Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш аркасында телсез калган хатынга кулыннан яңа тел ясаганнар

Ханым сөйләвенчә, операциядән соң кулы теленә караганда ныграк авырткан.

news_top_970_100
Яман шеш аркасында телсез калган хатынга кулыннан яңа тел ясаганнар
pixabay.com

Англиянең Эйлсбери шәһәрендә яшәүче Стефани Вигглсворт яман шеш белән авырган һәм телен алдырган. Ләкин табиблар аңа үзенең тән тукымаларыннан яңа тел «ясаган». Бу хакта Рамблер сайты яза.

Ике бала анасы, 36 яшьлек Вигглсворт телендәге төзәлми торган җәрәхәткә зарланып табибларга мөрәҗәгать итә. Берничә дөрес булмаган диагноздан соң, хатында яссы күзәнәкле карцинома булу ачыклана. Бу тиренең өске катламында барлыкка килә торган яман шеш.

Табиблар хатын-кызны ярты телен диярлек ала. Һәм сул кулындагы тиресен, мускулларын һәм веналарын кулланып теленең җитешмәгән өлешен «ясый».

Хәзер Вигглсворт трубка аркылы туклана, элеккеге кебек җиңел генә сөйләшә дә алмый. Әмма ул хәзер сәламәт, анда яман шеш юк.

Ханым сөйләвенчә, операциядән соң кулы теленә караганда ныграк авырткан. Хәзер үзен яхшы хис итүен әйткән. Һәм бүтән стейклар һәм сендвичлар ашый алмавына кайгыруын да сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100