Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматованы елатканнар

Җырчы "Татар егет, татар кызы 2019" бәйгесендә урыннарны дөрес билгеләмәделәр дигән фикердә.

news_top_970_100
Эльвира Хамматованы елатканнар
Салават Камалетдинов

Бу соңгы көннәрдә бик күп сторизлар төшердем. Хәзерге вакытта балалар конкурслары да сатыла икән дигән нәтиҗә ясадык, — ди Эльвира һәм күз яшьләрен тыя алмый. — Бу турыда гәзит-журналларга язып чыгарбыз. Дөрес хәл түгел! Без моның белән килешмибез. тиешле кешеләргә җиткерәчәкбез. Вахитов районының 27 гимназия укучылары ким дигәндә өчлеккә булса да эләгергә тиеш иде».

Эльвира Хамматова «Татар егете, Татар кызы 2019"конкурсы хакында яза.

«Кичәге көннән алып, мин моны «конкурс-бәйге «дип атарга телем дә әйләнми!!!!!

«Татар татарның башын ашар.

Бу бәйге тулаем сатылган конкурс! Югыйсә, 3 айлык көчле команда куйган хезмәтне, безгә аптыраганнан бирелгән «Баһадир егет «һәм «Хуҗабикә» номинацияләре белән бәяләмәсләр иде!!!

Район этабында 2018 нче елда жюри булып катнашканда әлеге конкурска ышанычым зур иде… Саф татар телендә сөйләшеп, үз фикерен, татарлыгын горур йөрткән егет кызларны Шәһәр этабында тиешле шәхесләр, тел белгечләр бәяләргә тиеш иде, ә «туган -тумачалар» түгел!» — дип яза Эльвира.

Посттан аңлашылганча, конкурсның командада Рәшит Сабиров, Илсур Мортазин, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, режиссер Раил Рамазанов кебек шәхесләр өчлеш керткән.

«Мин үзем әлеге 27 нче гимназидә педагог-организатор хезмәтен башкарам.

Безнең җанатарлардан башлап, әти-әниләр, завучлар, укытучылар, җитәкчебез — директорыбыз Люция Гапхадиевна да, гимназиябезнең җиңүчеләр рәтендә булуына ышанып, залда булды! Хөрмәтле мәгариф министырлыгы, мәгариф идарәсе, шәһәребез мэры, конкурсны оештыручылар — без бу гаделсезлек белән килешмибез!

Хөрмәтле «Татар егете, Татар кызы 2019» бәйгесен оештыручылары, безне сүзсез, телсез калдырдык дип уйламагыз! Безнең Искәндәр Гыймалтдиновның — татар драматургиясенең йөзек кашы булган «Әлдермештән-Әлмәндәр «спектакленең алыштыргысыз Шәүкәт абый Биктимеровның ролен — Әлмәндәрен, елый-елый өйрәнгәнен, сәхнәдә куеоышын күреп Туфан абый Миңнуллин да күреп аякүрә басып алкышлар иде. Бәйгенең нәтиҗәләре кабат каралганчы эш алып барачакбыз! Туктамыйбыз, чөнки ким дигәндә без 3 нче урынга лаеклы икәнебезне беләбез!

Бәйгедән соң балаларымның өзгәләнеп елаулары, «урыннарны дөрес бирмәделәр бит " дип әрнүләре өчен кем җавап тотар?

Балалар күрмиләр, сизмиләр димәгез. Алар башсыз түгел: кем сәхнәнең түренә бастырылганын да, җиңүчеләрнең алдан бер гримеркага кертүләрен дә, безгә репитициягә бирелгән 20 минутны кыскартканнарын да, жюриларның чатка язып буфетка каз соратуларын да, җиңүче балаларның остазлары диплом алырга дип алдан ук сәхнә артына җыелуларын да бик яхшы күрәләр!

Ничә ел татар эстрадасында эшләп, татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә әз генә булса да үз өлешемне керткән, читтә яшәүче милләттәшләребезнең бердәмлегенә сокланып, телем, татарлыгым белән горурланып йөри идем. Кичәгегә кадәр. Тел дә сатылды! Беренче урынны сатсагыз да, калганнарын гади эшче балаларына калдырыгыз инде! Лаеклы икән урын бирегез, кимсетмәгез, кемнедер 3 минут эчендә зыялы кемнедер хуҗабикә дип фаразлагансыз икән, димәк, сәләтлеләрен дә, сәхнәдә мин дип торганнарын да күрә белергә тиешсез бит жюрилар!

«Кая бара бу дөнья, ниләр булып бетәр икән, дөньяда гаделсезлеккә чама юк. Шул гаделсезлекне күреп балаларның да җаны бизә», — дип яза дуслары.

«Эльвира Хамматованы елатканнар», — дип яза «Татарча җырлар».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100