әгәр аның гаиләсендә тәртип булса, китмәс иде. Бу күңел якынлыгы нәтиҗәсе. Ул минем тормышыма кереп, мине ачты", - дигән ул.

Петросян белән танышканчы, 18 яшьлек Татьяна юмор остасының 73 яшьлек директоры - гаиләле Юрий Диктович белән дә якын мөнәсәбәтләрдә булган, дип яза КП. 2013 елда Юрий вафат була.Шуннан соң Татьяна Петросян белән якын аралаша башлый.

Елена Степаненко исә Евгений Петросяннан милек даулый. Хатыны бергә яшәгән вакыттагы байлыкны бүләрггә тели, ә Петросян аңа өенә кертми һәм хәтта шәхси әйберләрен дә бирми, имеш. Петросянның Еленага кадәр булган хатыннарының берсеннән туган кызы Викторина да әтисен гаепләп чыккан. Викторина да Петросянның милеге яшь хатынга бирелергә тиеш түгел дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100