Айдар Галимовның кызы Гүзәл: «Без тагын бер кыз көтәбез»

Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның өлкән кызы Гүзәл Галимова икенче тапкыр әни булырга әзерләнүен һәм кыз табачагын язган. Әмма исем әле сайламаганнар, хатын-кыз исемнәрен комментарийларда языгызчы, дип сораган ул Инстаграм битендә.
«Ярар, ярар, өченчесен дә алып кайтасызмы?», «Ирең борчылгандыр!», «Ну, монысы тәгаен дөресме? Врачлар да ялгышалар бит…» Очрашуда танышларымнан: «Сез кемне көтәсез?» — дигән сорауга җавап биргәндә ишеткәннәрем шул.Әйе, без тагын бер кыз көтәбез. Күпләрдән аермалы буларак, моңа бик шат булдык. Унберенче атнада ук белдек, шуннан бирле узистлар раслаап кына килде.Бу уңайдан мине иремнең фикере генә кызыксындырды. Артурдан кәефең төштеме дип сорагач, һәрвакыттагыча «Артур» стилендәге җавапны ишеттем: «Мин бу хакта бөтенләй уйламадым да, бала бала инде ул, иң мөһиме-сәламәт булсын». Монда мин аның белән тулысынча йөз процентка килешәм. Өстәвенә безнең инде иң матур кызыбыз бар!Без әле исемне ахыргача билгеләмәдек, шуңа күрә сез яраткан хатын-кыз исемнәрен шәрехләрдә ташласагыз — бик рәхмәтле булачакмын. «Гугл»лардан эзләргә көчем җитми», — дигән Гүзәл Галимова.«Сез әле мең тапкыр малай да табарга кирәк, дигән сүзләр ишетерсез», «Сезгә кызлар бара. Әтиегез яныгызда чын ир-атның нинди булырга тиешлеген күрсәтер. Ә әни хатын-кызның бөтен серләрен ачар», «Миңа "кәефем кырылды" дигән диюче кешеләр кызганыч», — дип яза дуслары.