Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчының Башкортстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме бар иде.
Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта "Болгар радиосы" милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы вакытында хәбәр иттеләр. Җырчыны мактаулы исем алуы белән тәбрик итәбез.