Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: "Адәм белән һава" тапшыруы ябыла, минем әле яңа эш эзлисем бар...

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында күп еллар дәвмында чыккан "Адәм белән һава" тапшыруының ябылуы турында Инстаграмдагы битендә язган.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: "Адәм белән һава" тапшыруы ябыла, минем әле яңа эш эзлисем бар...
Солтан Исхаков

«ТНВ»да «Адәм белән һава» тапшыруы ябыла. Сезгә әйтәсе яңалыгым менә шушы иде… Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, үзем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр үткәрдем, дуслар.

Берни ишетәсем килми,

Килми берни күрәсем.

Яшәү дәртем булмаса да,

Килми кебек үләсем…дип күңелсез пост язып куйган чаклар нәкъ шул вакытлар иде.

Ләкин миннән берни дә тормый. «ТНВ»ның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шәхесләрнең юбилее булганда да, ниндидер истәлекле даталарда да! Хәтта зур шәхесләр якты дөньядан киткәндә дә.

Хәтерегездә булса, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Шәфәгать Салихов, Исламия Мәхмүтовалар мәңгелеккә күчкән көнне дә нәкъ шушы тапшырулар кабатланды. Чөнки «Адәм белән һава»ны мин бөтен йөрәгемне биреп, геройны һәрьяклап ачып, матур итеп эшли идем. Танылган шәхеслребез дә миңа ихластан ышанып, чын күңелдән сөйләде. Мең рәхмәт аларга! Мин һәрбер героемның иң матур якларын гына ачарга тырыштым.

20 ел буе «ТНВ»да эшләп, халыкка искиткеч матур тапшырулар күрсәтергә рөхсәт биргәне өчен Илшат Юныс улы Әминовка бик рәхмәтлемен!

Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр — мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим, шуңа күрә барлык сорауларыгызны да Илшат Әминовның үзенә юллый аласыз! Нәкъ мәзәктәге сыман, өстәгеләргә виднее!

Тамашачыларым белән хэзер инде сэхнэдэ очрашырбыз. Әнием әйтмешли, минем сынарга да, сыгылырга да хакым юк. Кулымда балам. Ул миңа ышана. Безнең әле яшисебез бар, минем әле яңа эш эзлисем бар…

Уңышлы көннәр Сезгә, Дусларым. Юлыгызда яхшы кешеләр генә очрасын язмышыгыз Сезгә бәхетле сюрпризлар гына эзерлэсен», — дип язган Ләйлә Дәүләтова.

Укучылары бу тапшыруның ябылуына бик кайгырган.

«Нигәдер бар яхшы нәрсә тамырыннан киселә, аяныч хәбәр».

«Йөрәккә пычак белән…»

«Иҗади бәхетең ачылуына сәбәп булсын бу яңалык».

«Бик күңелсез хәбәр әйттегез».

«Без, авыл кешелэре, шул авылдан чыккан күренекле татар асылларын сезнең тапшыруда карап бара идек. Безнең телне дә шулай кисә түгелме?»

«Көтеп ала идек… бик кызганыч…»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100