Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алып китмәгез зинһар. Минем ирем бар». Гөлсирин Абдуллинаны полиция туктаткан

Җырчы юл-патруль хезмәткәре белән сөйләшү төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
«Алып китмәгез зинһар. Минем ирем бар». Гөлсирин Абдуллинаны полиция туктаткан
Салават Камалетдинов

«Көтә белмәсәң шулай була ул! Гомеремдә беренче тапкыр штраф суктылар. Матур гына эштән кайтып барыш… Әй, светофор озак яна монда, машина булмаганда әйдә чыгыйк, дип атлавыбыз иде. Һәм безне ерактан күзәтеп торып, туктаттылар! Менә шулай!», — дип язган җырчы.

Видеога төшерүче «Гөлсирин эләктең», — ди. «Алып китәбез», — ди юл-патруль хезмәткәре. Җырчы: «Алып китмәгез, зинһар өчен! Минем ирем бар!» — ди. Гөлсирин Шыгырдан килене булуын да әйтә, әмма барыбер штраф язалар.

«Чыннан да штраф салдылармы? Елыйсым килеп карап утырам. Алар танымыйлар микән? Итәгатьлелек күрсәтеп, штраф салмыйча гына җибәрергә ярамадымы икән? Уф, үләм!», — дип язган бер нечкә күңелле кеше.

«Закон бөтен кеше өчен дә закон инде», дип җавап биргәннәр аңа.

«Кечерәк вакытта кем булса да кыертса, туры килерсен әле, дип әйтә идек! Килер әле бер концертка, автографны 250 сумга сатырсыз!»;

«Бер матур җыр җырласагыз түләтмиләр инде»;

«Бик якыннан күрәселәре, сөйләшкәнегезне тыңлыйсылары килгәнгә, җай чыкканда туктатканнар инде»;

«Җырлап бирергә иде үзләренә»;

«Бер бөртек Гөлсирин бөтен дөньяга! Сакланып йөрегез?!»;

«Ирен бармы юкмы диеп

Сорап тормый шул алар.

Булмаса да гаеп табып

Штрафын сугалар»;

«Беренче тапкыр кисәтергә генә тиеш алар. Кычкырып җырлап җибәрәсе иде сиңа»

«Син җәяү йөреп тә, штраф җыясың икән», дип комментарийлар язганнар.

Инстачыларның берсе юл-патруль хезмәткәрен тикшергән: «Ир башы белән тишек перчатка киеп йөрмәсә», дип язган. Җырчы «тишекмени» дип кызыксынган.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Көтә белмәсәң шулай була ул! ? Яңа елны каршы алдык, Искечә яңа елны озаттык, Туган көннәр узып китте! Һәм гомеремә беренче тапкыр штраф суктылар.? @aibikulya бн сөйләшеп матур гына эштән кайтып барыш... -Әй, светафор озак яна монда, машина булмаганда әйдә чыгыйк, -дип атлавыбыз иде. ? Һәм безне ерактан күзәтеп торып, Туктаттылар! ? Менә шулай! Хәзер инде ашыксам да юл йөрү кагыйдәләрен карап йөрим! Һәм сезгә дә шуны тәгъдим итәм ☝️? Ә сез нинди штрафларга юлыкканыгыз бар? #ГульсиреньАбдуллина #Вагаповфест

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100