«Бөтенләй дә шәрә калдыңмы инде?» Чәчкә Яңа елга әзерләнә

Җырчы эпиляциягә барганнан соң хис-кичерешләре белән уртаклашкан.
«Бу пост кызлар өчен генә. Яңа елга йонсыз керик! Элегрәк эпиляция дигән нәрсәдән, гомумән, куркып йөрдем!Бер дә авыртмый икән ул! Хәзер айга бер мәртәбә шунда чабам», дип язган җырчы Чәчкә.Инстадуслары рәхәтләнеп шаярткан:«Кышка кергәндә үстерергә кирәк аны җылы булсын дип»;«Чәчкә, йонсыз тычкан булмый, аз гына булсада йон калдыр инде»;«Тычкан елына йонлы булып керергә кирәк инде, пеләш тычкан күргән юк»;«Бөтенләй дә шәрә калдыңмы инде Чәчкә?»Әмма бер дусты «йон йолкытканны да сөйлэп тормагыз инде, кызлар…кызлар булып калыгыз…» шелтәләп алган.