Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатынын «гаурәтен капламыйча» никах мәҗлесенә баруда гаеплиләр

Популяр җырчы һәм юмористның хатынын гаеплиләр.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатынын «гаурәтен капламыйча» никах мәҗлесенә баруда гаеплиләр
https://www.instagram.com/danir_sabirov87/

Никах мәҗлесенә мөселманча киенеп, башына матур итеп яулык ябып барган Миләүшәгә артистның Инстаграм битенә язылган бер ханым бик кызык кына киңәшен җиткерә. «Сөбеханаллаһ күз тимәсен, тик бер киңәшем бар, охшамаса гафу үтенәм, Аллаһыбыз кичерсен, тормыш иптәшеңә гаүрәт урыннарын капласа, күркәм булыр иде», — дип язган ул.

Сүзгә кесәгә керми торган юмор остасы әлеге кайгыртучысына: «Ачуланмыйм, аңладым сезне. Рәхмәт. Югыйсә, әйткән идем аңа, кулыңа бияләй ки, муеныңа шарф так, битеңә маска дип. Тыңламады», — дип җавап биргән.

Моңа каршы: «Данир, молодец, Җавапны дөрес бирдең! Каян сүзләрен табасың!», «Миләүшә балакай нәрсә кисә дә гаеп итәргә торалар. Үзегезнең яшь чакны искә төшерегез. Аңа гөнаhысы юк, ә менә чәйнәп утыручылар гөнаһы җыя», — дип хуплап куйган бик күпләре.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100