Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова: «Элек әни өчен чәчәкләрегез бүләк булса, хәзер — догаларыгыз»

Танылган җырчы Ләйсән Мәхмүтова әнисе - Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова турында хатирәләре белән уртаклашып, тамашачыга рәхмәт йөзеннән Инстаграм битендә видеомөрәҗәгать урнаштырган.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова: «Элек әни өчен чәчәкләрегез бүләк булса, хәзер — догаларыгыз»
https://www.instagram.com/laismaxm/

«Исәнмесез, дуслар! Күптән шушы видеоны яздырмакчы идем, ләкин вакыт булмады. Менә шулай китеп баралар инде. «Кыр казлары артыннан…» китеп баралар. Әни киткәч бик күп хатлар яздыгыз, юатып, хәлләребезне сорап, кайгыбыз белән уртаклашып. Бик зур рәхмәт сезгә!

Күбесе «нишләп беренче декабрьдә туган көне булды да, өчесе китеп барды» дип сорады. Әни кинәт кенә китмәде ул. Безнең әни авырый иде. Авырса да, «яшим әле!» дип яшәде, бирешмәскә тырышты. Сигезенче ноябрь көнне әле ул театрга кергән иде, театр көне иде. Ул вакытта көче, хәле бар иде. Кызганыч, беренче декабрьдә аның хәле бик каты начарайды. Аны үзебез генә белә идек. Әмма барыбер туган көн — туган көн булып калсын дип, бөтен социаль челтәрләдә «әниебез, туган көнең белән котлыйбыз сине» дип яздык. Ә инде өчесе китеп тә барды.

Безнең әни бик бәхетле кеше, чөнки халыкның мәхәббәте, хөрмәте аңа яшәргә көч бирде. Сезнең мәхәббәтегез әнине яшәтте. Ул мәхәббәтнең миңа да, апама да өлеше тиде, рәхмәт сезгә. Кызганыч, барысы да бездән тормый, аны Аллаһы Тәгалә генә белә.

Элек әни өчен сезнең чәчәкләрегез бүләк булса, хәзер инде догаларыгыз бүләк булыр. Онытмагыз аны», — ди видеомөрәҗәгатьтә Ләйсән Мәхмүтова.

«Ләйсән, Лилия беләм сезгә бик авыр шулай да үзегезне кулда тотасыз, Ходай сезгә, гаиләгезгә туганнарыгызга сабырлыклар бирсен, Исламия апаның, Хәлил абыйгың урыннары җәннәттә булсын», «Мин ул җырлаган „Кыр казлары“ җырын еш тыңлаем. Урыны оҗмаһның түрендә булсын!!! Тар кабере киң, караңгы гүре якты булсын», — дип язганнар подписчиклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100