Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова: «Кыш көне мунчадан соң урамга халаттан гына чыгарга яратам»

Җырчы кызыклы яратулары белән бүлешкән.

news_top_970_100
Айсылу Габдинова: «Кыш көне мунчадан соң урамга халаттан гына чыгарга яратам»
Салават Камалетдинов

«Дустым белән тәмле әйберләр алып, караватка ятып, төне буе сөйләшеп чыгарга;

Яз көне яшенле яңгыр яуганны яратам;

Яңгырдан соң җир исен;

Авылда икмәк пешергәннән соң калган камырдан әбием пончик кыздырганын. Җәй көне авылда, кич җиткәч, эскәмиядә көнбагыш чиртергә;

Кыш көне мунчадан соң урамга халаттан гына чыгарга hәм hава суларга;

Әбиемнең яшь чагы турында сөйләгәнен;

Иртән тәмле камыр ризыгы исеннән уянырга;

Куркыныч төш күреп, уянгач төш икәнен аңларга», — дип язган җырчы.

Айсылуның инстадуслары да ниләр яратуларын искә төшергән:

«Ә мин мунча мичен кабызып, ничек янганын карап торырга яратам»;

«Кызык, сез әйткәннәрдән бары тик беренчесе миңа туры килми. Караватка ятсам, йоклыйм мин. Ә менә яңгыр яуганда авылда верандада ятып, түбәне „тишкәнен“ тыңлау иң рәхәте»;

«Искә төшеп китте әле… Кышын әти белән бергә кайтып кергән бензин катыш яшел алма исе…Әбиемнең кара оннан басып салган, тышта суынган балан бәлеше исен»;

«Кыш көне яккан мунча исен, коеп яуган яшенле яңгырны посып кына күзәтергә, көтү кайтканын карап торырга, тел әйләнмәслек булганчы шомырт ашарга»;

«Шомырт, сирень чәчәк аткан вакытта урамда йөрергә яратам. Мунчадан соң салкын әйрән эчәргә яратам. Өйдә бөтен эш тә эшләнеп беткәч, рәхәтләнеп телефон тотып ятарга яратам»


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин яратам: -Дустым белән тәмле әйберләр алып, кроватка ятып, төне буе сөйләшеп чыгырга. -Яз көне яшенле яңгыр яуганда яратам. -Яңгырдан соң җир исен. -Авылда икмәк пешергәннән соң калган камырдан әбием пончик кыздырганын. -Җәй көне авылда, кич җиткәч, эскәмиядә көнбагыш чиртергә. -Кыш көне мунчадан соң урамга халаттан гына чыгарга hәм hава суларга. -Әбиемнең яшь чагы турында сөйләгәнен... -Иртән тәмле камыр ризыгы исеннән уянырга -Куркыныч төш күреп, уянгач төш икәнен аңларга. Сезнең шундый кызыклы яратуларыгыз бармы? ? #айсылугабдинова #певицаказань #блогерказань#телеведущая #выезднойрегистраторказань #моилюблю

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100