Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әртис икәнсең». Гөлназ Гыйниятова иренә багышлап гомерендә беренче тапкыр җырлаган

Шушы көннәрдә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хатыны Гөлназ аңа багышлап Хәния Фәрхи репертуарыннан «Аңлыйсыңмы?» җырын башкарган.

news_top_970_100
«Әртис икәнсең». Гөлназ Гыйниятова иренә багышлап гомерендә беренче тапкыр җырлаган
https://www.instagram.com/g_giniyatova/

«Бу минем беренче тапкыр җырлавым, үземчә сюрприз, бүләк әзерлисе килгән иде — гаеп итеш булмасын», дип язган «ТНВ -Планета» каналындагы «Яңалыклар» тапшыруын алып баручы Гөлназ Гыйниятова.

Гөлназның җырлавын ошатканнар, кайберләре аптырап та калган.

«Сөбханалла, машалла тьфү-тьфү күзләр тимәсен үзегезгә, бик тә матур чыккансыз, искиткеч, үзегез дә, җырыгыз, тавышыгыз, барысы да бик матур, йөрәкләргә үтеп керә торган»;

«Әфәрин! Ә нинди мәгънәле, шәп җыр сайлагансыз»;

«Күзгә яшьләр килде… Бәхетле яшәгез! Әртис икәнсең, яшереп яткансың!»

«Вәт булдырдың!», дип комментарийлар язган Инстадуслары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100