Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан метросында барганда ике егет ләгәндә баш юган

Соңгы вакытларда Казанда пранкерлар үзенчәлекле гамәлләр кылып тора.

news_top_970_100
Казан метросында барганда ике егет ләгәндә баш юган

Казанда пранкерлар активлашты дип әйтергә була. Берничә көн элек янгын сүндерүче һәм төрле хайваннар булып киенгән егетләр Бауман урамында кызларга "бәйләнгән" иде. Янгын сүндерүче егет, матур кызларны күргәч: "Ут!" дип кычкыра - кызлар ут, янәсе.

Күптән түгел генә ике пранкер егетне метрода төшереп алганнар. Алар метрода барганда идәнгә ләгән куеп башларын юа.

Бер пранкер исә, табиб булып киенеп, электрошокер белән кешеләрне куркытып йөргән иде.

Социаль челтәрләрдә егетләрнең "батырлыкларын" югары бәяләмәгәннәр.

"Эшләмәс өчен әллә ниләр эшләргә әзер".

"Нәрсәгә кирәк бу пранкерлар дөньяга? Аңлатыгыз әле шуны?"

"Бер тапкыр "шаяртуга" яңагына менеп төшсәләр, тынычланыр иде".

"Саташуны видеога төшерү - казанышмы?"

"Нинди заманалар - шундый ук гадәтләр! Әнә Украинада клоунны президент итеп тә сайлап куйдылар".

"Ми һәм талант җитми. Нормаль егетләр очрап, дөньяның нәрсә икәнен аңлатып бирмәгәннәр",

"Алар бит инде үзләренә дә кызык табып, халыкның да күңелен күреп йөри, ачыграк булыгыз!" дип яклап язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100