Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Инәй белән тәгәрәп ятабыз»: Салават Фәтхетдинов әнисе белән кочаклашып ята

Җырчы туган авылын очкычтан видеога төшергән.

news_top_970_100
«Инәй белән тәгәрәп ятабыз»: Салават Фәтхетдинов әнисе белән кочаклашып ята
Рамил Гали

Җырчы Салават Фәтхетдинов туган йортына кайтып әнисе белән ял иткән. Бу кадрларны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Хөрмәтле дуслар. Нинди йомшак урында тәгәрәп ята икән бу ир-ат дисәгез, мин бүген инәй янына очып кайттым әле. Инәй белән икәү рәхәтләнеп ятабыз. Исән-сау, рәхәт», — дип сөйли Салават Фәтхетдинов.

Җырчы юлга чыгарга җыенуын әйтә, «белгәннәрегезне укып торыгыз», ди.

Аннары Салават әфәнде очкычта югарыга күтәрелгәне сурәтләнгән кадрлар куйган. Ул туган авылын кошлар очар биеклектән видеога төшергән.

Инстачылар Салават Фәтхетдиновның әнисенә исәнлек тели. «Шундый матур әниегез», диләр. «60 яшьтә әни кочагында, сез бик бәхетле», — дип сокланалар.

Очкычның штурвалы артында кем булуы белән кызыксыналар. Бер инстачы «әнисе идарә итә», — дип шаярткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100