Хәмдүнә Тимергалиева рэп җырлый | intertat.tatar

Хәмдүнә Тимергалиева рэп җырлый

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны яшьләр ярата торган рэп стилендә киендергәннәр. Җырчы үзе әлеге "эксперимент"ка теләп ризалашкан.
"Хәмдүнә апа белән интернет блог төшердек. Хәзер бу юнәлеш бик алга китте бит. Шактый күңелле чыкты. Презентациясе 21 октябрьдә җанлы концертта узачак. Аннан соң интернет челтәренә дә урнаштырырбыз", - дип белдерде безгә "Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыров.

Хәмдүнә апага яңа образы килешәме?