Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның өч дусты акчага уйнау аркасында үзенә кул салган

Җырчы игромания чире белән авыручыларны ачыкларга чакыра.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның өч дусты акчага уйнау аркасында үзенә кул салган
Солтан Исхаков

Фирдүс Тямаев «игромания» проблемасы турында мөрәҗәгать итә. Ул бу хакта күптән әйтәсе килүе хакында сөйли. «Бик күп яшьләр игромания белән чирли, бу бик зур чир, ахыры үлем белән бетә. Тикшерегез бүгеннән үк. Банклардан займ, дуслардан бурыч алганмы-юкмы, сизсәгез, тыныч кына дәваларга кирәк», — дип язган Фирдүс Тямаев.

«Бүген иртән хәбәр килде — өченче дустым үзенә кул салган», — ди җырчы һәм аларның ни рәвешле кул салулары хакында сөйли.

«Әти-әниләр, балаларыгызны тикшерегез. Телефон аркылы ставка куялар. Кемдер футбол уйный, кемдер нәрсә. Банк карточкасын кертәләр дә, ставка куеп уйныйлар. Ул игромания наркотиктан да начаррак.

Әти-әниләр, сизсәгез, балаларыгызга акырмагыз, сүкмәгез, кул күтәрмәгез. Җайлап кына психологларга, мәчетләргә алып барыгыз. Кемнең ире уйный, аерылырга ашыкмагыз. Ул уен кешене зомбилаштыра.

Әти-әниләр, хатыннар, якыннар, дуслар, ул кешегә акча бирмәгез. Бурычка бирер алдыннан ул кешенең якыннарына әйтегез — алар беләме. Без бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә, бу проблемадан чыга алабыз. Иң мөһиме: алар ышанырлык итеп әйтә, уйнамыйм диләр. Ышанмагыз. Кеше транска керә. Транс ул кабәхәт әйбер. Аллаһ Тәгалә юлыннан чыкмагыз. Кемнәр уйный — уйлагыз, аның өчен теге дөньяда җавап бирәсе бар. Әти-әниләрегез, балаларыгыз турында уйлагыз», — ди Фирдүс.

Җырчының бу мөрәҗәгатенә агрессия белән җавап бирүчеләр бар. «Синнән башка да беләбез, … өйрәт», — дип язган бер кеше.

Әмма күпчелек Фирдүсне хуплаган.

«Фирдүс ата-аналарның исләренә төшерә. Күпчелек ата-аналарның балаларына игътибары җитми. Утырамы бала интернетта — утыра. Урамга чыкмый, начар юлга керми, өйдә дип тынычлана. Күпме ата-ана баласының кем белән нәрсә язышканын карый? Уйнасын дип уйлый».

«Кисәтелгән икәнсең, димәк, беләсең».

«Мин бу хакта беренче тапкыр ишетәм. Белмәгән идем. Рәхмәт».

«Мин белгәне генә биш кеше. Гаиләләре бик интегә, наркомания кебек чир».

«Дөрес сорау күтәрәсең».

«Бу проблеманы күптән күтәрергә кирәк иде», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100