Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов эстрада турында: «Кемдер әтәч булып кычкыра, кемдер мыркылдый»

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов соңгы вакытларда татар эстрадасында очрый торган ямьсез күренешләргә карата үзенең фикерен белдереп Инстаграм битендә видеомөрәҗәгать урнаштырган.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов эстрада турында: «Кемдер әтәч булып кычкыра, кемдер мыркылдый»
"Татар-информ" архивы

Рифат Фәттахов әйтүенчә, татар эстрадасының кайбер вәкилләре пиар артыннан куам дип, бөтенләй чама хисен югалтты.

«Популярлыгын арттырырга тырышалармы, күбрәк тамашачы җыю омтылышымы, бәлки кемнәрдер өчен бу агония чагылышыдыр, анысын мин белмим. Әмма ләкин, социаль челтәрләрдә нәрсә генә күрсәтмиләр, нәрсә генә кыланмыйлар һәм нәрсә генә язмыйлар. Кемдер әтәч булып кычкыра, кемдер дуңгыз булып мыркылдый, кемдер сасы, пычрак суга төшеп җырлый, кемдер сәхнәдә эче китүе турында тәфсилләп сөйли, икенче берсе хатынының «выкидышлары» турында сөйләп, җәлләтмәкче була бугай. Шулай итеп үзләрен урыс әйтмешли, «Святая мученица «итеп күрсәтәселәр килә», — ди.

Продюсер фикеренчә, беркатлы тамашачы шуларга ышана, җәлли бит.

Бу хәлләргә аптырап ул: «Соң, алай булгач, хатыннарыгызның шәхси интим тормышындагы башка маҗаралары да бардыр, шул хакта да сөйләгез. Бу кызыграк бит», — ди. «Монысы тагын да зур пиар булачак!», — дип тә өстәп куя.

«Ак җеп белән тегелгән кара пиар ясыйбыз дип, күз чыгармагыз. Чама хисен бөтенләй югалтмагыз!», — дип, мөрәҗәгать итә Рифат Әхмәт улы татар эстрадасы әһелләренә.

Аның фикеренчә, бу бит иң беренче нәүбәттә тамашачының хисләре, эмоциясе белән уйнау һәм тамашачыны хөрмәт итмәү дигән сүз.”Сәхнә кешесе никадәрле популяррак була, аның җаваплылыгы да шул кадәр арта. Шул исәптән, үз-үзеңне чикләү буенча да. Бу хакта да онытмаска иде!», — дип тәмамлый ул видеомөрәҗәгатен.

Язылучылар арасында әлеге мөрәҗәгать бик күп фикерләр уятты.

«Сезнең кебек чын талантларны ачучы булганда — җыр культурасы да алга китәр, Алла бирсә. Менә бит, чүпләп-чүпләп кенә,"изюминкаларын"табып кына чыгарасыз бит», — дип рәхмәт әйтүчеләр дә бар.

«Кайсы да булса, бер олпат шәхес, артистларның сәхнә культурасын түбән төшерүе турында язарга тиеш, дип көткән идем. Артистлар адресына бер генә сорау бирәм. Культура кысасыннан чыккан ‚тилелекләрегезне‘ күрсәткәч: тамашачы өчен син кем? Иҗатын хөрмәт иткән берсенә: ‚Бу фотоңны ал, тизрәк, энекәем, үзеңне хөрмәт иткән тамашачыларыңны югалтасың! дип язып карадым. Тик ул фото һаман тора лентасында. Гомер иткән тормыш тәҗрибәмнән, күзәтүләремнән чыгып әйтәм: кешене кеше юкка чыгара алмый, күпме генә тырышса да, кеше үзен үзе түбән төшерә», дигән фикер җиткерүчеләр дә бар.

«Культура кимеде, сүз дә юк. Клиплар төшерәләр. Анда хатын-кыз ир-атка кул күтәрә, ызгыш — талаш. Мин андый клиплар бөтенләй карый алмыйм. Шул клиплар аркасында җыр сәнгате үлеп бара. Җырлый алган кеше гармунга бернинди аппаратурасыз да җырлый ул, ә җырлый алмаганы клип төшерә. Зәвыксыз тамашачы шуны шедеврга саный», — дип язган тагын берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100