Гөлсирин Абдуллина: Зәлилә сак бул!

Хәзер һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле, күп кеше салкын тиеп авырый. Җырчы Гөлсирин Абдуллина да шул хакта язган.
«Безнең коллективта гел шулай инде: чиратлашып чирлибез! Әле кайчан гына Рәнис авырып йөрде, аннан Азатым шырык-мырык йөреп алды, ә менә бүген чират миңа җитте. Зәлилә сак бул», — дип язган Гөлсирин төркемнең яңа җырчысына.Гөлсирин инстадусларыннан ничек тиз генә терелеп акка басарга дип киңәш тә сораган. Киңәшләрне мулдан язганнар. Төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәләр, сарымсак, лимонлы, баллы, кура җиләге кушылган чәй, имбир, дарулар тәкъдим иткәннәр.«Ранис белән Азаттан сорарга кирәк. Алар ничек итеп савыккан?» — дип язган берсе.⠀