Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз тавышымы, юкмы?» Фирдүс Тямаевны яратучылар һәм яратмаучылар арасында бәхәс купты

Җырчы Ульяновскида сигез сәгать концерт куйганнан соң, «аяклар бетте», дип идәнгә утыра.

news_top_970_100
«Үз тавышымы, юкмы?» Фирдүс Тямаевны яратучылар һәм яратмаучылар арасында бәхәс купты
Салават Камалетдинов

«Ульяновск, ике көнгә өч концерт! Бу супер булды!», - дип язган җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә.

«Теләсә нәрсә сөйләп үткәреп була инде концертны 24 сәгать тә, ә халык өчен чыгып кына җырласаң (котырмый) 8 сәгать куеп булмый. Үз тавышың белән генә 8 сәгать җырлап басып торып булмый ышана торган тугел. Әлбәттә, сез үз тавышыгыз белән җырлыйсыз, молодец. Әмма халыкны тилертеп, акырып концерт сәгатен арттырасыз. Бу үз-үзеңне күрсәтү, мактану миңа калса, мөселман кешесе тыйнак булырга тиеш. Бу минем фикерем», — дип яза бер инстачы.

Җырчыны тәнкыйтьләп шактый комментарий яудырганнар.

«Җырлый ди үз тавышына, җырларсың 8 сәгать бар. Бер җыр җырлап бии дә алмый, мышнап чыга. Монда 8 сәгать куйдым ди»;

«Бер кыз белән биегәндә үзе җырлый да, мышнап чыга. Бер куплет жырлый алмый»;

«Мактанчык, җырласаң сигез сәгать, китеп егылырсың. Бер сәгате видео карап узды. Имеш, дурт тонна аппаратура дип, кыланчык. Миллионлап акча эшләсәң, 14 тонна да бушатып төярсең. Сөйләп үткәрәсез, җырлап тугел. Хәмдүнә апа дөрес исем биргән. Алдагы концертларыгыз нормальный иде. Кеше көлдерәм дип теләсә нәрсә сөйләп, әдәпсез. Бездә сезнең кебекләргә „салага“ диләр», — дип язган алар.

Инстачылар арасында Фирдүсне яратучылар күбрәк. Аны төрле төбәкләргә концерт белән чакыралар. Җырларын да, җырчының үзен дә яратуларын язалар.

«Инстаграмга сине карарга гына керәм дә инде, энергетика җыярга»;

«Телевизордан карадым концертын. Телевизор аша сезнең белән биисе килеп торды»;

«Молодец Фирдүс! Сөйләсеннәр, язсыннар йота алмаслар әле!!! Үзләре алып барып карасыннар шул хәтле концертны. Нерваңны сакла. Синең дәртле концертларыңны алып барасың бар, тел сөяксез, сөйлиләр инде. Алга һәм алга»;

«Фирдүс синнән бик каты көнләшәләр. Моны инде вакытлары узган, күтәрелә алмаган, онытылып беткән җырчылар яза. Ә син үз көчең белән күтәрелдең, чөнки Фирдус син безнең Нурлаттан… Без сине бик яратабыз», дип язып калдырганнар.

«Фирдүс Тямаев Ульяновскидан кайткач, Казанда композитор Айдар Тимербаевның җырларыннан торган концертта катнашты. Ул өч җыр җырлады, әмма залны дәртләндерә, җилкендерә алмады. Фирдүс сәхнәгә чыгуга 3-4 ханым биергә торып басты, аннары алары да барып утырырга мәҗбүр булды. Казан тамашачысы белгән Фирдүс түгел иде ул. Ульяновск шәһәрендә 8 сәгать концерт кую, җырчыны чыннан да арыткан иде ахры», — дип сөйләде тамашачыларның берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100