Казанда җенесләрен алыштырган пар никахының видеосы чыкты

Казан шәһәре ЗАГСында гадәти булмаган никах теркәлде. Үзләренең мөнәсәбәтләрен трансгендер пары законлаштырган.
Әлеге вакыйга күптән түгел Youtub каналында пәйда булды. Виктор исемле ир элек хатын-кыз, Эрика исемле кыз элек ир булган. Алар, җенес алыштыру буенча операциядән соң өйләнеште. Видеога комментарий калдыручыларның күбесе яшьләргә бәхетле тормыш тели. Кайберләре исә, аптырашка да калган. «Сез бит моны хайп өчен эшлисез», «оятыгыз юк икән», «Нинди хурлык» дип язучылары да, «җирбитләр», дигән кискен сузләр ычкындыручылар да бар.Хәтта кайберләре «документларны ничек итеп эшли алдыгыз, ЗАГСта сезне ничек сизмэәделәр», дип аптырый.